Йәзәкил 43:1—27

43  Шуннан соң ул мине көнчыгышка караган капка янына китерде.+  Анда мин Исраи́л Аллаһысының данын күрдем. Даны көнчыгыштан килә иде.+ Аллаһы тавышы ургылып аккан сулар тавышына охшаш иде,+ ә аның даныннан җир яктырып китте.+  Моның барысы мин* шәһәрне җимерер өчен килгәч үзем күргән күренешкә охшаш иде. Ул шулай ук мин Кеба́р елгасы янында күргән нәрсәләргә охшаш иде.+ Шунда мин җиргә йөзтүбән капландым.  Йәһвәнең даны көнчыгышка караган капка аша гыйбадәтханәгә* керде.+  Шунда рух мине күтәрде һәм эчке ишегалдына китерде. Карасам, гыйбадәтханә Йәһвә даны белән тулган.+  Аннары мин үземә гыйбадәтханәдән дәшүче кемнеңдер тавышын ишеттем. Шунда теге кеше минем яныма килеп басты.+  Аллаһы миңа болай диде: «Адәм улы, бу урын — тәхетем торган урын+ һәм аяк табаннарым өчен урын.+ Мин шушы урында Исраил халкы арасында мәңге яшәрмен.+ Исраил халкы — үзләре дә, патшалары да — миңа карата тугрылыксыз булулары* белән һәм үлгән патшаларының* мәетләре белән изге исемемне бүтән нәҗесләмәс.+  Алар үз бусагаларын минем бусагам янына куеп, үз ишек яңакларын минем ишек яңагым янына куеп һәм минем белән үзләре арасында бер стена гына калдырып,+ изге исемемне нәҗесләде. Алар аны җирәнгеч эшләр кылып нәҗесләде, шуңа күрә мин ачуым чыгып аларны юк иттем.+  Алар миңа хыянәт итүдән* туктасыннар һәм үз патшаларының мәетләрен миннән алып куйсыннар, һәм мин алар арасында мәңге яшәрмен.+ 10  Син, адәм улы, Исраил халкына, алар үз гөнаһлары аркасында оятка калсын өчен,+ гыйбадәтханәне сурәтләп бир.+ Алар гыйбадәтханәнең төзелеш планын өйрәнеп чыксын.* 11  Аларга бар кылган эшләре өчен оят булып китсә, син аларга гыйбадәтханәнең төзелешен, аның планын, чыгу һәм керү урыннарын күрсәт.+ Аларга аның сызымнарын һәм күрсәтмәләрен, аның сызымнарын һәм кануннарын күрсәт. Моның барысын аларның күз алдында язып куй. Шулай итеп алар аның төзелеш планын күрер һәм күрсәтмәләрен үти алыр.+ 12  Менә гыйбадәтханә турындагы канун: тау башы тирәсендәге бөтен җир иң изге.+ Менә! Бу — гыйбадәтханә турындагы канун. 13  Мәзбәх терсәкләр белән үлчәнде+ (һәр терсәккә кул яссуы өстәлгән).* Аның нигезенең биеклеге бер терсәк иде. Ул өстендәге плитадан бер терсәккә чыгып тора иде. Аның кырые тирәли бер карыш* киңлектә кайма өскә чыгып тора иде. Бу — мәзбәхнең нигезе. 14  Идәндә торучы нигез өстендә ике терсәк биеклектәге аскы плита тора иде. Ул үз өстенә куелган плитадан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде. Аскы плита өстенә куелган плитаның биеклеге дүрт терсәк иде. Шул плита иң өске плитадан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде. 15  Мәзбәх учагының биеклеге дүрт терсәк иде. Мәзбәх учагының һәр почмагыннан мөгез чыгып тора иде. Барлыгы дүрт мөгез.+ 16  Мәзбәх учагы дүрт почмаклы иде. Аның озынлыгы да, киңлеге дә 12 терсәк иде.+ 17  Аскы плита өстенә куелган плитаның озынлыгы да, киңлеге дә 14 терсәк иде. Шул плитаның кырый тирәли каймасы ярты терсәк биеклектә иде. Бу плита иң өске плита астыннан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде. Мәзбәхнең баскычлары көнчыгышка карап тора иде». 18  Аннары ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Тулаем яндыру корбаны китерелсен өчен һәм мәзбәхкә канны бөркесеннәр өчен, ул төзелгәч, мондый күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәк“.+ 19  „Ле́виле руханиларга (Сады́йк токымнарына) гөнаһ йолу корбаны итеп көтүдән яшь үгез бир.+ Алар миңа хезмәт итәр өчен миңа якынлашалар+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 20  Мәзбәхне гөнаһтан сафландырыр өчен һәм аны йолып алыр өчен, үгез каны алып, мәзбәхнең дүрт мөгезенә, мәзбәх учагы астындагы плитаның дүрт почмагына һәм аның тирәли каймасына сөрт.+ 21  Аннары шул яшь үгезне — гөнаһ йолу корбанын ал да аны яндырыр өчен изге урынның тышкы ягына,+ гыйбадәтханәнең билгеләнгән урынына китер. 22  Киләсе көнне син кимчелексез кәҗә тәкәсен гөнаһ йолу корбаны итеп китерерсең. Мәзбәхне яшь үгез белән гөнаһтан сафландыргандай гөнаһтан сафландырсыннар“. 23  „Мәзбәхне гөнаһтан сафландыргач, көтүдән кимчелексез бер яшь үгез һәм кимчелексез бер сарык тәкәсе китер. 24  Син аларны Йәһвә алдына китерерсең. Руханилар аларга тоз сипсен+ һәм аларны Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп китерсен. 25  Һәр көн китерелә торган гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсен, шулай ук көтүдән яшь үгез белән сарык тәкәсен җиде көн китер.+ Алар кимчелексез булсын. 26  Мәзбәхне йолып алу җиде көн дәвам ителер. Аны сафландырырлар һәм багышларлар. 27  Шул көннәр үткәч, сигезенче көнне+ һәм башка көннәрне руханилар сезнең* тулаем яндыру корбаннарыгызны һәм татулык корбаннарыгызны китереп торыр. Шунда мин сездән канәгать булырмын“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «ул».
Сүзгә-сүз «йортка».
Сүз, күрәсең, потлар турында бара. Алар потларны үз патшалары иткән.
Яки «үзләренең рухи фәхешлеге», ягъни башка илаһларга хезмәт итүләре.
Яки «рухи фәхешлек кылудан».
Сүзгә-сүз «үлчәп чыксын».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни халыкның.

Искәрмәләр

Медиаматериал