Йәзәкил 8:1—18

8  Алтынчы елда, алтынчы айның бишенче көнендә, мин үз йортымда утырганда, каршымда Яһүд өлкәннәре утыра иде. Шунда мине Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең кодрәте* биләп алды.  Карасам, ялкынга охшаш кемдер күренә. Аның билгә охшаш урыныннан түбәнрәк өлеше ялкын иде,+ ә билдән югарырак өлеше алтын белән көмеш эретмәсе кебек балкып тора иде.+  Аннары ул кулга охшаш нәрсәне сузды да мине чәчемнән тотып алды, һәм рух мине күккә күтәреп, Аллаһыдан бирелгән күренештә Иерусалимга, төньякка караган эчке капкаларның+ керү урынына китерде. Анда көнләшү уята торган көнләшү сурәте, пот тора иде.+  Анда Исраи́л Аллаһысының даны иде.+ Ул дан мин үзәнлектә күргән нәрсәгә охшаш иде.+  Аннары ул миңа: «Адәм улы, төньякка таба карачы»,— диде. Шунда мин төньякка таба карадым һәм мәзбәхкә алып баручы шул капкаларның төньягында, керү урыны янында, көнләшү сурәтен күрдем.  Ул миңа болай диде: «Адәм улы, син Исраил халкының монда нинди коточкыч, җирәнгеч эшләр кылуын күрәсеңме?+ Бу эшләр мине изге урынымнан ераграк китәргә этәрә.+ Әмма син тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең».  Шуннан соң ул мине ишегалдының керү урынына китерде. Карасам, стенада тишек.  Ул миңа: «Адәм улы, стенада зуррак тишек ясачы»,— диде. Шунда мин стенада зуррак тишек ясадым һәм керү урыны күрдем.  Ул миңа болай диде: «Кер, аларның монда кылган бозык, җирәнгеч эшләрен күр». 10  Шунда мин, кереп, төрле сөйрәлүчеләр һәм җирәнгеч җанварларның+ сурәтләрен, шулай ук Исраил халкының бар чирканыч потларын* күрдем.+ Алар уеп бөтен стеналарга ясалган иде. 11  Алар алдында Исраил халкының 70 өлкәне басып тора иде. Алар арасында Шафа́н+ улы Әзния́х тә бар иде. Һәрберсенең кулында төтәсләвеч иде, һәм фимиамның хуш исле төтене күтәрелә иде.+ 12  Ул миңа болай диде: «Адәм улы, Исраил халкы өлкәннәренең үз потлары төшерелгән эчке бүлмәләрендә караңгылыкта нәрсә эшләгәнен күрәсеңме? Алар болай ди: „Йәһвә безне күрми. Йәһвә бу җирне калдырды“».+ 13  Ул, сүзен дәвам итеп, болай диде: «Син алар кылганнан тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең». 14  Шунда ул мине Йәһвә йортының төньяк капкаларының керү урынына китерде, һәм мин анда хатын-кызлар күрдем. Алар Тәмму́з илаһ турында кайгырып елап утыра иде. 15  Аннары ул миңа болай диде: «И адәм улы, син моны күрәсеңме? Син хәтта тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең. Алар үзең күргән нәрсәләрдән тагы да яманрак булыр».+ 16  Шунда ул мине Йәһвә йортының эчке ишегалдына китерде.+ Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә керү урынында, гыйбадәтханәнең өйалдысы белән мәзбәх арасында якынча 25 кеше тора иде. Артлары — Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә, ә йөзләре көнчыгышка таба иде. Алар көнчыгышка таба карап кояшка сәҗдә кыла иде.+ 17  Ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, син моны күрәсеңме? Яһүд халкы бу җирәнгеч нәрсәләрне эшли, җирне җәбер-золым белән тутыра+ һәм күңелемне рәнҗетеп* тора. Әллә аларга бу азмы? Алар борыныма ботак* сузалар. 18  Шуңа күрә мин ярсып эш итәрмен. Күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Алар колагыма каты кычкырып торса да, аларны ишетмәм».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «кулы».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «ачуымны чыгарып».
Күрәсең, потка табынуда кулланылган ботак.

Искәрмәләр

Медиаматериал