Йәзәкил 45:1—25

45  „Җирне мирас итеп бүлгәндә,+ Йәһвәгә иганә итеп бу җирдән изге бер өлешне бүлеп бирегез.+ Аның озынлыгы 25 000 терсәк,* ә киңлеге 10 000 терсәк булсын.+ Бу өлеш тулысынча изге өлеш булыр.  Бу өлеш эчендә изге урын булыр. Ул дүрт почмаклы булачак. Озынлыгы да, киңлеге дә 500 терсәк* булачак.+ Изге урын тирәли 50 терсәк киңлектәге көтүлекләр булыр.+  Шул өлештән 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш үлчәп ал. Аның эчендә гыйбадәтханә — аеруча изге нәрсә булыр.  Шул изге өлеш изге урын хезмәтчеләренеке — руханиларныкы булыр.+ Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен аңа якынлашалар.+ Бу өлеш аларның йортлары өчен һәм гыйбадәтханә урнашкан изге урын өчен булыр.  Гыйбадәтханәнең хезмәтчеләренә — ле́вилеләргә — 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш бирелер.+ 20 ашханә бүлмәсе+ дә аларныкы булыр.  Шәһәргә 25 000 терсәк озынлыктагы (иганә итеп бирелгән изге өлешнеке сыман) һәм 5 000 терсәк киңлектәге өлеш бирегез.+ Бу өлеш бөтен Исраи́л халкыныкы булыр.  Иганә итеп бирелгән изге өлешнең һәм шәһәргә бирелгән өлешнең ике ягыннан да башлыкның өлеше булыр. Бу өлеш иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм шәһәргә бирелгән өлеш янында булыр. Ул көнбатыш һәм көнчыгыш яклардан урнашыр. Аның көнбатыш чигеннән алып көнчыгыш чигенә кадәр озынлыгы кабилә өлешләренеке кебек булыр.+  Бу җир аның Исраилдәге җире булыр. Минем башлыкларым халкым белән үзләрен бүтән начар тотмас.+ Алар Исраил халкына җирне кабиләләренә карап бирер“.+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил башлыклары, җитте сезгә!“ „Бүтән көч кулланмагыз һәм башкаларны җәберләмәгез. Гадел һәм тәкъва булганны кылыгыз.+ Халкымның милкен бүтән тартып алмагыз+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 10  Төгәл үлчәү, төгәл ефа́* һәм төгәл бат* кулланыгыз.+ 11  Ефалар да бер үк зурлыкта, батлар да бер үк зурлыкта булсын. Бер бат — хомерның* уннан бер өлеше, ефа да хомерның уннан бер өлеше булсын. Аларны билгеләр өчен хомер кулланылсын. 12  Шәкыл*+ — 20 гера́.* 20 шәкылгә 25 шәкыл һәм 15 шәкыл кушсаң, бер мейна* булыр“. 13  „Мондый иганәләр китерегез: бодайның һәрбер хомерыннан бер ефа бодай алып аның алтыдан бер өлешен һәм арпаның һәрбер хомерыннан бер ефа арпа алып аның алтыдан бер өлешен бирегез. 14  Май турында әйткәндә, аны батлар белән үлчәгез. Бер бат — бер корның* уннан бер өлеше. 10 бат — бер хомер, чөнки 10 бат бер хомерга тиң. 15  Исраилдәге көтүләрдән һәрбер 200 нче сарыкны бирегез. Халыкны йолып алыр өчен,+ бу бүләкләр икмәк бүләге,+ тулаем яндыру корбаны+ һәм татулык корбаны+ өчен булыр“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 16  „Бу җирнең бар халкы Исраил башлыгына шул иганә бүләкләрен китерер.+ 17  Ә башлык бәйрәмнәрдә,+ яңа ай көннәрендә, Шимбә көннәрендә+ һәм Исраил халкының бар билгеләнгән бәйрәмнәрендә+ тулаем яндыру корбаны,+ икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге өчен җаваплы булыр. Исраил халкы йолып алынсын өчен, ул гөнаһ йолу корбаны, икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаннары турында кайгыртыр“. 18  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Беренче айның беренче көнендә көтүдән кимчелексез яшь үгез алыгыз да изге урынны гөнаһтан сафландырыгыз.+ 19  Рухани гөнаһ йолу корбанының канын алыр да гыйбадәтханәнең ишек яңагына,+ мәзбәх учагы астындагы плитаның дүрт почмагына һәм эчке ишегалды капкасының яңагына сөртер. 20  Сез шуны ук шушы айның җиденче көнендә дә ялгыш яки белмичә гөнаһ кылган+ һәр кеше хакына эшләрсез. Гыйбадәтханәне йолып алыгыз.+ 21  Беренче айның 14 нче көнендә Паса́х бәйрәме үткәрегез.+ Төче икмәкне җиде көн ашагыз.+ 22  Ул көнне башлык үзе өчен дә, җирнең бар халкы өчен дә гөнаһ йолу корбаны итеп яшь үгез китерер.+ 23  Бәйрәмнең җиде көне дәвамында ул Йәһвәгә һәр көн тулаем яндыру корбаны итеп җиде кимчелексез яшь үгез һәм җиде кимчелексез сарык тәкәсе китерер.+ Шулай ук һәр көн гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсе бирер. 24  Ул шулай ук икмәк бүләге итеп һәр яшь үгез белән бер ефа он һәм һәр сарык тәкәсе белән бер ефа он китерсен. Ул шулай ук һәр ефа он белән бер хин* май бирсен. 25  Җиденче айның 15 нче көненнән башлап бәйрәм барган җиде көн дәвамында+ ул шул ук гөнаһ йолу корбаны, тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм май бирсен“».

Искәрмәләр

Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «500 гә 500».
Яки «мина». Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал