Йәзәкил 46:1—24

46  «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Көнчыгышка караган эчке ишегалды капкасы+ алты эш көне+ буе ябык килеш калсын,+ ә Шимбә көнне һәм яңа ай көнендә ул ачык булсын.  Башлык тышкы яктан эчке капканың өйалдысы аша керер+ һәм шул капканың яңаклары янына басар. Руханилар аның тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын корбанга китерер. Шунда башлык капканың бусагасында бөгелеп баш ияр. Аннары ул чыгар, ләкин капка кичкә кадәр ачык килеш калсын.  Бу җирдә яшәүче халык та Шимбә көннәрендә һәм яңа ай көннәрендә шул капканың керү урынында Йәһвә алдында бөгелеп башын ияр.+  Башлык Шимбә көнне Йәһвәгә тулаем яндыру корбанын китерер: алты кимчелексез тәкә бәрән һәм бер кимчелексез сарык тәкәсе.+  Ул шулай ук икмәк бүләге бирер: һәр сарык тәкәсе китерелгәндә, бер ефа́* он һәм, тәкә бәрән китерелгәндә, бирә алганын китерер. Һәр ефа он белән бер хин* май бирер.+  Яңа ай көнендә көтүдән кимчелексез бер яшь үгез, алты тәкә бәрән һәм сарык тәкәсе корбанга китерелсен. Алар кимчелексез булсын.+  Икмәк бүләге итеп яшь үгез китерелгәндә, башлык бер ефа он, сарык тәкәсе китерелгәндә дә бер ефа он бирсен. Тәкә бәрәннәр өчен исә ул бирә алганны бирсен. Һәр ефа он белән ул бер хин май китерсен.  Башлык кергәндә капканың өйалдысы аша керсен, чыкканда да капка өйалдысы аша чыксын.+  Бәйрәмнәр вакытында бу җирдә яшәүче халык Йәһвә алдына килгәндә,+ гыйбадәт кылыр өчен төньяк капка+ аша кергән кешеләр көньяк капка+ аша чыксын, ә көньяк капка аша кергән кешеләр төньяк капка аша чыксын. Беркем дә үзе кергән капка аша чыкмасын. Һәркем каршысындагы капка аша чыксын. 10  Алар арасындагы башлык кешеләр кергәндә керсен һәм кешеләр чыкканда чыксын. 11  Бәйрәмнәрдә һәм шатлыклы көннәрдә ул икмәк бүләге бирсен: яшь үгез китерелгәндә, бер ефа он; сарык тәкәсе китерелгәндә, бер ефа он; тәкә бәрәннәр китерелгәндә, бирә алганны бирсен. Һәр ефа он белән бер хин май бирсен.+ 12  Башлык Йәһвәгә ирекле бүләк итеп тулаем яндыру корбаны+ яки татулык корбаны китерсә, көнчыгышка караган капка аның өчен ачык булыр. Ул үз тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын Шимбә көнне+ китергән тәртип буенча китерер. Ул чыгып киткәч, капканы япсыннар.+ 13  Һәр көн Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп кимчелексез бер яше тулмаган тәкә бәрән китер.+ Һәр иртә шулай эшлә. 14  Өстәвенә, һәр иртә икмәк бүләге итеп бер ефа онның алтыдан бер өлешен китер. Шулай ук Йәһвәгә көндәлек икмәк бүләге итеп китерелә торган яхшы онга бөркер өчен бер хин майның өчтән бер өлешен китер. Бу — озакка бирелгән кагыйдә. 15  Алар һәр иртә даими тулаем яндыру корбаны итеп тәкә бәрән, икмәк бүләге һәм май китерсен“. 16  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башлык үз улларының һәрберсенә мирас итеп бүләк бирсә, бу бүләк улларының милке булып китәр. Бу — аларның мирас итеп алынган милекләре. 17  Әмма ул үз мирасыннан бүләкне берәр хезмәтчесенә бирсә, бу бүләк азатлык елына кадәр генә шул хезмәтченеке булып калыр.+ Аннары шул бүләк башлыкка кайтыр. Улларының мирасы гына һәрвакыт аларныкы булып калыр. 18  Башлык, халыкның милкен тартып алып, үзенә аларның мирасыннан һичнәрсә дә алмасын. Ул үз улларына мирасны үз милкеннән бирсен. Шулай итеп халкымнан берсе дә үз милкеннән мәхрүм калмас“». 19  Аннары ул мине төньякка караган ашханә бүлмәләренә,+ ягъни руханиларның изге ашханә бүлмәләренә, алып баручы капка янындагы керү урыны аша китерде.+ Мин көнбатышта ашханә бүлмәләренең артында бер урын күрдем. 20  Ул миңа болай диде: «Тышкы ишегалдына бернәрсә дә чыгарылмасын өчен һәм халыкка изгелек тапшырылмасын* өчен,+ руханилар гаеп йолу корбанын һәм гөнаһ йолу корбанын бу урында пешерер, икмәк бүләген+ дә анда салыр». 21  Ул мине тышкы ишегалдына чыгарды, һәм без ишегалдының дүрт почмагы яныннан үттек. Тышкы ишегалдының һәр почмагында бер ишегалды күрдем. 22  Тышкы ишегалдының дүрт почмагындагы һәр кечкенә ишегалды 40 терсәк* озынлыкта һәм 30 терсәк киңлектә иде. Һәрберсе бер үк зурлыкта иде.* 23  Шул дүрт ишегалдының һәрберсендә стена тирәли чыгып торган урыннар бар иде, ә шул урыннарның нигезе янында корбаннар пешерер өчен урыннар ясалган иде. 24  Шунда ул миңа: «Бу корылмаларда гыйбадәтханә хезмәтчеләре халыкның корбаннарын пешерә»+,— диде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «халыкны изгеләндермәс».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Яки «Аларның һәрберсе һәм почмак корылмалары бер үк зурлыкта иде».

Искәрмәләр

Медиаматериал