Канун 28:1—68

28  Әгәр син Аллаһың Йәһвәнең бүген мин сиңа үтәргә кушкан бөтен әмерләрен җентекләп тотып, аны һәрнәрсәдә тыңласаң, Аллаһың Йәһвә, һичшиксез, сине җирдәге бөтен башка халыклардан өстен куяр.+  Аллаһың Йәһвәне тыңласаң, ул сиңа мондый фатихалар яудырыр:+  Син шәһәрдә дә, кырда да фатихалы булырсың.+  Синең балаларың,+ җиреңнең җимеше һәм мал-туарың токымы — бозауларың вә бәрәннәрең+ фатихалы булыр.  Кәрзинең+ һәм күәсең*+ фатихалы булыр.  Бөтен эшләреңдә фатихалы булырсың.  Йәһвә сиңа каршы күтәрелгән дошманнарны синең алдыңда тар-мар итәр.+ Алар сиңа бер яктан һөҗүм итәр, әмма җиде якка качып китәр.+  Амбарларыңда һәм һәр эшеңдә Йәһвә фатихасы булыр,+ һәм Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдә сине, һичшиксез, фатихалар.  Аллаһың Йәһвәнең әмерләрен үтәп, аның юлларыннан йөрсәң, Йәһвә сине, үзе сиңа ант иткәнчә,+ үзенең изге халкы итәр.+ 10  Җирдәге бөтен халыклар синең Йәһвә исеме белән аталганыңны күрерләр+ һәм синнән куркырлар.+ 11  Йәһвә ата-бабаларыңа сиңа бирергә ант иткән җирдә+ муллык булыр: Йәһвә сиңа күп итеп балалар, күп итеп мал-туар һәм уңдырышлы җир бирер.+ 12  Йәһвә җиреңә үз вакытында яңгыр яудырыр өчен+ һәм бар эшләреңне фатихалар өчен, сиңа үзенең мул амбарын — күкләрне ачар. Син күп халыкларга бурычка бирерсең, ә үзеңә әҗәткә алырга кирәк булмас.+ 13  Аллаһың Йәһвәнең мин сиңа үтәргә һәм тотарга боерган әмерләренә буйсынсаң, Йәһвә сине койрык түгел, ә баш итәр;+ һәм син аста түгел, ә өстә булырсың. 14  Мин сезгә үтәргә кушкан бар сүзләрдән уңга да сулга да тайпылма,+ башка илаһлар артыннан китеп, аларга хезмәт итмә.+ 15  Ләкин син Аллаһың Йәһвәне тыңламасаң һәм аның мин сиңа үтәргә кушкан бар әмерләрен вә кагыйдәләрен җентекләп үтәмәсәң, сиңа мондый ләгънәтләр төшәр:+ 16  Син шәһәрдә дә, кырда да ләгънәтле булырсың.+ 17  Кәрзинең+ һәм күәсең+ ләгънәтле булыр. 18  Синең балаларың,+ җиреңнең җимеше, бозауларың һәм бәрәннәрең+ ләгънәтле булыр. 19  Бөтен эшләреңдә ләгънәтле булырсың. 20  Йәһвә сиңа, начар эшләрең өчен һәм үзен калдырганың өчен, син юк ителгәнче һәм тиз юкка чыкканчы, һәр эшеңдә ләгънәт, аптыраш һәм җәза җибәрер.+ 21  Йәһвә, син биләп алырга барган җирдән сине бетергәнче, синдә авыру чыгарып торыр.+ 22  Йәһвә сиңа туберкулез, бизгәк,+ ялкынсыну, кызышу, кылыч,+ эссе җил, ә үсемлекләреңә авыру*+ җибәрер. Һәм алар, син юкка чыкканчы, сине интектерер. 23  Күкләрең бакыр кебек һәм җирең тимер кебек булыр.+ 24  Йәһвә җиреңә яңгыр итеп ком һәм тузан җибәрер, һәм алар, син юк булганчы, күктән өстеңә явып торыр. 25  Йәһвә сине дошманнарың алдында тар-мар итәр.+ Син аларга бер яктан һөҗүм итәрсең, әмма алардан җиде якка качып китәрсең. Син җирдәге бөтен патшалыклар өчен коточкыч нәрсә булып китәрсең.+ 26  Һәм мәетләрең күктәге һәр кош һәм җирдәге һәр хайван өчен ризык булыр, һәм аларны һичкем куркытмас.+ 27  Йәһвә сине дәвалап булмый торган Мисыр чуаннары, геморрой, тимрәү һәм корчаңгы белән зарарлар. 