Канун 26:1—19

26  Ахыр чиктә, Аллаһың Йәһвә мирас итеп биргән җиргә кергәч һәм аны биләп алып, анда яши башлагач,  Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдән җыячак бөтен уңышыңнан беренче җимешләрнең берникадәрен ал да аларны кәрзингә салып, Аллаһың Йәһвә үз исеме өчен сайлаган урынга бар.+  Ул көннәрдә хезмәт итәчәк руханига барып, аңа: „Мин бүген Аллаһың Йәһвәгә хәбәр итәм: мин Йәһвә ата-бабаларыбызга бирергә ант иткән җиргә килдем“+,— дип әйт.  Рухани, кулыңнан кәрзинне алып, аны Аллаһың Йәһвәнең мәзбәхе алдына куйсын.  Аннары син Аллаһың Йәһвә алдында болай дип әйт: „Әтием күчеп йөрүче* арамлы*+ иде. Ул үзенең аз санлы гаиләсе+ белән Мисырга барып,+ анда чит ил кешесе булып яшәде. Ләкин анда ул бөек, көчле һәм күп санлы халык булып китте.+  Мисырлылар безнең белән начар мөгамәлә итте, безне җәберләде һәм безгә авыр кол хезмәте йөкләде.+  Шунда без ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвәгә ялвара башладык, һәм Йәһвә безне ишетеп, безнең газаплануыбызны, авыр хәлебезне һәм җәберләнүебезне күрде.+  Шулчак Йәһвә безне куәтле һәм кодрәтле кулы,+ коточкыч эшләре, галәмәтләр һәм могҗизалар+ белән Мисырдан чыгарды.  Аннары ул безне шушы җиргә китерде һәм бу җирне — сөт белән бал аккан җирне — безгә бирде.+ 10  Хәзер исә мин Йәһвә биргән җирнең уңышыннан беренче җимешләрне китердем“.+ Кәрзинне Аллаһың Йәһвә алдына китер һәм Аллаһың Йәһвә алдында сәҗдә кыл. 11  Шунда син үзең, ле́виле һәм араңда яшәүче килмешәк Аллаһың Йәһвә үзеңә һәм өйдәгеләреңә биргән бар яхшы нәрсәгә шатланыгыз.+ 12  Аннан соң, өченче елны уңышыңның уннан бер өлешен җыеп бетергәч,+ аларны ле́виле, килмешәк, әтисез бала* һәм тол хатынга бир, һәм алар шәһәрләреңдә туйганчы ашасын.+ 13  Аллаһың Йәһвә алдында болай дип әйт: „Мин изге өлешне үз йортымда калдырмадым, һәм, син миңа боерганча, аны ле́виле, килмешәк, әтисез бала һәм тол хатынга бирдем.+ Мин синең әмерләреңне бозмадым һәм аларга игътибар итмичә калмадым. 14  Хәсрәт кичергәндә мин бернинди изге нәрсә ашамадым, нәҗес чагымда изге нәрсәгә кагылмадым һәм үлгәннәр өчен аннан бернәрсә бирмәдем. Мин Аллаһым Йәһвәне тыңладым һәм син миңа боерганнарның барысын эшләдем. 15  Изге торагыңнан — күкләрдән аска кара һәм, ата-бабаларыбызга ант иткәнчә,+ үз халкың Исраилне һәм безгә биргән җирне — сөт белән бал аккан җирне+ фатихала“.+ 16  Бүген Аллаһың Йәһвә сиңа бу күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне үтәргә боера. Аларны бөтен йөрәгең+ һәм бөтен җаның* белән үтә. 17  Бүген Йәһвә сиңа, аның юлларыннан йөрсәң, аның күрсәтмәләрен,+ әмерләрен+ һәм хөкемнәрен+ үтәсәң һәм аны тыңласаң, синең Аллаһың булып китәчәген белдерде. 18  Ә син бүген Йәһвәгә, ул сиңа вәгъдә иткәнчә, аның халкы, аның махсус* милке булып китәчәгеңне+ һәм аның бар әмерләрен үтәячәгеңне белдердең. 19  Аллаһың Йәһвә өчен изге халык булсаң,+ ул сиңа дан, шөһрәт һәм бөеклек биреп, сине, үзе вәгъдә иткәнчә, үзе булдырган барлык башка халыклардан өстенрәк куяр».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «гомеренә куркыныч янаган».
Яки «сурияле». Ягъкуб Харанда (Сурия) яшәгән вакыт турында сүз бара.
Яки «ятим».
Яки «кыйммәтле; кадерле».

Искәрмәләр

Медиаматериал