Йәзәкил 9:1—11

9  Аннары мин аның каты тавыш белән: «Шәһәргә җәза бирәчәк кешеләрнең һәрберсе кулына һәлак итү коралын тотып килсен!» — дигәнен ишеттем.  Мин төньякка караган югары капка+ ягыннан килгән алты кешене күрдем. Һәрберсенең кулында җимерер өчен корал иде. Алар белән бергә җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы* таккан бер кеше бар иде. Алар килделәр дә бакыр мәзбәх янына бастылар.+  Аннары Исраи́л Аллаһысының даны+ керубимнәр өстеннән изге урынның бусагасына күчте,+ һәм Аллаһы җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене чакырды.  Йәһвә аңа болай диде: «Шәһәрне — Иерусалимны әйләнеп чык һәм анда башкарыла торган чирканыч бар эшләр+ аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан кешеләрнең+ маңгаена билге куй».  Шунда аның калганнарга болай дип әйткәнен ишеттем: «Аның артыннан барып шәһәрне әйләнеп чыгыгыз һәм кешеләрне үтерегез. Күзегез аларны кызганмасын, һәм аларга һичнинди рәхимлелек күрсәтмәгез.+  Картны, егетне, гыйффәтле кызны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны — барысын үтерегез.+ Әмма билге куелган кешеләрнең берсенә дә тимәгез.+ Изге урынымнан башлагыз».+ Шунда алар йорт алдында басып торган өлкәннәрдән башладылар.+  Аннары ул аларга болай диде: «Йортны нәҗесләгез һәм ишегалларын үтерелгән кешеләр белән тутырыгыз.+ Барыгыз!» Алар китте һәм шәһәрдәге кешеләрне үтерә башлады.  Алар кешеләрне үтереп йөргәндә, мин берүзем калдым. Мин, йөзтүбән капланып, болай дип кычкырып җибәрдем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Син Иерусалимга үз ярсуыңны яудырып Исраилдә калган һәр кешене юк итәргә җыенасыңмыни?»+  Шунда ул миңа болай диде: «Исраил һәм Яһүд халкының җинаятьләре бик, бик зур.+ Бу җирнең һәр читендә кан коела,+ шәһәр бозыклык белән тулы.+ Чөнки алар: „Йәһвә бу җирне калдырды. Йәһвә күрми“,— дип әйтә.+ 10  Әмма күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Мин аларга юлларына карап кайтарырмын». 11  Шуннан соң мин җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене күрдем. Ул кайтты һәм: «Мин син кушканны үтәдем»,— диде.

Искәрмәләр

Мөгездән ясалган шундый тартмада каләмнәр һәм язу карасы сакланган.

Искәрмәләр

Медиаматериал