Йәзәкил 6:1—14

6  Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде:  «Адәм улы, йөзеңне Исраи́л тауларына таба бор һәм алар турында пәйгамбәрлек ит.  Болай дип әйт: „И Исраил таулары, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә тауларга, калкулыкларга, елгаларга һәм үзәнлекләргә болай ди: „Менә! Мин сезгә каршы кылыч китерермен һәм сезнең биеклекләрегезне юк итәрмен.“  Мәзбәхләрегезне* юкка чыгарырлар, фимиам мәзбәхләрегезне җимерерләр.+ Мин җирәнгеч потларыгыз* алдына үтерелгән кешеләрегезне ташлармын.+  Мин Исраил халкының мәетләрен үзләренең җирәнгеч потлары алдына ташлармын һәм сезнең сөякләрегезне мәзбәх тирәли таратырмын.+  Сез кайда гына яшәсәгез дә, шәһәрләрегезне буш калдырырлар,+ биеклекләрегезне җимерерләр, һәм алар ташландык хәлдә ятар.+ Мәзбәхләрегезне җимерерләр һәм ваклап ташларлар, җирәнгеч потларыгыз юкка чыгар, фимиам мәзбәхләрегез һәм үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләрегез юк ителер.  Үтерелгән кешеләрегез арагызга егылыр.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+  Шулай да мин калдык калдырырмын, чөнки сез бөтен җир йөзе буйлап таратылгач, кайберләрегез халыклар арасында кылычтан һәлак булмас.+  Исән калган кешеләр үзләрен әсир иткән халыклар арасында яшәгәндә мине искә төшерер.+ Алар шуны аңлар: минем күңелем китек иде, чөнки аларның тугрылыксыз* йөрәкләре миннән читкә борылган иде+ һәм күзләре җирәнгеч потларына тыелгысыз җенси теләк белән карап торган иде.+ Алар үзләре башкарган бар явыз һәм чирканыч эшләреннән оятка калыр һәм шул эшләренә җирәнеп карар.+ 10  Алар минем Йәһвә икәнемне белер һәм аларны бу бәлагә дучар итәрмен дигән сүзләремнең буш булмаганын күрер“.+ 11  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башыңны кулларыңа сал,* таптанып тор һәм Исраил халкының бар явыз һәм җирәнгеч эшләре аркасында кайгырып ела, чөнки алар кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр.+ 12  Еракта булган кеше үләттән үләр, ә якында булганы кылычтан һәлак булыр. Исән калганнары исә ачлыктан үләр. Мин аларга үз ярсуымны яудырырмын.+ 13  Аларның үлгәннәре үз җирәнгеч потлары арасында, бар мәзбәхләре тирәли,+ бар биек калкулыкларында, бар тау башларында, җәелеп үскән бар агачлар астында, зур агачларның ботаклары астында ятканда, сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ Алар үзләренең бар җирәнгеч потларын юмалар өчен анда хуш исле корбаннар китерә иде.+ 14  Мин аларга җәза бирер өчен кулымны сузармын һәм бу җирне буш калдырырмын. Аларның бар яшәү урыннары Дибла́ янындагы чүлдән дә бушрак булып калыр. Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «әхлаксыз; азгын».
Сүзгә-сүз «Кул чап». Борынгы заманнарда кешеләр кайгырганнарын күрсәтер өчен кайвакыт шулай эшләгән.

Искәрмәләр

Медиаматериал