Канун 9:1—29

9  Исраи́л, тыңла! Син бүген Үрдүнне кичеп,+ үзеңнән бөегрәк һәм көчлерәк халыкларны,+ бөек һәм күкләргә кадәр ныгытылган* шәһәрләрне+ басып алырга барасың.  Андагы халык — анаклылар уллары+ көчле һәм озын буйлы, алар турында син беләсең һәм: „Ана́к улларына кем каршы тора ала?“ — диелгәнне ишеттең.  Шуңа күрә бел: Аллаһың Йәһвә синең алда барыр.+ Ул — йотып алучы ут,+ һәм ул аларны юк итәр. Ул аларны күз алдыңда буйсындырыр, һәм син аларны, нәкъ Йәһвә вәгъдә иткәнчә, тиз куып чыгарып, юк итә алырсың.+  Аллаһың Йәһвә аларны синең алдыңнан куып чыгаргач, күңелеңнән: „Йәһвә мине тәкъвалыгым өчен бу җирне биләп алырга алып килде“,— дип әйтмә.+ Юк, Йәһвә бу халыкларны синең алдыңнан аларның явызлыгы аркасында куа.+  Син аларның җирен үзең тәкъва я йөрәгең намуслы булганга түгел, ә бу халыклар явыз булганга яулап алырга барасың. Аллаһың Йәһвә аларны синнән куа,+ чөнки Йәһвә ата-бабаларыңа — Ибраһим,+ Исхак+ һәм Ягъкубка+ ант иткән сүзен үти.  Шуңа күрә бел: Аллаһың Йәһвә бу яхшы җирне сиңа биләп алырга бирсә дә, сәбәбе синең тәкъва булуың түгел, син бит — үҗәт халык.+  Аллаһың Йәһвәне чүлдә ничек ярсытканыңны беркайчан да онытма, исеңдә тот.+ Мисыр җирен калдырган көннән алып бу җиргә килгәнчегә кадәр сез Йәһвәгә каршы гел баш күтәреп тордыгыз.+  Хәтта Хоре́б янында да сез Йәһвәнең ачуын чыгардыгыз, һәм Йәһвә шулкадәр ярсыды ки, ул сезне юк итәргә әзер иде.+  Таш такталар+ — Йәһвә сезнең белән төзегән килешү такталарын+ алырга дип тауга менгәч, мин тауда ашамый-эчми 40 көн һәм 40 төн булдым.+ 10  Шунда Йәһвә миңа үз кулы белән язган ике таш такта бирде. Ул такталарда Йәһвәнең сез җыелган көнне тауда ут эченнән сөйләгән бөтен сүзләре язылган иде.+ 11  Йәһвә 40 көн һәм 40 төн ахырында миңа ике таш такта — килешү такталарын бирде. 12  Йәһвә болай диде: „Тор, тизрәк аска төш, чөнки синең Мисырдан чыгарган халкың кабахәтлек кыла.+ Алар мин барырга кушкан юлдан тиз тайпылды. Алар үзләренә пот* ясады“.+ 13  Аннары Йәһвә миңа болай диде: „Мин күреп торам: бу халык үҗәт. + 14  Мине туктатам димә. Мин аларны юк итеп, аларның исемнәрен күкләр астыннан бетерермен, ә синнән алардан көчлерәк һәм зуррак халык булдырырмын“.+ 15  Шунда мин кулларыма ике килешү тактасын тоттым да,+ борылып, таудан төшеп киттем, ә тау ут эчендә иде.+ 16  Карасам, ни күрим, сез Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы гөнаһ кылгансыз! Сез үзегезгә бозау* ясагансыз. Йәһвә сезгә барырга кушкан юлдан тиз тайпылгансыз.+ 17  Мин ике кулым белән ике таш тактаны алдым да аларны сезнең күз алдыгызда бәреп ваттым.+ 18  Аннары яңадан Йәһвә алдына йөзтүбән капландым һәм аның алдында 40 көн һәм 40 төн яттым. Сез Йәһвә күзендә явыз булганны эшләп һәм аның күңелен рәнҗетеп,* гөнаһ кылуыгыз аркасында мин ашамадым да, эчмәдем дә.+ 19  Йәһвәнең сезгә каты ачуы чыкканга, минем котым алынды,+ чөнки ул сезне юк итәргә әзер иде. Әмма Йәһвә бу юлы да мине тыңлады.+ 20  Йәһвәнең Һарунга ачуы шулкадәр көчле булды ки, ул аны юк итәргә әзер иде,+ ләкин мин шул вакытта Һарун өчен дә ялвардым. 21  Шунда мин бозауны+ — сез ясап гөнаһка төшкән нәрсәне алдым да утта яндырдым. Мин аны ваттым һәм тузанга әйләнгәнче вакладым, мин бу тузанны таудан аккан су агымына ташладым.+ 22  Аннары сез шулай ук Табира́+ янында, Масса́һ+ янында һәм Кыйбру́т-һатава+ янында Йәһвәнең ачуын чыгардыгыз. 23  Йәһвә сезгә: „Барыгыз һәм мин сезгә бирәчәк бу җирне биләп алыгыз!“ — диеп, сезне Кады́ш-барниадан+ җибәргәч, сез Аллаһыгыз Йәһвәнең боерыгына кабат каршы чыктыгыз,+ аңа иман итмәдегез+ һәм аңа буйсынмадыгыз. 24  Мин сезне белгәннән бирле, сез Йәһвәгә каршы баш күтәрәсез. 25  Шулай итеп, мин Йәһвә алдына йөзтүбән капландым һәм аның алдында 40 көн һәм 40 төн яттым.+ Йәһвә сезне юк итәм дигәнгә, мин йөзтүбән капландым. 26  Мин Йәһвәдән болай дип үтенә башладым: „И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, үз халкыңны юкка чыгарма. Алар синең шәхси милкең* бит,+ син аны үз бөеклегең белән йолып алдың һәм көчле кулың белән Мисырдан чыгардың.+ 27  Хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны исеңә төшер.+ Бу халыкның кирелегенә, аларның явызлыгына һәм гөнаһына игътибар итмә.+ 28  Юкса син безне алып чыккан җирнең халкы: „Йәһвә аларны үзләренә вәгъдә иткән җиргә алып бара алмаган һәм аларны нәфрәт иткәнгә чүлдә үтерер өчен аларны моннан чыгарган“,— дип әйтер.+ 29  Алар бит — синең халкың һәм син бөек көчең һәм куәтле кулың белән алып чыккан+ шәхси милкең“.*+

Искәрмәләр

Ягъни биек диварлы.
Яки «металл пот».
Яки «металл бозау».
Яки «ачуын чыгарып».
Яки «синең мирасың».
Яки «синең мирасың».

Искәрмәләр

Медиаматериал