Йәил 1:1—20

1  Менә Йәһвәнең Фәтуил улы Йәилгә* җиткергән сүзе:  «Өлкәннәр, тыңлагыз,Илдә яшәүчеләр, һәммәгез дә колак салыгыз. Андый нәрсәнең сезнең көннәрдәЯ ата-бабаларыгызның көннәрендә булганы бар идеме?+  Моның турында үз улларыгызга сөйләгез,Улларыгыз — үз улларына,Ә аларның уллары киләчәк буыннарга сөйләсен.  Туймас саранча калдырганны өерле саранча ашады,+Өерле саранча калдырганны канатсыз саранча ашады,Канатсыз саранча калдырганны комсыз саранча ашады.+  Уяныгыз, эчкечеләр,+ һәм елагыз! Шәраб эчүчеләр, ыңгырашып яшь түгегез,Чөнки татлы шәраб авызыгыздан тартып алынды.+  Минем җиремә көчле һәм санап бетергесез бер халык бәреп керде бит.+ Аның тешләре һәм теш казналары арысланныкы сыман.+  Ул йөзем агачымны талап бетерде, инҗир агачымның төбен генә калдырды,Аларны, кайрыларын каезлап, читкә ташлады,Ботакларын да кайрысыз калдырды.  Яшьлегендәге кияве турындаМатәм киеме киеп елаган гыйффәтле кыз сыман ыңгырашыгыз.  Икмәк бүләге+ белән шәраб бүләге+ Йәһвә йортында инде юк. Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре матәм тота. 10  Басулар буш калды, туфрак хәсрәткә батты,+Чөнки ашлык юкка чыкты, яңа шәраб кибеп бетте, май да калмады.+ 11  Бодай белән арпа аркасындаИгенчеләр шомланды, йөзем үстерүчеләр үкереп елый,Чөнки басудагы уңыш харап булды. 12  Йөзем агачы корыды,Инҗир агачы кибеп бетте. Анар агачы, финик пальмасы һәм алмагач —Бөтен кыр агачлары корыды,+Чөнки кешеләрнең шатлыгы хурлыкка әйләнде. 13  Руханилар, матәм киеме киеп матәм тотыгыз.* Корбан китерү урынындагы хезмәтчеләр, елагыз.+ Аллаһымның хезмәтчеләре, керегез, матәм киеме киеп төн үткәрегез. Чөнки Аллаһыгызның йортына инде һичкем икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге+ китерми. 14  Ураза игълан итегез, изге җыелыш уздырыгыз.+ Аллаһыгыз Йәһвәнең йорты+ янында өлкәннәрне һәм илнең бөтен кешеләрен бергә җыегызҺәм Йәһвәгә ярдәм сорап ялварыгыз. 15  Кайгы, ул көн якынлашып килә бит! Йәһвә көне якын,+Ул Чиксез Кодрәт Иясе китергән һәлакәт сыман килер! 16  Әллә ризык күз алдыбыздан юк булмадымы? Әллә Аллаһыбыз йортындагы шатлык һәм сөенеч юкка чыкмадымы? 17  Хәтта орлыклар* да яраксыз. Амбарлар бушады. Келәтләр җимерелде, чөнки иген корып бетте. 18  Хәтта йорт хайваннары ыңгыраша! Көтүләр утлау таба алмыйча аптырап йөри, Сарык көтүләре җәза күрә. 19  И Йәһвә, сиңа ялварырмын,+Чөнки чүлдәге утлау җирләрен ут йотты,Кыр агачларын ялкын бетерде. 20  Хәтта кыргый хайваннар сиңа омтыла,Чөнки елгалар корып бетте,Ә чүлдәге утлау җирләрен ут йотты.

Искәрмәләр

Мәгъ. «Йәһвә — Аллаһы ул».
Яки «кайгырып күкрәгегезгә сугыгыз».
Я, бәлки, «киптерелгән инҗир».

Искәрмәләр

Медиаматериал