Канун 1:1—46

1  Муса Үрдү́н янындагы чүлдә, Суф алдындагы далада, Пара́н, Тофе́л, Лаба́н, Хасиру́т һәм Дизаһа́б янында бөтен Исраилгә́ мөрәҗәгать итте.  (Хоребтан Кады́ш-барниага+ кадәр, таулы җир Сәгыйргә алып баручы юлдан барганда, 11 көнлек юл.)  Кырыгынчы елны+ 11 нче айның беренче көнендә Муса исраиллеләргә Йәһвә аларга әйтергә кушканның барысын әйтте.  Бу ул Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонны+ тар-мар иткәннән соң һәм Аштаротта яшәгән Баша́н патшасы Огны+ Әдрәйдә җиңгәннән соң+ булды.  Үрдүн янында Моа́б җирендә Муса Канунны+ аңлата башлады:  «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә Хоребта безгә болай диде: „Бу таулы җирләрдә+ сез инде озак яшисез.  Барыгыз, аморлыларның+ таулы җирләренә таба юл тотыгыз, аларның Арабада,+ таулы җирдә, Шәфелдә, Нәгебтә, диңгез ярында,+ кәнганлылар җирендә һәм Ливанда*+ бөек елгага — Евфрат елгасына+ кадәр яшәүче барлык күршеләренә таба юл тотыгыз.  Менә, мин шул җирне сезгә бирәм. Барыгыз һәм аны яулап алыгыз. Аны Йәһвә сезнең аталарыгыз Ибраһим, Исхак,+ Ягъкубка+ һәм аларның токымнарына* бирергә ант иткән“.+  Шул вакытта мин сезгә әйттем: „Мин сезне үзем генә алып бара алмыйм.+ 10  Аллаһыгыз Йәһвә сезне ишәйтте, һәм бүген сез күкләрдәге йолдызлар кебек күп.+ 11  Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвә сезне тагын мең тапкырлар ишәйтсен+ һәм сезне үзе вәгъдә иткәнчә фатихаласын.+ 12  Ничек инде мин ялгызым гына сезнең йөгегезне, авырлыкларыгызны һәм ызгышларыгызны күтәрә алыйм?+ 13  Үз кабиләләрегездә зирәк, сәләтле һәм тәҗрибәле ир-атлар сайлагыз, һәм мин аларны сезнең өстән башлыклар итеп куярмын“.+ 14  Сез: „Бик яхшы нәрсә әйттең“,— дидегез. 15  Шунда мин сезнең кабиләләрегез башлыкларын — зирәк һәм тәҗрибәле ир-атларны сезнең өстән башлыклар — меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары, унбашлары һәм кабилә җитәкчеләре итеп билгеләдем.+ 16  Шул вакытта мин хөкемчеләрегезгә болай дидем: „Кардәшләрегез арасындагы берәр эшне тикшергәндә, сез кеше һәм аның кардәше я килмешәк арасында+ туган хәлне гадел карап чыгарга тиеш.+ 17  Хөкем иткәндә сез кешеләрне аерырга тиеш түгел.+ Гади кешене дә, бөекне дә тыңлагыз.+ Кешеләрдән курыкмагыз,+ чөнки хөкем Аллаһыдан килә.+ Ә берәр эш сезнең өчен бик авыр булса, аны миңа тапшырыгыз, мин аны тикшерермен“.+ 18  Шул вакытта мин сезгә сез башкарасы бөтен нәрсә турында күрсәтмәләр бирдем. 19  Аннары без, Аллаһыбыз Йәһвә кушканча, Хоребтан кузгалып, бөек һәм куркыныч чүл аша бардык+ (сез аны аморлыларның+ таулы җирләренә барганда күрдегез) һәм ахыр чиктә Кады́ш-барниага+ килдек. 20  Шунда мин сезгә әйттем: „Сез аморлыларның таулы җиренә килдегез. Аны Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирә. 21  Менә Аллаһыгыз Йәһвә бу җирне сезгә бирде. Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвә сезгә кушканча, барыгыз, аны яулап алыгыз.+ Курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын“. 22  Әмма сез бөтенегез минем яныма килеп болай дидегез: „Бу җирне карап чыгар өчен үзебездән алда кешеләр җибәрик. Алар безгә барасы юл турында һәм нинди шәһәрләргә тап булачагыбыз турында кайтып сөйләр“.