Йәзәкил 44:1—31

44  Ул мине кире изге урынның көнчыгышка караган тышкы капкалары янына китерде.+ Бу капкалар ябык иде.+  Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Бу капка ябык килеш калыр. Аны ачмаслар, һәм аның аша беркем дә кермәс. Аның аша бит Исраи́л Аллаһысы Йәһвә керде,+ шуңа күрә ул ябык килеш калырга тиеш.  Әмма башлык анда утырып, Йәһвә алдында икмәк ашар,+ чөнки ул башлык. Ул бу капканың өйалдысы аша кереп-чыгып йөрер».+  Аннары ул мине төньяк капка аша гыйбадәтханә алдына китерде. Карасам, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе Йәһвәнең даны белән тулган.+ Шунда мин җиргә йөзтүбән капландым.+  Йәһвә миңа болай диде: «Адәм улы, мин сиңа Йәһвә гыйбадәтханәсенең күрсәтмәләре белән кануннары турында әйткән бар сүзләремә игътибар ит, карап тор һәм игътибар белән тыңла. Гыйбадәтханәнең керү урыннарына һәм изге урынның бар чыгу урыннарына бик зур игътибар бир.+  Фетнәчел Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Исраил халкы, җирәнгеч эшләр кылып йөрүегез җитәр.  Сез изге урыныма йөрәкләре сөннәтләнмәгән һәм үзләре дә сөннәтләнмәгән чит ил кешеләрен китергәндә, алар минем гыйбадәтханәмне нәҗесли. Сез ризыгымны — хайван мае белән кан китерәсез, ә шул ук вакыт бар җирәнгеч эшләрегез белән килешүемне бозасыз.  Сез изге нәрсәләрем турында кайгыртмыйсыз.+ Киресенчә, сез изге урынымдагы вазифаларны үтәр өчен башкаларны билгелисез“.  „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Йөрәге сөннәтләнмәгән һәм үзе сөннәтләнмәгән Исраилдә яшәүче бернинди чит ил кешесе дә изге урыныма керә алмый“. 10  „Исраил миннән читләшеп үз җирәнгеч потларына* табынганда, ле́вилеләр дә миннән читләште.+ Алар үз гөнаһларының нәтиҗәләрен татыр. 11  Алар гыйбадәтханә капкаларын күзәтеп торыр өчен+ һәм гыйбадәтханәдә хезмәт итәр өчен изге урынымда хезмәтчеләр булып китәр. Алар тулаем яндыру корбанын һәм халык өчен корбан чалыр. Алар халыкка хезмәт итәр өчен алар алдында басып торыр. 12  Алар шул кешеләргә аларның җирәнгеч потлары алдында хезмәт итте һәм Исраил халкын гөнаһка этәрә торган абыну ташы булып китте.+ Шуңа күрә мин кулымны күтәреп ант иттем,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Алар үз гөнаһларының нәтиҗәләрен татыр. 13  Алар руханиларым булып хезмәт итәр өчен миңа да, изге я аеруча изге һичнәрсәмә дә якынлашмас. Алар үзләренең кылган бар җирәнгеч эшләре аркасында оятка калыр. 14  Ләкин мин аларны гыйбадәтханәдәге вазифаларны үтәү өчен, андагы хезмәт һәм үтәлергә тиешле бар нәрсәләр өчен җаваплы кешеләр итәрмен“.+ 15  „Исраил халкы миннән читләшкәндә,+ ле́виле руханилар (Сады́йк уллары)+ изге урынымда үз вазифаларын үтәде. Алар миңа хезмәт итәр өчен миңа якынлашыр. Алар хайван мае+ белән кан+ китерер өчен минем алдымда басып торыр,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 16  Нәкъ алар изге урыныма керер һәм миңа хезмәт итәр өчен мәзбәхемә якынлашыр.+ Алар миңа карата үз вазифаларын үтәр.+ 17  Эчке ишегалдының капкаларына кергәндә, алар җитен кием кияргә тиеш.+ Алар эчке ишегалдының капкаларында яки аның эчендә хезмәт иткәндә йон кием кимәсен. 18  Алар башларына җитен чалма кияргә тиеш. Ботлары каплансын өчен, җитен ыштаннар кисеннәр.+ Тирләтә торган һичнинди кием кимәсеннәр. 19  Тышкы ишегалдына — кешеләр йөргән тышкы ишегалдына чыкканда, алар хезмәт башкарган киемнәрен салсын+ һәм аларны изге ашханә бүлмәләрендә калдырсын.+ Аннары алар үз киемнәре белән халыкка изгелек тапшырмас* өчен башка кием кисен. 20  Алар башларындагы чәчләрен кырмасын+ һәм аларны бик озын да үстермәсен. Алар чәчләрен кистереп торсын. 21  Эчке ишегалдына кергәндә руханилар шәраб эчмәсен.+ 22  Тол яки аерылышкан хатынны хатынлыкка алмасыннар.+ Алар Исраил токымыннан гыйффәтле берәр кызга я берәр руханиның тол хатынына өйләнә ала“.+ 23  „Алар халкымны изге нәрсәләр белән гади нәрсәләр арасындагы аерманы, нәҗес һәм чиста нәрсәләр арасындагы аерманы күрергә өйрәтсен.+ 24  Хөкем эшләре каралганда, алар судьялар булып утырсын.+ Минем хөкем карарларым буенча хөкем итсеннәр.+ Алар бәйрәмнәрем белән бәйле кануннарымны һәм күрсәтмәләремне үтәп торсын,+ шулай ук Шимбәләремне изгеләндерсен. 25  Үлгән бернинди кешегә дә якынлашмасыннар, югыйсә нәҗес булып китәрләр. Әмма алар үз атасы, анасы, улы, кызы, абый-энекәше яки кияүгә чыкмаган апа-сеңелесе өчен үзләрен нәҗесли ала.+ 26  Берәр рухани чистарынганнан соң җиде көн үтсен. 27  Ул изге урында хезмәт итәр өчен изге урынга, эчке ишегалдына кергән көнне гөнаһ йолу корбаны китерсен“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 28  „Аларның мирасы мин үзем булырмын.+ Аларга Исраилдә биләмә бирмәгез, чөнки мин аларның биләмәсе. 29  Алар икмәк бүләге,+ гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны ашар.+ Исраилдә багышланган һәр нәрсә аларныкы булыр.+ 30  Беренче булып өлгергән бөтен уңышыгызның иң яхшысы һәм һәртөрле иганә бүләкләрегез руханиларныкы булыр.+ Эре тарттырылган беренче оныгызны руханига бирегез.+ Бу якыннарыңа фатихалар китерер.+ 31  Руханилар үлгән я ботарланган бернинди кошны һәм хайванны ашамасын“.+

Искәрмәләр

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «халыкны изгеләндермәс».

Искәрмәләр

Медиаматериал