Йәзәкил 7:1—27

7  Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде:  «Адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә Исраи́л җиренә болай ди: „Ахыр! Бу җирнең дүрт почмагына ахыр килде.  Сиңа ахыр килә, мин үз ярсуымны сиңа яудырырмын һәм сине йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен һәм бар җирәнгеч эшләрең өчен сине җавапка тартырмын.  Күзем сине кызганмас, мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм,+ чөнки мин эш итәрмен, һәм син үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең, җирәнгеч эшләрең китергән җимешләрне татырсың.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Бәла-каза, моңарчы булмаган бәла-каза килә.+  Ахыр килә. Ахыр килер, ул сиңа каршы күтәрелер. Менә! Ул килә.  Җирдә яшәүче, хәзер синең чиратың* килде. Бу вакыт якынлашып килә, бу көн якын.+ Куркыныч тавышлар ишетелә, тауларда шатлыклы авазлар юк.  Тиздән мин сиңа ачуымны,+ үз ярсуымны яудырырмын+ һәм сине йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен һәм бар җирәнгеч эшләрең өчен сине җавапка тартырмын.  Күзем сине кызганмас, мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм,+ чөнки мин эш итәрмен, һәм син үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең, үз җирәнгеч эшләрең китергән җимешләрне татырсың. Сез шуны белерсез: мин, Йәһвә, сезгә сугам.+ 10  Менә ул көн! Менә ул якынлашып килә!+ Синең чиратың* җитте. Җәза таягы чәчәк атты, һәм масаю үсентеләр җибәрде. 11  Явызлык таягы булып җәбер-золым үсте.+ Алар үзләре дә, байлыклары да, төркемнәре дә исән калмас, күренекле булулары да юкка чыгар. 12  Бу вакыт килер, бу көн якынлашыр. Яһүд халкының бар төркемнәре ярсуымны татыды, шуңа күрә сатып алучы шатланмасын һәм сатучы кайгырмасын.*+ 13  Сатучы, үз тормышын саклап калса да, сатылган нәрсәләренә инде кире кайтмас, чөнки бу күренеш күпсанлы бар бу кешеләргә кагыла. Һичкем кайтмас, һәм кылган үз гөнаһлары аркасында* беркем дә үз тормышын саклап калмас. 14  Алар быргы кычкыртты,+ һәркем әзер тора, ләкин беркем дә сугышка бармый, чөнки күпсанлы бар бу кешеләр ярсуымны татыды.+ 15  Шәһәрнең тышында — кылыч,+ ә эчендә — үләт белән ачлык. Кырдагы кеше кылычтан һәлак булыр, ә шәһәрдәге кешене ачлык белән үләт йотар.+ 16  Котылып кала алган кешеләр тауларга качар һәм үз гөнаһлары аркасында үзәнлекләрдәге күгәрченнәр ыңгырашкан сыман ыңгырашыр.+ 17  Һәркемнең куллары салынып төшәр, тезләре буйлап су агар.*+ 18  Алар матәм киеме киде,+ дер-дер калтырый башлады. Һәркем оятка калыр, башы пеләш* булыр.+ 19  Алар көмешләрен урамнарга чыгарып ташлар, һәм алтыннары үзләре өчен җирәнгеч нәрсә булып китәр. Йәһвәнең ярсу көнендә көмешләре дә, алтыннары да аларны коткара алмас.+ Җаннары туймас, һәм алар үз ашказаннарын тутырмас, чөнки бу* аларны гөнаһка этәрә торган абыну ташы булып китте. 20  Алар үз бизәкләренең матурлыгы белән горурланып йөрде һәм алтын-көмеш әйберләреннән үз җирәнгеч сурәтләрен, чирканыч потларын ясады.+ Менә ни өчен мин алтын-көмешләрен үзләре өчен җирәнгеч нәрсә итәрмен. 21  Мин аны,* талап алсыннар өчен, чит ил кешеләре кулына һәм җирдәге явыз кешеләргә, хәрби табыш итеп алсыннар өчен бирермен. Алар аны нәҗесләр. 22  Мин алардан йөземне читкә борырмын.+ Алар кадерле урынымны* нәҗесләр, талаучылар кереп, аны нәҗесләр.+ 23  Чылбыр* яса,+ чөнки бу җир канкойгыч гаделсез хөкем карарлары белән тулы,+ шәһәрнең һәр почмагында җәбер-золым.+ 24  Мин халыкларның иң явыз кешеләрен китерермен,+ һәм алар аларның йортларын яулап алыр.+ Мин көчлеләрнең горурлыгын юкка чыгарырмын. Аларның изге урыннарын нәҗесләрләр.+ 25  Алар газапланганда тынычлык эзләр, ләкин тынычлык булмас.+ 26  Бер бәла артыннан икенчесе төшәр, һәм бер хәбәр артыннан икенчесе килер. Халык пәйгамбәрдән күренеш эзләр,+ ләкин руханилар канунга өйрәтмәс* һәм өлкәннәр киңәш бирмәс.+ 27  Патша кайгыга батып йөрер,+ башлык өметсезлеккә бирелер. Бу җирдә яшәүче халыкның куллары көчле куркудан дер-дер калтырар. Мин аларның юлларына карап кайтарырмын һәм аларны үзләре хөкем иткәнчә хөкем итәрмен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «такыяң».
Я, бәлки, «такыяң».
Ягъни бар кеше юк ителгәнгә, мал-мөлкәтне сатып алучы да, аны сатучы да файда күрмәс.
Я, бәлки, «һәм гөнаһлар кылып».
Ягъни куркудан астына сияр.
Ягъни алар кайгырганнарын күрсәтеп үз чәчләрен кыркыган.
Ягъни алтын-көмешләре.
Ягъни потлар ясар өчен кулланылган алтын-көмешне.
Сүз, күрәсең, Йәһвә гыйбадәтханәсенең иң түр бүлмәсе турында бара.
Ягъни әсирлек чылбырлары.
Яки «күрсәтмәләр бирмәс».

Искәрмәләр

Медиаматериал