Канун 12:1—32

12  Ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә сезгә биләмәгез итеп бирәчәк җирдә яшисе бөтен көннәрегездә сез тырышып үтәргә тиеш күрсәтмәләр һәм хөкемнәр менә мондый.  Сез басып алачак халыклар үз илаһларына хезмәт иткән бөтен урыннарны — югары таулардамы алар, я калкулыклардамы, я җәелеп үскән агачлар астындамы — тулысынча юк итегез.+  Аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге таш баганаларын ватыгыз,+ изге агач баганаларын* утта яндырыгыз һәм илаһларының потларын чапкалап ташлагыз,+ ул урыннан илаһларының исемнәрен үк бетерегез.+  Сез Аллаһыгыз Йәһвәгә алар кебек табынырга тиеш түгел.+  Аллаһыгыз Йәһвә барлык кабиләләрегез арасында үз исемен урнаштырыр өчен һәм үзенә торыр өчен урын кайда сайласа, аңа табынырга шунда барыгыз.+  Яндыру корбаннарыгызны,+ башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне,+ нәзер бүләкләрегезне, ирекле бүләкләрегезне,+ эре һәм вак терлекнең беренче балаларын+ шунда алып барыгыз.  Анда сез үзегез һәм өйдәгеләрегез Аллаһыгыз Йәһвә алдында ашарга+ һәм үзегезнең бар эшләрегезгә сөенергә тиеш,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне фатихалады.  Без бүген монда эш иткәндәй эш итмәгез. Хәзер бит һәркем үз күзлегеннән дөрес булганны эшли,  чөнки сез Аллаһыгыз Йәһвә сезгә бирәчәк яшәү урыныгызга+ һәм мирас-биләмәгезгә әле кермәдегез. 10  Сез Үрдүнне кичеп,+ Аллаһыгыз Йәһвә биләмәгез итеп бирәчәк җирдә яши башлагач, ул сезгә, һичшиксез, тирә-яктагы бар дошманнарыгыздан тынычлык бирер, һәм сез иминлектә яшәрсез.+ 11  Сез мин кушканнарның барысын: яндыру корбаннарыгызны, башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне һәм Йәһвәгә нәзер иткән һәр нәзер бүләгегезне Йәһвә Аллаһыгыз үз исеме өчен сайлаган урынга алып килерсез.+ 12  Аллаһыгыз Йәһвә алдында шатланыгыз,+ сезнең белән бергә улларыгыз, кызларыгыз, ир һәм хатын колларыгыз, сезнең белән өлеше я мирасы булмаганга шәһәрләрегездә яшәгән ле́виле+ шатлансын. 13  Сак бул, яндыру корбаннарыңны башка урында — күзең төшкән урында китермә.+ 14  Йәһвә кайсы кабиләң җирендә урын сайласа, яндыру корбаннарыңны шунда гына китер һәм шунда мин сиңа кушканнарның барысын эшлә.+ 15  Ләкин ит ашыйсың килгән* чакта бар шәһәрләреңдә, Аллаһың Йәһвә сиңа биргән фатиха буенча, мал суеп аша.+ Нәҗес кеше дә, чиста кеше дә аны газәл я болан итен ашагандай ашый ала. 16  Әмма сез кан ашарга тиеш түгел.+ Аны, суны түккәндәй, җиргә түк.+ 17  Ашлыгың, яңа шәрабың һәм маеңның уннан бер өлешен, эре һәм вак терлекнең беренче балаларын,+ нәзер иткән нәзер бүләкләреңне, ирекле бүләкләреңне я башка бүләкләреңне шәһәрләреңдә ашама. 18  Боларны син — үзең, улың, кызың, ир һәм хатын хезмәтчең һәм шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле — Аллаһың Йәһвә алдында Аллаһың Йәһвә сайлаган урында ашарга тиеш.+ Аллаһың Йәһвә алдында үзеңнең бар эшләреңә сөен. 19  Сак бул, үз җиреңдә яшәгән чакта ле́вилене кайгыртмый калма.+ 20  Аллаһың Йәһвә, сиңа вәгъдә иткәнчә,+ җиреңне киңәйткәч,+ җаныңның ит ашыйсы килгәнгә: „Ит ашыйсым килә“,— дисәң, аны җаның теләгән вакытта ашый аласың.+ 21  Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаган урын+ синнән ерак булса, мин сиңа боерганча, Йәһвә биргән теләсә нинди малыңны суй һәм аны җаның теләгән вакытта үз шәһәрләреңдә аша. 22  Син аны газәл һәм болан итен ашагандай ашый аласың;+ чиста кеше дә, нәҗес тә аны ашый ала. 23  Тик тәвәккәл бул: кан ашама,+ чөнки кан — җан ул,+ ите белән бергә җанын ашама. 24  Син кан ашарга тиеш түгел. Аны су түккәндәй җиргә түк.+ 25  Син аны ашарга тиеш түгел, шулчак үзеңә һәм балаларыңа яхшы булыр, чөнки син Йәһвә күзендә дөрес булганны эшлисең. 26  Йәһвә сайлаячак урынга барганда, изге нәрсәләреңне һәм нәзер бүләкләреңне генә ал. 27  Анда яндыру корбаннарыңны — ит һәм канны+ — Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхендә китер. Корбаннарыңның канын Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхе янында түк,+ ә итен ашый аласың. 28  Кара, мин сиңа боерган бөтен бу сүзләргә буйсын, шулчак үзеңә дә, улларыңа да һәрвакыт яхшы булыр, чөнки син Аллаһың Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны эшлисең. 29  Аллаһың Йәһвә син басып аласы халыкларны юк иткәч+ һәм син аларның җирендә яши башлагач, 30  алар синең алдыңнан юк ителгәннән соң, сак бул: тозакка эләкмә. „Бу халыклар үз илаһларына ничек хезмәт иткән? Мин дә шулай ук эшләрмен“,— диеп, аларның илаһлары турында сорашма.+ 31  Аллаһың Йәһвәгә алай гыйбадәт кылма, чөнки алар үз илаһларына Йәһвә нәфрәт иткән һәр җирәнгеч нәрсәне эшли, алар хәтта үз улларын һәм кызларын үз илаһларына корбан итеп утта яндыра.+ 32  Мин сезгә кушкан бар сүзләрне тырышып үтәгез.+ Аларга бернәрсә өстәмәгез һәм алардан бернәрсәне алып куймагыз.+

Искәрмәләр

Яки «җаның теләгән».

Искәрмәләр

Медиаматериал