Йәзәкил 4:1—17

4  Син, адәм улы, кирпеч ал да үз алдыңа куй. Шул кирпечтә уеп Иерусалим шәһәрен сурәтлә.  Аны чолгап ал,+ камау стенасын күтәр+ һәм камау валы өй,+ хәрби лагерьлар кор һәм шәһәр тирәли тараннар урнаштыр.+  Калай таба ал да аны үзең һәм шәһәр арасына тимер стена итеп куй. Аннары йөзеңне аңа таба бор. Ул камалышта булыр, син аны камап торырсың. Бу — Исраи́л халкы өчен билге.+  Аннары сул ягыңа ят һәм Исраил халкының гаебен үзеңә* ал.+ Сул ягыңда ничә көн ятсаң, шулкадәр аларның гаебен йөртерсең.  Аларның гаепле булган елларына карап, мин сиңа 390 көн билгеләрмен,+ һәм син Исраил халкының гаебен йөртерсең.  Шул көннәр тәмамланганчы ят. Аннары син уң ягыңа ятарсың, һәм Яһүд халкының+ гаебен 40 көн йөртерсең. Мин сиңа бер ел өчен бер көн, бер ел өчен бер көн билгеләдем.  Йөзеңне чолгап алынган Иерусалимга таба бор,+ җиңеңне сызган һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.  Менә! Син бер яктан икенче якка борыла алмасын өчен, сине баулар белән бәйләп куярмын. Камау көннәрең тәмамланганчы, бәйләнгән килеш калырсың.  Син бодай, арпа, ногыт борчагы, ясмык, тары һәм борай алырсың да аларны бер савытка салырсың, һәм алардан үзеңә икмәк пешерерсең. Син сул ягыңда ятканда (390 көн) аны ашарсың.+ 10  Син һәр көн 20 шәкыл* ризык үлчәп алырсың да аны ашарсың. Аны билгеләнгән вакытта аша. 11  Син суны үлчәп алырсың да хинның* алтыдан бер өлешен эчәрсең. Аны билгеләнгән вакытта эч. 12  Син шул икмәкне түгәрәк арпа ипиен ашагандай ашарсың. Кипкән кеше тизәген ягулык итеп кулланып, шул икмәкне аларның күз алдында пешерерсең». 13  Йәһвә үз сүзен болай дип дәвам итте: «Исраиллеләр дә башка халыклар арасында үзләренең нәҗесләнгән икмәген шулай ашар. Мин аларны шул халыклар арасына таратырмын».+ 14  Шунда мин болай дидем: «Юк, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Җаным яшь чагымнан алып бүгенге көнгә кадәр үлгән я ерткыч ботарлаган хайванның итен ашап, үзен нәҗесләмәде,+ һәм авызыма бернинди дә нәҗес ит капканым булмады».+ 15  «Ярар, мин сиңа кеше тизәген түгел, ә тиресне, эре терлек тиресен, кулланырга рөхсәт итәрмен. Икмәгеңне аны яндырып пешер», — диде ул миңа. 16  Аннан соң ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, Иерусалимда ризык моннан ары булмас.*+ Мин шулай эшләрмен. Алар үз икмәкләрен үлчәп кенә һәм бик борчылып ашар,+ суларын үлчәп кенә һәм куркудан калтырый-калтырый эчәр.+ 17  Шулай итеп аларның икмәкләре дә, сулары да җитмәячәк. Алар бер-берсенә аптырап карар һәм үз гөнаһлары аркасында хәлсезләнә барыр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «аңа», ягъни Йәзәкилнең сул ягына.
Як. 230 г. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «икмәк таякларын сындырырмын». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.

Искәрмәләр

Медиаматериал