Йәзәкил 40:1—49

40  Әсирлектә булуыбызның+ 25 нче елында, шул елның башында, беренче айның 10 нчы көнендә, Иерусалим җимерелүенең+ 14 нче елында, нәкъ шул көнне Йәһвә кулы минем өстемдә иде. Ул мине шәһәргә алды.+  Аллаһыдан бирелгән күренештә ул мине Исраи́л җиренә китерде һәм мине бик биек тауга бастырды.+ Бу тауның көньяк ягында шәһәргә охшаш корылма бар иде.  Ул мине анда китергәч, мин кыяфәте бакырга охшаш бер кешене күрдем.+ Аның кулында җитен бау һәм үлчәү таягы* бар иде.+ Ул капка алдында тора иде.  Ул кеше миңа болай диде: «Адәм улы, караганда һәм тыңлаганда игътибарлы бул, мин сиңа күрсәткән бар нәрсәгә игътибар ит. Нәкъ шуның өчен син монда китерелдең. Исраил халкына бар күргәннәреңне сөйләп бир».+  Мин стена күрдем. Ул гыйбадәтханәне* уратып алган иде. Теге кешенең кулында озынлыгы алты терсәк тәшкил иткән үлчәү таягы бар иде (һәр терсәккә кул яссуы өстәлгән).* Ул стенаны үлчи башлады. Стенаның калынлыгы бер үлчәү таягы һәм биеклеге бер үлчәү таягы иде.  Аннары ул көнчыгышка таба караган капкага* килде+ һәм аның баскычлары буенча менде. Ул капканың бусагасын үлчәде. Аның киңлеге бер үлчәү таягы иде. Башка бусаганың киңлеге дә бер үлчәү таягы иде.  Сакчыларның һәр бүлмәсенең озынлыгы да, киңлеге дә бер үлчәү таягы иде. Сакчылар бүлмәләре арасы биш терсәк иде.+ Капка өйалдысы янындагы бусага бер үлчәү таягы иде. Бу бусага — капканың гыйбадәтханә ягына карап торган өлешендәге бусага.  Ул капканың шул өлешендәге өйалдысын үлчәде. Бер үлчәү таягы булды.  Ул капканың өйалдысын үлчәде. Сигез терсәк булды. Аның ян баганаларын үлчәде. Ике терсәк булды. Капканың өйалдысы капканың гыйбадәтханә ягына караган өлешендә иде. 10  Көнчыгыш капкасының һәр ягында сакчыларның өч бүлмәсе бар иде. Шул өч бүлмәнең һәрберсе бер зурлыкта иде, ян баганаларның да һәрберсе бер үк зурлыкта иде. 11  Аннары ул капканың керү урынының киңлеген үлчәде. Эчке яктан киңлеге 10 терсәк, тышкы яктан киңлеге 13 терсәк иде. 12  Сакчылар бүлмәсе алдындагы урын аерып куелган иде. Ул өлеш бер терсәк иде. Ике яктан да урнашкан сакчылар бүлмәләренең һәрберсе алты терсәк иде. 13  Аннары ул капканың киңлеген үлчәде: сакчыларның бер бүлмәсенең түбәсеннән* алып сакчыларның икенче бүлмәсенең түбәсенә кадәр үлчәде. Капканың киңлеге 25 терсәк иде. Бер-берсенә каршы урнашкан сакчылар бүлмәләренең керү урыннары да бер-берсенә каршы иде.+ 14  Аннары ул ян баганаларның биеклеген үлчәде. 60 терсәк булды. Ишегалды тирәсендәге капкаларның ян баганалары шундый ук биеклектә иде. 15  Капканың керү урыныннан алып гыйбадәтханәгә карап торган капканың өйалдысына кадәр, ягъни капканың озынлыгы, 50 терсәк иде. 16  Капканың ике ягында бер якка тарая барган тәрәзәләр+ һәм аларның рамнары бар иде. Алар сакчыларның бүлмәләрендә һәм капканың ян баганаларында ясалган иде. Капкаларның өйалларында да тәрәзәләр бар иде, һәр ягында тәрәзә иде. Капканың ян баганаларында финик пальмалары сурәтләнгән иде.+ 17  Шунда ул мине тышкы ишегалдына алып килде. Мин ашханә бүлмәләре күрдем.+ Ишегалды таш белән түшәлгән иде. Анда 30 ашханә бүлмәсе бар иде. 18  Таш белән түшәлгән ишегалдының капкалар ягындагы өлешенең киңлеге капкаларның озынлыгы белән бер иде. Бу — таш белән түшәлгән ишегалдының түбән өлеше. 19  Аннары ул түбән капка белән эчке ишегалды капкасы арасын үлчәде. Ара 100 терсәк булды. Бу ара көнчыгыш капкасы өчен дә, төньяк капкасы өчен дә шул ук иде. 20  Тышкы ишегалдының төньякка таба караган капкасы бар иде. Ул шул капканың озынлыгын һәм киңлеген үлчәде. 21  Аның капма-каршы ике ягында сакчыларның өч бүлмәсе урнашкан иде. Аның ян баганалары һәм өйалдысы беренче капканыкы шикелле иде. Капканың озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 22  Тәрәзәләре, өйалдысы һәм финик пальмасы сурәтләре+ көнчыгыш капкасыныкы шикелле иде. Кешеләр шул капкага җиде басмадан торган баскычтан менеп керә ала иде. Аның өйалдысы баскычка каршы урнашкан иде. 23  Эчке ишегалдының бер капкасы — төньяк капкасына, ә тагын бер капкасы көнчыгыш капкасына капма-каршы тора иде. Ул аларның арасын үлчәде. Аралары 100 терсәк иде. 24  Аннары ул мине көньякка таба алып китте. Анда мин бер капка күрдем.+ Ул аның ян баганаларын һәм өйалдысын үлчәде. Алар башка капкаларныкы шикелле иде. 25  Аның ике ягында һәм өйалдысында башка капкаларның тәрәзәләре шикелле тәрәзәләр бар иде. Шул капканың озынлыгы 50 терсәк һәм киңлеге 25 терсәк иде. 26  Шул капкага җиде басмадан торган баскыч буенча күтәрелеп була иде.