Йәил 2:1—32
2 Сионда мөгез кычкыртыгыз!+
Изге тавымда сугышка чакырыгыз.Илдә яшәүчеләрнең һәммәсе дә калтырасын,Чөнки Йәһвә көне якынлашып килә,+ ул бик якын!
2 Ул — дөм караңгылык көне,+Болытлар һәм куе караңгылык көне.+
Ул тауларга төшкән таң яктысы сыман.
Менә күпсанлы һәм көчле бер халык,+Андый халыкның элек бер дә булганы юк иде,Киләсе елларда да,Хәтта бер буында да бүтән булмаячак.
3 Аның алдыннан ут йотып бара,Артыннан ялкын һәлак итә.+
Алдындагы җир Гадә́н бакчасы сыман булса,+Артында ул чүл кебек,Һәм бернәрсә дә котыла алмый.
4 Аның тышкы күренеше атныкы сыман,Алар сугыш атларыдай чаба.+
5 Тавышлары тау башларында сикереп барган арбаларныкы сыман,+Салам йотучы учакның чатнавы сыман.
Ул хәрби сафка тезелгән куәтле халыкка охшаш.+
6 Алар аркасында халыклар җәфа чигәр.
Һәрберсенең йөзе кызарыр.
7 Алар сугышчылардай һөҗүм итә,Гаскәриләрдәй стенага менә,Һәрберсе үз юлы белән бара,Берсе дә читкә тайпылмый.
8 Алар төртешми,Һәрберсе үз юлы белән бара.
Кайберәүләрен сугыш кораллары* һәлак итсә дә,Башкалары сафны бозмый.
9 Алар шәһәргә ыргыла, стена буйлап күтәрелә.
Йортларга үрмәләп менә, караклардай тәрәзәләрдән керә.
10 Алардан куркып, җир калтырый, күкләр дерелди.
Кояш һәм ай караңгыланды,+Йолдызларның яктылыгы сүрелде.
11 Йәһвә үзенең гаскәре алдында каты тавыш белән кычкырыр,+ аның лагере күпсанлы.+
Аның сүзен үтәүче кодрәтле,Йәһвә көне бөек һәм курку уята.+
Кем аны кичереп чыга алсын?»+
12 «Шуңа күрә хәзер,— дип әйтә Йәһвә,— ураза тотып,+ яшьләр түгеп һәм үкереп елап,Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз.+
13 Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,Чөнки ул кызганучан,* шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+Ул бит үз фикерен үзгәртеп* бәла-каза җибәрмәскә әзер.
14 Кем белә, бәлки, ул үз фикерен үзгәртер, ачуын яудырмас+Һәм, сез Йәһвә Аллаһыгыз өченИкмәк бүләге белән шәраб бүләге китерә алсын өчен, фатиха бирер.
15 Сионда мөгез кычкыртыгыз,Ураза игълан итегез, изге җыелыш уздырыгыз.+
16 Халыкны җыегыз, җыелышны изгеләндерегез.+
Картларны, балаларны һәм сабыйларны бергә туплагыз.+
Кияү — үзенең эчке бүлмәсеннән һәм кәләш үзенең йокы бүлмәсеннән чыксын.
17 Гыйбадәтханә өйалдысы белән корбан китерү урыны арасында+Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре еласын һәм болай дисен:
„И Йәһвә, халкыңны кызганчы,Мирасыңны көлкегә калдырма инде,Халыклар аның белән идарә итмәсен иде.
Алар бит: „Боларның Аллаһылары кайда?“+ — дияр“.
18 Шунда Йәһвә үз җиренә ашкынып ярдәм итәрҺәм үз халкына рәхимле булыр.+
19 Йәһвә үз халкына болай дияр:
„Менә мин сезгә ашлык, яңа шәраб һәм май җибәрәм.
Сез туйганчы ашарсыз,+Һәм мин сезне халыклар алдында бүтән көлкегә калдырмам.+
20 Мин төньяктан килгәннәрне сездән куармын,Аларны коры ташландык җиргә кадәр куа барырмын,Беренче сафларын — көнчыгыш диңгезгә* кадәр,Соңгы сафларын көнбатыш диңгезгә* кадәр таратырмын.
Алардан яман ис аңкып торыр,Сасы ис чыгар,+Чөнки Ходай бөек эшләр башкарыр“.
21 И илем, курыкма.
Шатланып куан, чөнки Йәһвә бөек эшләр башкарыр.
22 Кыргый хайваннар, курыкмагыз,Чүлдәге утлаулар яшелләнер,+Агачлар җимеш бирер,+Инҗир һәм йөзем агачлары мул уңыш китерер.+
23 Сио́н уллары, Аллаһыгыз Йәһвә эшләренә куаныгыз һәм шатланыгыз,+Ул бит сезгә күпме кирәк, шулкадәр көзге яңгырлар бирер,Элеккегечә көзге һәм язгы яңгырлар,Шулай ук койма яңгырлар җибәрер.+
24 Ындыр табаклары сугылган ашлык белән тулыр,Изгечләрдә яңа шәраб һәм май ташып торыр.+
25 Мин сезгә җибәргән бөек гаскәр —Өерле саранча, канатсыз саранча, комсыз саранча һәм туймас саранча — еллар дәвамында күпме генә ашаса да,Аның китергән зыянын каплармын.+
26 Сез туйганчы ашарсыз+Һәм сезнең хакка могҗизалар кылганАллаһыгыз Йәһвәнең исемен мактарсыз.+
Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас.+
27 Сез минем Исраи́л арасында булуымны,+Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә+ икәнемне һәм башка Ходай юк икәнен белерсез!
Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас.
28 Шуннан соң мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын,+Улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр,Картларыгыз — төшләр,Егетләрегез күренешләр күрер.+
29 Ул көннәрдә үз рухымныХәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен.
30 Күктә һәм җирдә галәмәтләр —Кан, ут һәм төтен баганалары күрсәтермен.+
31 Йәһвәнең бөек һәм курку уятучы көне+ килер алдыннанКояш — караңгылыкка, ә ай канга әйләнер.+
32 Шунда Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр.+
Чөнки Йәһвә әйткәнчә, Сион тавында һәм Иерусалимда качып котылганнар,Исән калганнар булыр.+ Аларны Йәһвә чакырган.
Искәрмәләр
^ Яки «уклар».
^ Яки «киң күңелле».
^ Яки «үкенеп».
^ Ягъни Үле диңгезгә.
^ Ягъни Урта диңгезгә.