Канун 2:1—37

2  Аннары без, Йәһвә миңа әйткәнчә, борылып, Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә киттек+ һәм күп көннәр Сәгы́йр тавы әйләнә-тирәсендә йөрдек.  Ахыр чиктә Йәһвә миңа болай диде:  „Сез бу тау тирәсендә озак йөрдегез. Хәзер төньякка борылыгыз.  Халыкка мондый боерык бир: „Сәгыйрдә+ яшәүче кардәшләрегезнең — Иса́у токымнарының+ чикләре яныннан үтеп китегез. Алар сездән куркыр,+ ләкин сез бик сак булыгыз:  алар белән сугыш башламагыз,* чөнки мин аларның җирен, хәтта аяк эзе кадәр җирен дә, сезгә бирмәм. Мин бит Сәгыйр тавын Исауга аның биләмәсе итеп бирдем.+  Ризыкны алардан акчага сатып алып ашагыз һәм эчәчәк су өчен дә түләгез.+  Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне бөтен эшләрегездә фатихалады. Ул сезнең бу бөек чүл буйлап ничек йөргәнегезне яхшы белә. 40 ел буе Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән булды, һәм сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадыгыз“.+  Шуңа күрә без, Арабага илтүче юлга, Элатка һәм Исиу́н-гәбиргә+ якын килмичә, Сәгыйрдә яшәүче кардәшләребез — Исау токымнары яныннан үтеп киттек.+ Аннары без борылып, Моа́б чүленә илтүче юлдан киттек.+  Шунда Йәһвә миңа әйтте: „Моаб белән сугыш башламагыз, чөнки мин сезгә аның җирен биләмә итеп бирмәм. Мин бит Арны биләмә итеп Лут токымнарына бирдем.+ 10  (Элек анда эмлылар+ — көчле, күпсанлы һәм анаклылар кебек озын буйлы халык яшәгән иде. 11  Рефалылар+ да анаклыларга+ охшаган иде. Моаблылар аларны эмлылар дип атый иде. 12  Элек Сәгыйрдә хорлылар+ яшәгән иде, ләкин Исау токымнары аларны басып алып юк итте һәм аларның җирләрендә яши башлады.+ Исраи́л дә Йәһвә үзенә, һичшиксез, бирәчәк биләмәләрендә шулай эшләячәк.) 13  Хәзер исә барыгыз һәм Зәри́д үзәнен* кичегез“. Шунда без Зәрид үзәнен*+ кичеп чыктык. 14  Кады́ш-барниадан киткән вакыттан алып Зәрид үзәнен* кичкәнчегә кадәр 38 ел үтте. Ул вакыт эчендә, Йәһвә ант иткәнчә, халык арасында сугышка яраклы ир-атларның бөтен буыны вафат булды.+ 15  Аларны халык арасыннан юк итәр өчен, Йәһвәнең кулы аларга каршы булды, һәм алар үлеп бетте.+ 16  Халык арасында сугышка яраклы бөтен ир-атлар үлгәч,+ 17  Йәһвә миңа тагын болай диде: 18  „Бүген сез Моаб җире, ягъни Ар яныннан үтеп китәргә тиеш. 19  Амунлыларга якынлашкач, аларны борчымагыз һәм котыртмагыз, чөнки амунлылар җирен мин сезгә биләмә итеп бирмәячәкмен. Мин бит аны Лут токымнарына биләмә итеп бирдем.+ 20  Ул да рефалылар+ җире дип санала иде. (Анда элек рефалылар яши иде һәм амунлылар аларны зәмзумиләр дип атый иде. 21  Алар көчле, күпсанлы һәм анаклылар+ кебек озын буйлы халык иде, ләкин Йәһвә аларны амунлылар алдында кырып бетерде, һәм тегеләр аларны басып алып, аларның җирләрендә яши башлады. 22  Ул хәзер Сәгыйрдә яшәгән Иса́у токымнары өчен дә шулай эшләде.+ Ул хорлыларны аларның кулына бирде, һәм тегеләре аларны юк итеп,+ аларның җирләрендә бүгенге көнгә кадәр яши. 23  Ә авлылар Га́заның+ тирә-ягында яшәгән иде. Соңыннан Кафтурдан*+ килгән кафтурлылар аларны юк итте һәм аларның җирләрендә яши башлады.) 24  Кузгалыгыз һәм Арно́н үзәнен*+ кичегез. Менә, мин сезнең кулга Хишбу́н патшасы аморлы Сихонны+ бирәм. Аның белән сугышып, җирен яулый башлагыз. 25  Шушы көннән башлап мин күкләр астындагы сезнең турында ишеткән бар халыкларны сездән курка һәм котлары алына торган итәрмен. Алар сезнең аркада борчуга төшәр һәм калтырар“.*+ 26  Шунда мин Кадиму́т+ чүленнән Хишбун патшасы Сихонга тынычлык турында хәбәр белән кешеләр җибәрдем:+ 27  „Миңа җирең аша үтәргә рөхсәт ит. Мин, уңга да, сулга да борылмыйча, юлдан барырмын.+ 28  Ризыкны синнән акчага сатып алып ашармын һәм эчәчәк су өчен дә түләрмен. Миңа үтеп китәргә генә рөхсәт ит. 29  Мин Үрдүнне кичеп, Аллаһыбыз Йәһвә безгә бирәчәк җиргә керәчәкмен. Сәгыйрдә яшәүче Исау токымнары һәм Арда яшәүче моаблылар да миңа үз җирләреннән үтәргә рөхсәт итте“. 30  Ләкин Хишбун патшасы Сихо́н безгә үтәргә бирмәде, чөнки Аллаһыгыз Йәһвә, аны сезнең кулга бирер өчен (һәм ул нәкъ шулай эшләде дә),+ аңа үҗәт рухлы+ һәм каты йөрәкле булып китәргә рөхсәт итте. 31  Шунда Йәһвә миңа: „Менә, мин инде Сихонны һәм аның җирен сиңа бирә башладым. Аның җирен яуларга кереш“+,— диде. 32  Сихон үзенең бар халкын ияртеп, безнең белән Яһа́с янына сугышырга килгәч,+ 33  Аллаһыбыз Йәһвә аны безнең кулга тапшырды, һәм без аны, аның улларын һәм бөтен халкын тар-мар иттек. 34  Шул вакытта без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык һәм һәр шәһәрне, андагы ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны юк иттек. Беркемне дә исән калдырмадык.+ 35  Без үзебезгә басып алган шәһәрләрдән мал-туарны һәм табышны гына алдык. 36  Арнон үзәне* кырыендагы Аругырдан+ (шул исәптән үзәндәге шәһәрдән) Гиладка кадәр без яулый алмаслык бер шәһәр дә булмады. Аллаһыбыз Йәһвә аларның бөтенесен безнең кулга тапшырды.+ 37  Әмма сез амунлылар җиренә,+ Йаббо́к+ үзәненең* кырыена, таулы җирнең шәһәрләренә һәм Аллаһыгыз Йәһвә тыйган башка бер җиргә дә якынлашмадыгыз.

Искәрмәләр

Яки «аларны котыртмагыз».
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «елгасы үзәнен».
Ягъни Криттан.
Яки «елгасы үзәнен».
Яки «тулгак тоткандай, газаплар кичерер».
Яки «елгасы үзәне».
Яки «елгасы үзәненең».

Искәрмәләр

Медиаматериал