Йәил 3:1—21

3  Мин Яһүд һәм Иерусалим тоткыннарын кире кайтарганда,+Ул көннәрдә һәм ул вакытта  Бөтен халыкларны да бергә җыеп,Йәһшәфә́т* үзәненә китерермен. Халкым һәм мирасым Исраилне яклап,Алар белән шунда судлашырмын,+Чөнки алар аны төрле халыклар арасына тараттыларҺәм җиремне үзара бүлештеләр.+  Алар халкымны бүлешер өчен жирәбә салдылар,+Малайны фахишә яллар өчен сата иделәр,Кызны шәрабка алмаштыра иделәр.  Тир, Сидо́н һәм бөтен Филисти́ җире,Миңа карата ни дәгъвагыз бар? Миннән үч аласызмы әллә? Үч аласыз икән,Мин үчегезне шунда ук, тоткарланмыйча үз башыгызга төшерермен.+  Сез бит алтын-көмешемне алдыгыз,+Иң кадерле байлыгымны гыйбадәтханәләрегезгә илттегез.  Яһүд һәм Иерусалим халкынҮз җирләреннән еракка сөрер өчен, грекларга саттыгыз.+  Менә сез аларны кайда саткан булсагыз, мин аларны шуннан кайтарырмын,+Һәм сезнең үчегез үз башыгызга төшәр.  Улларыгызны һәм кызларыгызны Яһүд халкы кулына бирермен,+Алар исә аларны ерак яшәүче халыкка — Шеба́ кешеләренә сатарлар,Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.  Милләтләр арасында болай дип игълан итегез:+ „Сугышка әзерләнегез! Гайрәтле сугышчыларны күтәрегез! Гаскәриләр чыгып һөҗүм итсен!+ 10  Төрәннәрдән чүкеп — кылычлар, бакча пычакларыннан сөңгеләр ясагыз. Көчсез: „Мин көчле“,— дисен. 11  Төрле яклардан халыклар килеп ярдәм итсеннәр, бергә җыелсыннар!“»+ И Йәһвә, шул урынга үз гаскәриләреңне җибәрче. 12  «Халыклар күтәрелеп, Йәһшәфәт үзәненә килсен,Чөнки анда мин тирә-яктагы бар халыкларны хөкем итәр өчен утырырмын.+ 13  Уракны алыгыз, чөнки ашлык өлгергән. Төшегез һәм изегез, чөнки йөзем изгеч тулган.+ Савытлар ташып тора, чөнки явызлыклары арткан. 14  Хөкем үзәнендә бихисап халык җыелган,Чөнки шул үзәндә кешеләр хөкем ителсен өчен, Йәһвә көне якынлашып килә.+ 15  Кояш белән ай караңгыланыр,Йолдызларның яктысы сүрелер. 16  Йәһвә Сионнан үкерер,Иерусалимнан көчле тавыш белән кычкырыр. Күк һәм җир тетрәр,Ә Йәһвә үз халкының сыенычы,+Исраи́л улларының ныгытмасы булыр. 17  Сез минем изге тавым+ Сионда яшәүче Йәһвә Аллаһыгыз булуымны белерсез. Иерусалим изге урын булыр,+Һәм чит кешеләр аның аша бүтән үтмәс.+ 18  Ул көнне таулардан татлы шәраб саркып торыр,+Калкулыклардан сөт агар,Яһүднең бар елгалары ташып торыр. Йәһвә йортыннан чишмә чыгып,+Сәрви агачлары үзәнен* сугарыр. 19  Мисыр исә коры җиргә әверелер,+Эдо́м чүлгә әйләнер,+ Чөнки алар Яһүд улларын җәберләде,+Аларның җирендә гаепсез кеше канын түкте.+ 20  Ә Яһүдтә — мәңге,Иерусалимда буыннан-буынга кешеләр яшәр.+ 21  Элек аларны* гаепле дип санаган булсам, хәзер гаепсез дип табармын.+ Мин, Йәһвә, Сионда яшәрмен».+

Искәрмәләр

Мәгъ. «Йәһвә — Хөкемче ул».
Яки «елгасы үзәнен».
Сүзгә-сүз «каннарын».

Искәрмәләр

Медиаматериал