Йәзәкил 39:1—29

39  Син, адәм улы, Гог турында пәйгамбәрлек ит+ һәм аңа әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Гог — Мәши́х һәм Түбәлнең+ төп башлыгы,* мин сиңа каршы чыгам.  Мин сине борырмын да алып китәрмен. Сине төньякның иң ерак урыннарыннан+ Исраи́л тауларына китерермен.  Мин сул кулыңдагы җәяне һәм уң кулыңдагы укларны бәреп төшерермен.  Син Исраил тауларында һәлак булырсың+ — син үзең, бар гаскәриләрең һәм синең белән бергә килгән халыклар. Мин сине бар ерткыч кошларга һәм кыргый хайваннарга ризык итеп бирермен“.+  „Син ачык кырда һәлак булырсың,+ чөнки мин моны әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.  „Мин Магогка һәм утрауларда имин яшәүчеләргә ут җибәрермен.+ Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.  Мин Исраил халкым арасында үз изге исемемне билгеле итәрмен. Мин изге исемемне нәҗесләргә бүтән рөхсәт итмәм. Халыклар шуны белерләр: мин — Йәһвә,+ Исраилдәге Изге Аллаһы“.+  „Әйе, пәйгамбәрлек ителгән нәрсәләр үтәлер һәм чынга ашар. Бу — мин әйткән көн“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.  „Исраил шәһәрләрендә яшәүчеләр чыгар да сугыш коралларын — калканнар белән кечкенә калканнарны, җәяләр белән укларны, чукмарлар* белән сөңгеләрне яндырыр. Аларны җиде ел утта яндырырлар.+ 10  Аларга кырдан чыбык-чабык яки урманнан утын китерергә кирәк булмас, чөнки алар учакка утын итеп сугыш коралларын салыр“. „Алар үзләрен талаганнардан табыш алыр һәм үзләрен талап бетергәннәрне талап бетерер“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 11  „Ул көнне мин Гогка+ Исраилдә бер үзәндә җирләү урыны бирермен. Шул үзән аша диңгездән көнчыгышка таба сәяхәт итүчеләр үтә, һәм алар аның аша бүтән үтә алмас. Анда Гог һәм аның бар күпсанлы гаскәрләре җирләнгән булыр. Бу урынны Һамун-Гог үзәне*+ дип атарлар. 12  Исраил халкы, җирне чистартыр өчен, аларны җиде ай җирләп йөрер.+ 13  Бу җирнең бөтен халкы шул җирләү эшендә катнашыр. Мин үземне данлаган көнне+ шул эш аларга дан китерер,“— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 14  „Җир өстендә калган мәетләрне җыеп йөрер өчен һәм шулай итеп җирне чистартыр өчен кешеләр билгеләнер. Алар җиде ай өзлексез эзләп йөрер. 15  Алар җир йөзе буйлап барганда кеше сөяген күрсә, аның янына билге куяр. Аннары җирләргә билгеләнгән кешеләр аны Һамун-Гог үзәнендә җирләр.+ 16  Анда шулай ук Һамуна́* исемле шәһәр булыр. Алар җирне чистартып чыгар“.+ 17  Сиңа, адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бөтен кошларга һәм бар кыргый хайваннарга болай дип әйт: „Бергә җыелыгыз һәм килегез. Мин сезнең өчен әзерләп куйган корбан янына — Исраил тауларындагы бөек корбан янына җыелыгыз.+ Сез ит ашарсыз һәм кан эчәрсез.+ 18  Сез көчле кешеләрнең итләрен ашарсыз һәм җир башлыкларының канын эчәрсез. Алар — сарык тәкәләре, сарык бәтиләре, кәҗәләр һәм үгезләр. Аларның барысы — Башанның көр хайваннары. 19  Сез туйганчы мәетләр маен ашарсыз һәм мин сезнең өчен әзерләп куйган корбанның канын исергәнче эчәрсез“. 20  „Табыным артына утырып, сез атлар һәм арбалылар, көчле кешеләр һәм һәртөрле гаскәри белән тукланырсыз“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 21  „Мин халыкларга үз данымны күрсәтермен. Бар халыклар мин үтәгән хөкемне һәм алар арасында күрсәткән көчне* күрер.+ 22  Шул көннән алып Исраил халкы шуны белер: мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 23  Шунда халыклар шуны аңлар: Исраил халкы үз гөнаһы өчен, миңа карата тугрылыксыз булганы өчен сөргенгә китте.+ Шуңа күрә мин алардан йөземне бордым+ һәм аларны дошманнары кулына бирдем.+ Аларның барысы кылычтан һәлак булды. 24  Мин алар белән нәҗеслекләренә һәм җинаятьләренә карап эш иттем. Мин алардан йөземне бордым“. 25  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Ягъкубны әсирлектән кайтарырмын+ һәм Исраилнең бөтен халкына шәфкать күрсәтермен.+ Мин изге исемемне ашкынып яклармын.+ 26  Алар миңа карата бар тугрылыксызлыклары өчен басынкыландырылгач+ үз җирләрендә имин яшәр, аларны һичкем куркытмас.+ 27  Аларны халыклардан кайтаргач һәм дошманнарының җирләреннән бергә җыйгач,+ мин күп халыкларның күз алдында изге ителермен“.+ 28  Мин аларны халыклар арасына, сөргенгә җибәреп үз җирләренә кире кайтаргач, аларның берсен дә анда калдырмагач,+ алар шуны белерләр: мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 29  Мин Исраил халкына үз рухымны иңдерермен,+ шуңа күрә алардан йөземне бүтән бормам“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «баш мирзасы».
Я, бәлки, «кыска саплы сөңгеләр».
Яки «Гогның күпсанлы гаскәренең үзәне».
Мәгъ. «күпсанлы гаскәрләр».
Сүзгә-сүз «кулны».

Искәрмәләр

Медиаматериал