28  Йәһвә сине акылдан яздырыр, сукыр итәр+ һәм аптырашта калдырыр.* 29  Син көн уртасында сукыр кеше караңгыда капшанып йөргәндәй капшана-капшана йөрерсең+ һәм нәрсә генә эшләсәң дә уңышсыз булырсың. Сине һәрвакыт алдарлар һәм таларлар, беркем дә сине коткармас.+ 30  Сиңа хатын ярәшелер, ләкин аны көчләрләр. Йорт төзерсең, ләкин анда яшәмәссең.+ Йөзем бакчасы утыртырсың, ләкин җимешен ашамассың.+ 31  Үгезеңне күз алдыңда суярлар, ләкин итен ашамассың. Ишәгеңне синең алдыңда урлап китәрләр, ләкин аны кайтара алмассың. Сарыгыңны дошманнарың алып китәр, ләкин сиңа ярдәмгә беркем килмәс. 32  Улларың һәм кызларыңны башка халык алып китәр,+ ә син моңа карап торырсың. Һәрвакыт аларны юксынырсың, ләкин бернәрсә дә эшли алмассың. 33  Җиреңнең җимешен һәм үзең булдырган бар нәрсәне син белмәгән халык йотар.+ Сине һәрвакыт алдарлар һәм изәрләр. 34  Күзләрең күргән нәрсәләрдән акылдан язарсың. 35  Йәһвә синең тезләрең белән ботларыңны, хәтта баш түбәңнән алып табаныңа кадәр сине интектергеч һәм төзәлмәс чуаннар белән зарарлар. 36  Йәһвә сине һәм үзең өстеңнән куйган патшаны үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән халык янына куар,+ һәм анда син башка илаһларга — агач һәм таш илаһларга хезмәт итәрсең.+ 37  Йәһвә сине куган бөтен халыклар арасында син коточкыч нәрсә һәм адәм көлкесе* булып китәрсең, мәсхәрәгә калырсың.+ 38  Син кырга күп орлык чәчәрсең, ләкин аз җыярсың,+ чөнки барысын саранча ашап бетерер. 39  Йөзем бакчалары утыртып эшкәртерсең, ләкин шәраб эчмәссең һәм бернәрсә дә җыймассың,+ чөнки барысын корт ашап бетерер. 40  Бар җирләреңдә зәйтүн агачлары үсәр, ләкин син май сөртенмәссең, чөнки аның җимешләре коелып бетәр. 41  Улларың һәм кызларың туар, ләкин алар синеке булмас, чөнки алар әсирлеккә китәр.+ 42  Бөҗәкләр өере* бар агачларыңны һәм җиреңнең бөтен җимешен харап итәр. 43  Синең араңда яшәүче килмешәк синең өстеңнән күтәрелгәннән-күтәрелер, ә син түбәнәйгәннән-түбәнәерсең. 44  Ул сиңа бурычка бирер, ә син аңа бурычка бирмәссең.+ Ул баш булып китәр, ә син койрыкка әверелерсең.+ 45  Аллаһың Йәһвәне тыңламаганың өчен һәм үзеңә үтәргә боерган әмерләрен һәм кагыйдәләрен тотмаганың өчен,+ бөтен бу ләгънәтләр,+ һичшиксез, сиңа төшәр, һәм син юк ителерсең.+ 46  Алар синдә һәм синең токымыңда даими билге һәм галәмәт булыр,+ 47  чөнки син бар нәрсәң мул булганда Аллаһың Йәһвәгә куаныч һәм шат күңел белән хезмәт итмәдең.+ 48  Йәһвә сиңа каршы дошманнарыңны җибәрер, һәм син аларга ач+ һәм сусаган килеш, ярлы киенгән һәм мохтаҗ килеш хезмәт итәрсең.+ Ул сине юк иткәнче, муеныңнан тимер богау төшмәс. 49  Йәһвә сиңа каршы җир читеннән ерактан бер халык — теле сиңа аңлашылмаган халык+ күтәрер.+ Ул сиңа бөркет сыман ташланыр.+ 50  Ул олыга — хөрмәт, яшь кешегә илтифат күрсәтмәс рәхимсез бер халык булыр.+ 51  Алар, син юк ителгәнче, мал-туарыңның токымын һәм җиреңнең җимешен ашар. Алар сиңа бернинди орлык, яңа шәраб һәм май, бозаулар һәм бәрәннәр калдырмас, һәм син юкка чыгарсың.