Канун 34:1—12

34  Аннары Муса Моа́б даласыннан Әрихә́ каршындагы+ Нәбу́ тавына,+ Пәсгә́х башына+ менде. Йәһвә аңа бөтен җирне: Гиладтан алып Данга+ кадәр,  бөтен Нәфтәли́ җирен, Ифраи́м һәм Манашше́ җирләрен һәм Яһүднең көнбатыш диңгезгә* кадәр+ бөтен җирен,  Нәгебне,+ Үрдү́н өлкәсен,+ шул исәптән Согарга+ кадәр Әрихә — финик пальмалары шәһәре үзәнлеген күрсәтте.  Аннары Йәһвә аңа әйтте: «Мин Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка: „Синең токымыңа* бирермен“,— диеп ант иткән җир менә шул.+ Мин сиңа аны үз күзләрең белән күрергә рөхсәт иттем, ләкин син анда кермәссең».+  Шуннан соң Йәһвәнең хезмәтчесе Муса, Йәһвә әйткәнчә, шунда Моаб җирендә үлде.+  Ул аны Моаб җиренең үзәнендә Бәйтпигу́р каршысында җирләде. Хәзерге көнгә кадәр беркем дә аның кабере кайда икәнен белми.+  Үлгәндә Мусага 120 яшь иде.+ Аның күзләре яхшы күрә иде, һәм ул һаман да көчле иде.  Исраи́л халкы Моаб даласында Муса өчен 30 көн кайгырып елады.+ Шунда Муса өчен елау һәм матәм көннәре тәмамланды.  Нун улы Йошуа́ зирәклек рухына ия иде, чөнки Муса аның өстенә кулын куйган иде,+ һәм исраиллеләр аны тыңлый башлады. Алар нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ 10  Ләкин Исраилдә Муса кебек пәйгамбәр бүтән беркайчан да булмады.+ Йәһвә аны йөзгә-йөз белде.+ 11  Муса аша Йәһвә Мисыр җирендә фиргавенгә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм аның бөтен җиренә каршы галәмәтләр һәм могҗизалар эшләде,+ 12  шулай ук бөтен Исраил күзе алдында куәтле кулын һәм курку-хөрмәт уятучы көчен күрсәтте.+

Искәрмәләр

Ягъни Бөек диңгезгә (Урта диңгезгә).
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал