Канун 17:1—20
17 Аллаһың Йәһвәгә корбанга җитешсезлеге булган я имгәнгән үгез я сарык китермә, чөнки бу Аллаһың Йәһвә өчен җирәнгеч булыр.+
2 Әйтик, Аллаһың Йәһвә бирәчәк берәр шәһәреңдә синең араңнан берәр ир-ат я хатын-кыз Аллаһың Йәһвә күзендә начар булганны эшли һәм аның килешүен боза, ди.+
3 Ул, юлдан язып, башка илаһларга табына һәм аларга я кояшка, айга я бөтен күк гаскәренә сәҗдә кыла, ди,+ ә мин моны тыйдым.+
4 Сиңа бу турыда хәбәр ителгәч я син үзең моның турында ишеткәч, моны җентекләп тикшереп чык. Әгәр Исраилдә андый җирәнгеч нәрсәнең эшләнгәне расланса,+
5 бу явызлыкны эшләгән ир-атны я хатын-кызны шәһәр капкалары янына китер, ул ташлар атып үтерелергә тиеш.+
6 Бу кеше ике я өч шаһитнең шаһитлеге нигезендә+ үтерелергә тиеш. Ул бер шаһитнең шаһитлеге буенча үтерелергә тиеш түгел.+
7 Аны үтерүдә шаһитләрнең кулы беренче, ә бөтен халыкның кулы аларныкыннан соң булсын. Син үз араңнан явызлыкны бетерергә тиеш.+
8 Әгәр шәһәрләреңнең берсендә сиңа хөкем итәр өчен бик авыр берәр эш — кан коюга бәйлеме ул,+ я берәр дәгъвалашу, я көч куллану, я башка берәр нинди бәхәсләшүме — килеп чыкса, Аллаһың Йәһвә сайлаячак урынга бар.+
9 Ле́виле руханиларга һәм шул көннәрдә хезмәт иткән хөкемчегә бар+ һәм аларга бу эшне сөйләп бир. Алар сиңа карарны белдерер.+
10 Аннары Йәһвә сайлаган урында әйтелгән карар буенча эш ит. Әйткәннәренең барысын җентекләп үтә.
11 Алар сиңа күрсәткән канун буенча һәм игълан иткән карар буенча эш ит.+ Шул карардан читкә — уңга да, сулга да тайпылма.+
12 Аллаһың Йәһвәгә хезмәт иткән руханины я хөкемчене тыңламыйча, үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш иткән кеше үләргә тиеш.+ Син Исраилдән явызлыкны бетерергә тиеш.+
13 Шунда бөтен халык моны ишетеп куркуга калыр һәм бүтән үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итмәс.+
14 Аллаһың Йәһвә бирәчәк җиргә кергәч һәм, аны биләп алып, анда яши башлагач, син: „Үземә тирә-яктагы халыклар кебек патша куйыйм әле“,— дисәң,+
15 Аллаһың Йәһвә сайлаячак патшаны куй.+ Патшаны үз кардәшләрең арасыннан сайла. Үзеңә кардәш булмаган чит ил кешесен патша итеп куйма.
16 Әмма патша үзенә күп атлар сатып алмасын+ һәм халыкны, күбрәк атлар алыр өчен, Мисырга кайтармасын,+ чөнки Йәһвә сезгә: „Беркайчан да бу юл белән кире кайтмагыз“,— диде.
17 Ул, йөрәге азып китмәсен өчен, үзенә күп хатыннар да алмасын,+ үзе өчен бик күп көмеш һәм алтын да тупламасын.+
18 Ул, патша тәхетенә утыргач, төргәккә үзе өчен ле́виле руханилар саклаган Канунның күчермәсен язып алырга тиеш.+
19 Ул аңарда булсын, һәм ул аны үз гомеренең бөтен көннәрендә укысын,+ шулчак ул Аллаһысы Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә һәм бу Канунның бөтен сүзләрен дә, шушы кагыйдәләрне дә үтәргә өйрәнер.+
20 Шулчак аның йөрәге үз кардәшләреннән өстен күтәрелмәс, һәм ул әмерләрдән читкә — уңга да, сулга да тайпылмас, һәм ул үзе һәм аның уллары Исраил арасында үз патшалыгы өстеннән озак идарә итә алыр.