+ 52  Алар сине җиреңдәге бөтен шәһәрләреңә ябып, син таянган биек һәм ныгытылган диварлар ишелгәнче, сине камалышта тотар. Әйе, алар, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә сиңа биргән җирдәге бөтен шәһәрләреңне камап алыр.+ 53  Шунда син камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың китергән газаплар аркасында Аллаһың Йәһвә биргән балаларыңны — улларыңның һәм кызларыңның итен ашарсың.+ 54  Хәтта араңда иң нәзакәтле һәм нечкә күңелле кеше дә үз абый-энесен, сөекле хатынын һәм калган улларын кызганмас 55  һәм ашаган улларының итен алар белән бүлешмәс, чөнки камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аның бүтән бернәрсәсе булмас.+ 56  Бик иркә булганга, хәтта аягы белән җиргә басарга да уйламаган назлы һәм нечкә күңелле хатын+ сөекле ирен, улын һәм кызын кызганмас, 57  чөнки ул тудырган улларының итен һәм карыныннан чыккан соңгылыкны аларга бирергә теләмәс. Ул камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аларны яшертен ашар. 58  Әгәр дә син бу китапта язылган Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәмәсәң+ һәм Аллаһың Йәһвәнең+ данлыклы һәм курку-хөрмәт тудыра торган исемен тирән ихтирам итмәсәң,+ 59  Йәһвә сине һәм токымыңны бик каты бәла-казалар белән — зур һәм дәвамлы бәла-казалар,+ интектергеч һәм озак бетми торган авырулар белән зарарлар. 60  Ул син курыккан бөтен Мисыр чирләрен сиңа кабат җибәрер, һәм алар сиңа ябышыр. 61  Өстәвенә, Йәһвә, син юкка чыкканчы, сине хәтта бу Канун китабында язылмаган авырулар һәм бәла-казалар белән зарарлар. 62  Күкләрдәге йолдызлардай күп санлы булып китсәгез дә,+ бик азыгыз гына исән калыр,+ чөнки син Аллаһың Йәһвәне тыңламадың. 63  Йәһвә бермәл сезгә мул тормыш биреп һәм сезне ишәйтеп сөенгән кебек, шулай ук Йәһвә сезне харап итеп һәм юк итеп сөенер. Сезне биләп алырга торган җирдән йолкып алырлар. 64  Йәһвә сине бөтен халыклар арасына, җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр таратыр,+ һәм анда син үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән агач һәм таш илаһларга хезмәт итәрсең.+ 65  Сиңа ул халыклар арасында тынычлык та, аягыңа ял итү урыны да булмас.+ Йәһвә анда сиңа борчулы йөрәк,+ зәгыйфь күзләр һәм өметсезлек хисе* бирер.+ 66  Тормышың зур куркыныч астында булыр, син куркудан көне-төне калтырарсың һәм исән калуыңа шикләнерсең. 67  Йөрәгеңне биләп алган куркудан һәм күзләрең күргән нәрсәләрдән син иртән: „Их, кич булса иде!“ — ә кичен: „Их, иртә булса иде!“ — диярсең. 68  Мин сиңа: „Аны беркайчан да күрмәссез“,— дигән юлдан Йәһвә сине корабта Мисырга кайтарыр, һәм анда сез үзегезне дошманнарыгызга коллыкка сатарга теләрсез, ләкин сатып алучы булмас».

Искәрмәләр

Күәс — камыр әчетү өчен савыт.
Яки «күгәрек; гөмбә».
Яки «йөрәгеңне каушатыр».
Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».
Яки «Гыжлаучы бөҗәкләр».
Яки «җан өметсезлеге».

Искәрмәләр

Медиаматериал