+ 23  Бу тәкъдим миңа ошады. Шуңа күрә мин сездән 12 кеше — һәр кабиләдән бер кеше сайлап алдым.+ 24  Алар таулы җиргә+ китеп барды һәм Эшкү́л үзәненә* барып җитеп, җирне карап чыкты. 25  Алар безгә ул җирнең кайбер җимешләрен алып кайтты һәм: „Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирәчәк җир бик яхшы“,— дигән хәбәр китерде.+ 26  Ләкин сез анда барырга теләмәдегез һәм Аллаһыгыз Йәһвә боерыгына каршы чыктыгыз.+ 27  Сез чатырларыгызда сукранып болай дидегез: „Йәһвә безне нәфрәт итә, шуңа күрә ул аморлылар кулына биреп юк итәр өчен, безне Мисыр җиреннән чыгарды. 28  Нинди җиргә без барабыз? Кардәшләребез: „Андагы халык бездән көчлерәк һәм буйга да зуррак, аларның шәһәрләре бөек һәм күкләргә кадәр ныгытылган,*+ һәм без анда анаклылар+ улларын күрдек“,— диеп рухыбызны төшерде“.+ 29  Шунда мин сезгә әйттем: „Котыгыз алынмасын һәм алардан курыкмагыз.+ 30  Аллаһыгыз Йәһвә, Мисырда сезнең күз алдында ни эшләгән булса,+ шуны ук эшләр: алдыгыздан барыр һәм сезнең өчен сугышыр.+ 31  Сез Аллаһыгыз Йәһвәнең чүлдә үзегезне кеше үз улын күтәреп йөрткәндәй йөрткәнен күрдегез. Ул сезне, кайда гына йөргән булсагыз да, бу җиргә килгәнче шулай кайгыртты“. 32  Ләкин моңа карамастан сез Аллаһыгыз Йәһвәгә иман итмәдегез.+ 33  Ул, сезгә тукталу урыны эзләп табу өчен, сездән алда барды. Ул сезгә барасы юлны күрсәтер өчен төнлә утта, ә көндез болытта күренде.+ 34  Йәһвә сезнең әйткән бар сүзләрегезне ишетте һәм ярсып болай дип ант итте:+ 35  „Бу кешеләрнең — бу явыз буынның берсе дә мин аталарыгызга бирергә ант иткән яхшы җирне күрмәячәк.+ 36  Аны Йәфуни́ улы Кәле́б күрер. Мин ул йөргән җирне аңа һәм аның улларына бирермен, чөнки ул Йәһвәгә бөтен йөрәктән буйсынды.+ 37  (Йәһвә сезнең аркада хәтта миңа да ярсыды һәм: „Син дә анда кермәячәксең+,— диде.— 38  Синең алда торган Нун улы Йошуа́+ бу җиргә керер.+ Аны ныгыт,*+ чөнки бу җирне мирас итеп алыр өчен Исраилне ул алып барачак“.) 39  Моннан тыш анда дошман кулына эләгәчәк дигән балаларыгыз+ һәм бу көндә яхшылык белән яманлыкны белмәгән улларыгыз керер, һәм мин аларга аны биләмә итеп бирермен.+ 40  Ә сез борылыгыз һәм Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә китегез“.+ 41  Шунда сез миңа: „Без Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык. Хәзер исә без Аллаһыбыз Йәһвә боерганча барып сугышырбыз!“ — дидегез. Һәм һәрберегез үз коралын такты. Сез тауга менү ансат булыр дип уйладыгыз.+ 42  Ләкин Йәһвә миңа: „Аларга әйт: „Анда бармагыз һәм сугышмагыз, чөнки мин сезнең белән булмам.+ Барсагыз, дошманнарыгыз сезне җиңәр“,— диде. 43  Мин моны сезгә әйттем, әмма сез тыңламадыгыз. Сез Йәһвәнең боерыгына каршы чыктыгыз һәм үз-үзегезгә чиктән тыш ышанып тауга менеп киттегез. 44  Шунда шул тауда яшәгән аморлылар сезгә каршы чыкты һәм сезне бал кортларыдай куып, Сәгыйрдә Хормага тикле таратты. 45  Сез кайтып, Йәһвә алдында елый башладыгыз, әмма Йәһвә сезне тыңламады һәм сезгә игътибар итмәде. 46  Шуңа күрә сез Кадышта шулкадәр озак яшәдегез.

Искәрмәләр

Күрәсең, Ливан таулары.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «елгасы үзәненә».
Ягъни биек диварлы.
Я, бәлки, «Аллаһы аны ныгытты».

Искәрмәләр

Медиаматериал