Йәзәкил 42:1—20

42  Аннары ул мине төньякка таба алып китте+ һәм тышкы ишегалдына, ашханә бүлмәләренә китерде.+ Алар теге бинадан төньякка таба буш ара янында урнашкан иде.+  Ашханә бүлмәләре урнашкан бинаның озынлыгы төньяк керү урыныннан алып үлчәгәндә 100 терсәк,* ә киңлеге 50 терсәк иде.  Шул бина эчке ишегалдындагы буш ара (киңлеге 20 терсәк)+ һәм таш белән түшәлгән тышкы ишегалды арасында урнашкан иде. Бина өч катлы иде. Һәм аның галереялары бер-берсенә каршы урнашкан иде.  Ашханә бүлмәләре алдында коридор бар иде.+ Аның киңлеге 10 терсәк, ә озынлыгы 100 терсәк* иде. Ашханә бүлмәләренең керү урыннары төньякка таба карап тора иде.  Шул бинаның өске каттагы ашханә бүлмәләре аскы һәм урта каттагы ашханә бүлмәләренә караганда кечерәк иде, чөнки галереялар анда күбрәк урын ала иде.  Бина өч катлы иде, әмма ишегалларыннан аермалы буларак, бер катында да баганалар юк иде. Шуңа күрә өске катның мәйданы урта һәм аскы катның мәйданнарына караганда кечерәк иде.  Тышкы ишегалды ягындагы ашханә бүлмәләре белән таш стена тоташа иде. Шул ашханә бүлмәләре башка ашханә бүлмәләренә каршы урнашкан иде. Стена озынлыгы 50 терсәк иде.  Тышкы ишегалды ягындагы ашханә бүлмәләренең озынлыгы 50 терсәк иде, ә изге урын ягындагы ашханә бүлмәләренең озынлыгы 100 терсәк иде.  Ашханә бүлмәләренең көнчыгыш яктан керү урыны бар иде. Шул керү урыны аша ашханә бүлмәләренә тышкы ишегалдыннан кереп була иде. 10  Көнчыгышта, ишегалдының таш стенасы артында* да ашханә бүлмәләре бар иде. Алар буш ара һәм теге бина янында урнаша иде.+ 11  Шул көньяк ашханә бүлмәләре алдында төньяк ашханә бүлмәләре алдындагы коридорга охшаш коридор бар иде.+ Бу ашханә бүлмәләренең озынлыгы һәм киңлеге шундый ук иде. Аларның чыгу урыннары да, төзелеше дә шундый ук иде. Аларның керү урыннары 12  көньякка караган ашханә бүлмәләренең керү урыннары кебек иде. Коридор башында керү урыны бар иде. Ул көнчыгыш ягындагы таш стена янында иде. Аның аша кешеләр керә ала иде.+ 13  Аннары ул миңа болай диде: «Буш ара янындагы төньяк ашханә бүлмәләре һәм көньяк ашханә бүлмәләре+ — изге ашханә бүлмәләре. Йәһвәгә якынлашучы руханилар анда аеруча изге нәрсәләр ашый.+ Анда алар аеруча изге нәрсәләр, икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны куялар, чөнки бу урын изге.+ 14  Руханилар изге урынга кергәч, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен алмаштырмыйча тышкы ишегалдына чыкмасын,+ чөнки бу кием изге. Алар кешеләргә йөрергә рөхсәт ителгән урыннарга чыгар өчен башка кием кияр». 15  Гыйбадәтханәнең эчке өлешен* үлчәгәч, ул мине көнчыгышка таба караган капкалар аша чыгарды+ һәм бөтен тирә-якны үлчәде. 16  Ул үлчәү таягы* белән көнчыгыш якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә көнчыгыш якның бер кырыеннан икенчесенә кадәр 500 үлчәү таягы булды. 17  Ул төньяк якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды. 18  Ул көньяк якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды. 19  Ул көнбатыш якка килде дә үлчәү таягы белән шул якны үлчәде. Бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды. 20  Ул дүрт якны да үлчәде. Изге нәрсәләрне гади нәрсәләрдән аерып торыр өчен+ бар яктан стена тора иде.+ Аның озынлыгы да, киңлеге дә 500 үлчәү таягы иде.+

Искәрмәләр

Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Гр. телендә язылган Септуагинта буенча «озынлыгы 100 терсәк». Евр. текстында «бер терсәклек юл» дип әйтелә. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «стенасы киңлегендә».
Сүзгә-сүз «Эчке йортны».

Искәрмәләр

Медиаматериал