Канун 20:1—20

20  Үз дошманнарыңа каршы сугышка барганда, аларның атларын, хәрби арбаларын һәм үзеңнекеннән күбрәк гаскәрләрен күргәч, алардан курыкма, чөнки сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың Йәһвә синең белән.+  Сез сугыш башларга торганда, рухани халык янына килеп мөрәҗәгать итсен.+  Ул аларга болай дисен: „Тыңла, Исраи́л, сез дошманнарыгыз белән сугыш башларга торасыз. Куркак булмагыз. Алардан курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын, калтыранмагыз,  чөнки Аллаһыгыз Йәһвә дошманнарыгызга каршы сугышырга һәм сезне коткарырга дип үзе сезнең белән бара“.+  Башлыклар да халыкка болай дисен: „Кем яңа йорт салып, анда күченмәде? Шул үз өенә кайтсын. Юкса аның сугышта үлүе бар, һәм башка кеше аның йортына күчәчәк.  Кем йөзем бакчасы утыртып, аны куллана башламады? Өенә кайтып китсен. Юкса ул сугышта үләргә мөмкин, һәм башка кеше аны куллана башлар.  Кем берәр хатынны ярәшеп, аңа өйләнмәде? Өенә кайтып китсен.+ Юкса аның сугышта үлүе бар, һәм башка кеше аңа өйләнер“.  Башлыклар шулай ук халыкка болай дисен: „Кем курка һәм кыюсыз?+ Аның аркасында кардәшләренең рухы төшмәсен өчен, ул да үз өенә кайтсын“.+  Башлыклар халыкка бөтенесен әйткәч, халык белән җитәкчелек итәр өчен гаскәр башлыклары билгеләсен. 10  Сугышыр өчен берәр шәһәргә якынлашканда, аңа тынычлык килешүе игълан ит.+ 11  Әгәр ул килешүеңне кабул итсә һәм сиңа капкаларын ачса, андагы бөтен халык сиңа коллар булсын һәм сиңа хезмәт итсен.+ 12  Әмма ул килешүеңне кире какса һәм синең белән сугыш башласа, аны камап ал, 13  һәм Аллаһың Йәһвә аны, һичшиксез, синең кулыңа бирер. Андагы бөтен ир-атларны кылычтан кичер. 14  Ә хатыннарны, балаларны, мал-туарны һәм шәһәрдәге бөтен нәрсәне — бар табышны үзеңә ал+ һәм Аллаһың Йәһвә синең кулга биргән дошманнарыңнан тартып алган табышны аша.+ 15  Якындагы халыкларның шәһәрләре санына кермәгән һәм синнән шактый еракта урнашкан бөтен шәһәрләр белән шулай эшлә. 16  Ләкин Аллаһың Йәһвә сиңа мирас итеп биргән бу халыкларның шәһәрләрендә бер кешене дә исән калдырма.+ 17  Аллаһың Йәһвә сиңа боерганча, аларны — хитлеләр, аморлылар, кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне тулысынча юк ит.+ 18  Юкса алар сезне үз илаһларына табынганда эшләгән бөтен җирәнгеч эшләренә өйрәтер һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы гөнаһ кылырга этәрер.+ 19  Берәр шәһәрне камап алсаң я күп көннәр сугышканнан соң аны басып алсаң, андагы агачларны юк итмә, аларга балта күтәрмә. Аларның җимешләрен ашый аласың, әмма агачларны чабып ташлама.+ Чөнки кырдагы агач белән кеше белән сугышкандай сугышырга кирәкме? 20  Ашарга яраклы җимеш бирмәгән агачларны гына кисәргә ярый. Син, үзең белән сугышкан шәһәр җиңелгәнче, аларны чабып, камалыш корылмаларын төзи аласың.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал