Йәзәкил 35:1—15

35  Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте:  «Адәм улы, йөзеңне Сәгыйрнең+ таулы җиренә таба бор. Аның турында болай дип пәйгамбәрлек ит.+  Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам, и Сәгыйрнең таулы җире. Мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм сине буш, ташландык җиргә әйләндерермен.+  Мин шәһәрләреңне хәрабәләргә әйләндерермен. Син буш, ташландык җир булырсың.+ Шунда син минем Йәһвә икәнемне белерсең.  Чөнки син сүнмәс дошманлык күрсәттең,+ исраиллеләрне, алар бәла-каза кичергәндә һәм соңгы җәзаларын алганда, кылычка бирдең“.+  „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кан коюга әзерләрмен. Үлем сине эзәрлекләр.+ Син үзең койган канны нәфрәт иттең, шуңа күрә үлем сине эзәрлекләр.+  Мин Сәгыйрнең таулы җирен буш,+ ташландык җир итеп калдырырмын. Мин аның аша үтеп баручы һәркемне һәм аның аша кайтучы һәркемне юк итәрмен.  Мин аның тауларын үлгәннәр белән тутырырмын. Синең калкулыкларыңда, үзәннәреңдә һәм бар агымнарыңда кылычтан һәлак булганнар ятар.  Мин сине мәңгегә буш калдырырмын, шәһәрләреңдә кешеләр яшәмәс.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“. 10  Йәһвә шушы ике халык арасында булса да, син: „Бу ике халык һәм бу ике җир минеке булыр. Без икесен дә яулап алырбыз“+,— дип әйттең. 11  „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сиңа ачуың һәм көнчелегеңә карап кайтарырмын. Аларны нәфрәт иткәнгә, синең аларга ачуың чыкты һәм көнчелегең туды.+ Сине хөкем иткәндә, мин үземне алар арасында билгеле итәрмен. 12  Шунда син шуны белерсең: син Исраи́л тауларына каршы дорфа сөйләп: „Алар буш калды һәм безгә йотар өчен* бирелгән“,— дип әйткән бар сүзләреңне мин, Йәһвә, ишеттем. 13  Сез миңа каршы масаеп сөйләдегез һәм миңа каршы тагы да күбрәк сүзләр әйттегез.+ Мин моның барысын да ишеттем“. 14  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине буш, ташландык җиргә әйләндергәч, бөтен җир шатланыр. 15  Исраил халкының мирасы буш ятканда, син шатландың. Шуңа күрә мин дә синең белән шулай эш итәрмен.+ И Сәгыйрнең таулы өлкәсе, әйе, бөтен Эдо́м, син ташландык хәрабәләр булып калырсың.+ Шунда кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ризык итеп».

Искәрмәләр

Медиаматериал