Йәзәкил 5:1—17

5  Адәм улы, үзеңә үткен кылыч ал һәм аны чәч пәкесе итеп куллан. Башыңны һәм сакалыңны кыр, аннары үлчәү алып, чәчне үлчә һәм аны өч өлешкә бүл.  Камау көннәре тәмамлангач,+ чәчнең бер өлешен шәһәрнең эчендә утта яндыр. Аннары икенче өлешен ал да шәһәрнең һәр ягында чәчне кылыч белән туракла.+ Соңгы өлешен җилдә тарат. Исән калганнарны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+  Чәчнең соңгы өлешеннән азрак чәч калдыр һәм үз куеныңа тык.  Шул өлештән тагын чәч ал һәм аны утка ташлап яндыр. Бу ут бөтен Исраи́л халкына таралыр.+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бу — Иерусалим. Мин аны халыклар арасына урнаштырдым, тирә-ягында башка илләр иде.  Ләкин бу халык хөкемнәремә һәм кагыйдәләремә каршы фетнә күтәрде, ул тирә-яктагы халыклардан һәм илләрдән дә явызрак эш итте.+ Ул хөкемнәремне кире какты һәм кагыйдәләремне үтәмәде“.  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез тирә-яктагы халыклардан да күбрәк мәшәкать белән кыенлыклар тудырып торганга һәм әмерләрем белән кануннарымны үтәмәгәнгә, ә, киресенчә, тирә-яктагы халыкларның кануннары буенча яшәгәнгә,+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам, и шәһәр.+ Мин үзем сине башка халыкларның күз алдында хөкемгә тартырмын.+  Бөтен җирәнгеч эшләрең өчен мин синең араңда бер эш кылырмын. Андый эшне минем әле кылганым булмады һәм киләчәктә дә андый эшне кылмам.+ 10  Шуңа күрә араңдагы аталар үз улларын ашар,+ һәм угыллар үз аталарын ашар. Мин сине хөкемгә тартырмын һәм синнән калган бөтен кешеләрне бар якларга* таратырмын“.+ 11  „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кире кагармын, чөнки син минем изге урынымны бар булган җирәнгеч потларың белән һәм бар булган чирканыч эшләрең белән нәҗесләдең.+ Күзем сине кызганмас, һәм мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм.+ 12  Араңдагының өчтән бер өлеше үләттән я ачлыктан үләр. Икенче өлешең шәһәр тирәли кылычтан һәлак булыр.+ Калган өченче өлешне мин бар якларга* таратырмын. Аны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+ 13  Шунда ачуым басылыр һәм аларга каршы ярсуым сүрелер, мин тынычланырмын.+ Аларга ярсуымны яудырганнан соң, алар шуны белер: моны мин, Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итеп сөйләдем.+ 14  Мин сине буш җир итәрмен һәм тирә-яктагы халыклар, шулай ук үтеп баручы һәркем алдында сине хурлыкка калдырырмын.+ 15  Мин сине ачу, ярсу белән һәм ачу тулы җәзалар биреп хөкем иткәндә, син хурлыкка калырсың һәм адәм көлкесе булырсың,+ тирә-яктагы халыкларны кисәтер өчен гыйбрәт һәм коточкыч нәрсә булырсың. Моны мин, Йәһвә, әйттем. 16  Мин сезне юк итәр өчен сезгә ачлыкның үтергеч уклары белән атармын. Мин аткан уклардан сез һәлак булырсыз.+ Моннан ары сезгә ризык китермәсләр.* Нәтиҗәдә, сез кичергән ачлык тагы да катырак булыр.+ Мин шулай эшләрмен. 17  Мин сезне ачлыкка дучар итәрмен һәм сезгә каршы явыз ерткыч хайваннар җибәрермен.+ Алар сине балаларсыз калдырыр. Үләт һәм кылыч сине һәлак итәр.+ Моны мин, Йәһвә, әйттем“».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «бар җилләргә».
Сүзгә-сүз «бар җилләргә».
Сүзгә-сүз «икмәк таякларыгызны сындырып». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.

Искәрмәләр

Медиаматериал