Канун 27:1—26
27 Аннары Муса Исраилнең өлкәннәре белән халыкка болай дип боерды: «Мин бүген сезгә биргән бөтен әмерләрне үтәгез.
2 Һәм Үрдүнне кичеп, Аллаһыгыз Йәһвә биргән җиргә кергәч, шунда зур ташлар куеп, аларны акбур белән буягыз.*+
3 Аннары Аллаһың Йәһвә биргән җиргә — ата-бабаларың Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткән сөт белән бал аккан җиргә керер өчен елганы кичкәч, шул ташларга бу Канунның бөтен сүзләрен яз.+
4 Үрдүнне кичкәч, шул ташларны, бүген мин сезгә боерганча, Гиба́л тавына+ куеп, акбур белән буягыз.*
5 Шулай ук анда Аллаһың Йәһвәгә ташлардан мәзбәх төзе. Аларны тимер кораллар белән эшкәртмә.+
6 Аллаһың Йәһвәгә эшкәртелмәгән ташлардан мәзбәх төзе һәм шунда Аллаһың Йәһвәгә яндыру корбаннары китер.
7 Татулык корбаннары+ китер һәм аларны шунда аша.+ Аллаһың Йәһвә алдында сөен.+
8 Ташларга ачык итеп бу Канунның бөтен сүзләрен язып куй».+
9 Аннары Муса һәм ле́виле руханилар бөтен Исраилгә болай диде: «Исраи́л, дәшмә һәм тыңла. Бүген син Аллаһың Йәһвәнең халкы булып киттең.+
10 Син Аллаһың Йәһвәне тыңларга һәм аның мин бүген сиңа үтәргә боерган әмерләрен+ һәм күрсәтмәләрен тотарга тиеш».
11 Ул көнне Муса халыкка болай дип әйтте:
12 «Сез Үрдүнне кичкәч, халыкны фатихалар өчен Гәризи́м тавында+ мондый кабиләләр торачак: Шимо́н, Ле́ви, Яһүд, Иссаха́р, Йосыф һәм Биньями́н.
13 Ә ләгънәт әйтер өчен Гибал тавында+ мондый кабиләләр торачак: Руби́н, Гәд, Әши́р, Зәбулу́н, Дан һәм Нәфтәли́.
14 Ә ле́вилеләр Исраилнең бөтен халкына каты тавыш белән болай диячәк:+
15 „Кисеп+ я коеп+ пот ясаган һәм аны яшереп тоткан кеше ләгънәт ителсен. Һөнәрче* куллары ясаган ул нәрсә Йәһвә өчен җирәнгеч“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“* — дисен.)
16 „Үз әтисен я әнисен санга сукмаган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
17 „Күршесенең чик билгесен күчергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
18 „Сукыр кешене юлыннан адаштырган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
19 „Килмешәккә, атасыз балага* я тол хатынга+ гаделсез хөкем чыгарган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
20 „Үз атасының хатыны белән яткан кеше ләгънәт ителсен, чөнки ул үзенең атасын хур итә“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
21 „Хайван белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
22 „Бертуган кыз кардәше — атасының кызы я анасының кызы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
23 „Үз каенанасы белән яткан кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
24 „Үз якынын сагалап торып үтергән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
25 „Гаепсез кешене* үтерер өчен ришвәт алган кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
26 „Бу Канунның сүзләрен тотмаган һәм аларны үтәмәгән кеше ләгънәт ителсен“.+ (Һәм бөтен халык: „Амин!“ — дисен.)
Искәрмәләр
^ Яки «аларны штукатурлагыз».
^ Яки «аларны штукатурлагыз».
^ Яки «Шулай булсын!»
^ Яки «Агач һәм металл остасы».
^ Яки «ятимгә».
^ Яки «Гаепсез канны түгеп җанны».