Йәзәкил 47:1—23

47  Аннары ул мине гыйбадәтханәнең керү урынына кире китерде.+ Карасам, гыйбадәтханәнең бусагасы астыннан көнчыгышка таба су ага,+ чөнки гыйбадәтханә көнчыгышка карап тора иде. Су гыйбадәтханәнең уң ягыннан агып чыга иде дә мәзбәхнең көньяк ягыннан үтеп ага иде.  Аннары ул мине төньяк капка+ аша тышка алып чыкты. Ул мине көнчыгышка караган тышкы капкага китерде:+ уң яктан су агып тора иде.  Теге кеше, кулына үлчәү бавы тотып,+ көнчыгышка таба китте. Барганда 1 000 терсәк* үлчәде дә мине су аша үткәрде. Су тубык сөягенә кадәр иде.  Шуннан соң ул кеше тагын 1 000 терсәк үлчәде һәм мине су аша үткәрде. Су тезгә кадәр җитте. Шуннан соң ул кеше тагын 1 000 терсәк үлчәде һәм мине су аша үткәрде. Су ботка кадәр җитте.  Ул тагын 1 000 терсәк үлчәде. Су мин кичә алмаслык көчле агым иде. Су шулкадәр тирән иде ки, аны кичәр өчен кешегә йөзәргә туры килер иде. Аны атлап кына үтеп булмый иде.  Ул миннән: «Адәм улы, моны күрдеңме?» — дип сорады. Аннары ул мине судан кире ярга чыгарды.  Ярга чыксам, агымның ике ярында да бик күп агач үсеп утыра.+  Шуннан соң ул миңа болай дип әйтте: «Бу су көнчыгыш өлкәгә ага һәм Араба́*+ аша үтеп, диңгезгә кушыла. Агым диңгезгә кушылгач,+ андагы су савыга.  Сулар* аккан һәр урын күп тере җан яши алырлык булыр. Су барып җиткән урыннарда балык күп булыр. Диңгез сулары савыгыр, һәм шул агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр. 10  Диңгез янында Эн-гәдидән+ алып Эн-әглаимга кадәр балыкчылар басып торыр. Анда ятьмәләр киптерерләр. Анда Бөек диңгездәге*+ кебек күп һәртөрле балык булыр. 11  Анда сазлык һәм баткак урыннар булыр. Алар савыкмас. Алар ташландык хәлдә, тозлы булыр.+ 12  Агымның ике ярында да җимеш бирүче һәртөрле агач үсеп утырыр. Аларның яфраклары да шиңмәс, җимешләре дә һәрвакыт булыр. Алар һәр ай яңа җимеш бирер, чөнки су аларга изге урыннан ага.+ Аларның җимешләре ашар өчен, ә яфраклары савыгыр өчен булыр».+ 13  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай дип әйтә: «Бу җирне сез Исраилнең 12 кабиләсенә мирас итеп бирерсез. Йосыфка ике өлеш бирелер.+ 14  Сез бу җирне мирас итеп алырсыз. Өлешләрегез бертигез булыр. Мин бу җирне ата-бабаларыгызга бирергә ант иттем,+ һәм хәзер ул сезгә мирас итеп бирелә. 15  Җирнең төньяк чикләре мондый: чик Бөек диңгездән Хетлонга+ барган юл буенча үтә. Чик Седадка+ таба, 16  Хама́т,+ Бирота́+ һәм Сибраимга таба бара. (Алар Дәмәше́къ җире һәм Хамат җире арасында урнаша.) Аннары ул Һаура́н+ чиге янындагы Хаси́р-һатикунга таба бара. 17  Шулай итеп чик диңгездән Хаса́р-енонга+ барыр. Ул төньякта Дәмәшекъ чиге буйлап һәм Хамат+ чиге буйлап үтәр. Бу — төньяк чик. 18  Көнчыгыш чик Һауран һәм Дәмәшекъ арасында үтә. Ул Гила́д+ һәм Исраи́л җире арасында, Үрдү́н елгасы буйлап бара. Чиктән алып көнчыгыш диңгезгә* кадәр үлчәгез. Бу — көнчыгыш чик. 19  Көньяк чик* Тамардан алып Мәрибә́-кады́ш суларына+ кадәр, аннары ул Үзәнгә* һәм Бөек диңгезгә*+ барыр. Бу — көньяк чик.* 20  Бөек диңгез көнбатыш чиге булып тора. Бу чик көньяк чиктән алып Лебо́-хама́т*+ каршысындагы урынга кадәр бара. Бу — көнбатыш чик». 21  «Бу җирне үз арагызда — Исраилнең 12 кабиләсе арасында бүлегез. 22  Мирасны үз арагызда һәм сезнең белән яшәгәндә балалары туган үзегез белән яшәүче чит ил кешеләре арасында бүлегез. Алар сезнең өчен Исраилдә туган кеше кебек булыр. Аларга да Исраилнең кабиләләренә бирелгән мирас бирелер. 23  Килмешәккә мирасны үзе яшәгән кабиләдә бирегез»,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.

Искәрмәләр

Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Яки «дала».
Сүзгә-сүз «Ике агым».
Ягъни Урта диңгездәге.
Ягъни Үле диңгезгә.
Сүзгә-сүз «[Җирнең] көньякка таба көньяк ягы».
Ягъни Мисыр үзәненә.
Ягъни Урта диңгезгә.
Сүзгә-сүз «[җирнең] көньякка таба көньяк ягы».
Яки «Хаматка керү урыны».

Искәрмәләр

Медиаматериал