+ Капканың өйалдысы баскычка каршы урнашкан иде. Капканың ике ягында ян багана урнашкан иде. Аларда финик пальмалары сурәтләнгән иде. 27  Эчке ишегалдының көньякка караган капкасы бар иде. Ул көньякта урнашкан ике капка арасын үлчәде. Аралары 100 терсәк иде. 28  Аннары ул мине көньяк капка аша эчке ишегалдына алып керде дә көньяк капканы үлчәде. Капка башка капкалар шикелле иде. 29  Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның ике ягында һәм өйалдысында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде.+ 30  Эчке ишегалдына алып баручы һәр капканың өйалдысы бар иде. Өйалдының озынлыгы 25 терсәк, ә киңлеге 5 терсәк иде. 31  Һәр капканың өйалдысы тышкы ишегалды ягына чыга иде. Аның һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде.+ Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде.+ 32  Ул мине көнчыгыштан эчке ишегалдына китерде һәм көнчыгыш капканы үлчәде. Ул башка капкалар шикелле иде. 33  Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның ике ягында һәм өйалдысында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 34  Капканың өйалдысы тышкы ишегалды ягына чыга иде. Аның ике ягында торучы һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде. Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде. 35  Аннары ул мине төньяк капка янына китерде+ һәм аны үлчәде. Ул капка да башка капкалар шикелле иде. 36  Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның һәр ягында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 37  Аның ян баганалары тышкы ишегалды ягында тора иде. Ә аның ике ягында торучы һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде. Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде. 38  Капканың ян баганалары янында ашханә бүлмәсе тора иде. Аның керү урыны бар иде. Ашханә бүлмәсендә тулаем яндыру корбаннарын юа иделәр.+ 39  Төньяк капка өйалдысының ике ягында икешәр өстәл тора иде. Алар өстендә тулаем яндыру корбанын,+ гөнаһ йолу корбанын+ һәм гаеп йолу корбанын чала иделәр.+ 40  Төньяк капкага менгәндә тышкы яктан баскычның ике ягында да икешәр өстәл тора иде. 41  Капканың ике ягында дүртәр өстәл тора иде — барысы сигез өстәл. Алар өстендә корбаннарны чала иделәр. 42  Тулаем яндыру корбанын китерер өчен дүрт өстәл юнылган таштан ясалган иде. Аларның озынлыгы да, киңлеге дә бер ярым терсәк, ә биеклеге бер терсәк иде. Алар өстенә тулаем яндыру корбанын һәм башка корбаннарны чалыр өчен төрле коралларны куя иделәр. 43  Эчке стеналар буйлап кул яссуы киңлегендәге киштәләр беркетеп куелган иде. Өстәлләр өстенә бүләк итеп китерелгән ит куела иде. 44  Эчке капканың тышкы ягында җырчылар+ өчен ашханә бүлмәләре урнашкан иде. Алар эчке ишегалдында, төньяк капка янында керү яклары белән көньякка таба карап тора иде. Башка бер ашханә бүлмәсе көнчыгыш капкасы янында керү ягы белән төньякка таба карап тора иде. 45  Ул миңа болай диде: «Керү ягы белән көньякка таба карап торган ашханә бүлмәсе руханилар өчен. Алар гыйбадәтханәдәге хезмәт өчен җаваплы.+ 46  Керү ягы белән төньякка таба карап торган ашханә бүлмәсе башка руханилар өчен. Шул руханилар мәзбәх белән бәйле хезмәт өчен җаваплы.+ Алар Сады́йк уллары.+ Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен аңа якынлашалар. Алар моның өчен билгеләнгән ле́вилеләр».+ 47  Аннары ул эчке ишегалдын үлчәде: аның озынлыгы да, киңлеге дә 100 терсәк иде. Ул шакмак формасында иде. Гыйбадәтханә алдында мәзбәх тора иде. 48  Аннары ул мине гыйбадәтханә өйалдысына китерде.+ Ул өйалдының керү ягындагы ян баганаларын үлчәде. Һәр багананың бер ягы биш терсәк, ә икенче ягы өч терсәк киңлектә иде. Бер багана стена өлеше булып уң якта, икенчесе стена өлеше булып сул якта тора иде. 49  Гыйбадәтханә өйалдысының озынлыгы 20 терсәк, ә киңлеге 11* терсәк иде. Кешеләр өйалдына баскычтан менеп керәләр иде. Стена өлеше булып торган һәр багана янында башка бер багана тора иде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «йортны». 40—48 нче бүлекләрдә гыйбадәтханә биналары яки гыйбадәтханәнең үзе турында сүз барганда «гыйбадәтханә» дигән сүз кулланыла.
Сүзгә-сүз «алты терсәк озынлыктагы үлчәү таягы, терсәк белән уч киңлеге». Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Капка — берничә бүлмәле зур бина.
Күрәсең, сүз сакчылар бүлмәсе стенасының өске өлеше турында бара.
Я, бәлки, «12».

Искәрмәләр

Медиаматериал