Көләсәйлеләргә 1:1—29
1 Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Пау́л һәм Тимути́+ кардәшебез
2 Мәсих белән бердәмлектә торучы Көләсәйдәге изге һәм тугры кардәшләргә яза.
Күктәге Атабыз Аллаһыдан юмарт игелек һәм иминлек сезгә.
3 Сезнең турында дога кылганда, Аллаһыга — Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Атасына — һәрвакыт рәхмәтләр укыйбыз,
4 чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә карата булган мәхәббәтегез турында ишеттек.
5 Андый иман белән мәхәббәтнең сәбәбе — күкләрдә сезнең өчен саклана торган өмет,+ һәм аның турында сез элек хакыйкатьне, ягъни яхшы хәбәрне, ишеткәч белдегез.
6 Ул хәбәр сезгә килеп иреште. Яхшы хәбәр сезнең арада да, бөтен дөньяда да җимеш китереп тарала,+ һәм бу сез Аллаһының чын юмарт игелеге турында ишетеп төгәл белгәннән бирле шулай дәвам ителә.
7 Сез бу игелек турында яраткан хезмәттәшебез Ипафрастан+ белдегез. Ул Мәсихнең тугры хезмәтчесе һәм безнең урынга хезмәт итә.
8 Ул шулай ук безгә рухтан килгән мәхәббәтегез турында хәбәр итте.
9 Менә ни өчен без моның турында ишеткән көннән бирле бертуктаусыз дога кылып,+ сез бар зирәклеккә һәм рух биргән төшенүчәнлеккә ия+ булып Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем+ белән сугарылсын дип сорыйбыз.
10 Шулай итеп сез, һәр игелекле эштә җимеш китереп һәм Аллаһы турындагы төгәл белемдә+ үсеп һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә* лаеклы булып яшәрсез.
11 Сез сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен, аның шөһрәтле кодрәте сезгә кирәкле көч-куәт бирсен.+
12 Яктылыкта торучы изгеләргә бирелгән мирастан+ өлеш алыр өчен сезне яраклы иткән күктәге Атага сез рәхмәт укысын дип дога кылам.
13 Ул безне караңгылык хакимлегеннән коткарып,+ үзенең яраткан Улының патшалыгына күчерде,
14 һәм аның Улы, йолым түләп, безне азат итте, һәм бу гөнаһларыбыз кичерелде дигәнне аңлата.+
15 Ул — күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы,+ яратылганнарның беренчесе,*+
16 чөнки күктәге һәм җирдәге, күзгә күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе — тәхетләр дә, хакимлекләр дә, хөкүмәтләр дә, хакимиятләр дә — аның аркылы яратылган.+ Барысы аның аша+ һәм аның өчен яратылган булган.
17 Ул барысыннан алдарак булган,+ һәм барысы аның аркылы булдырылган,
18 ул — тәннең, ягъни җыелышның, башы.+ Ул — башлангыч. Ул — үледән терелгәннәрнең беренчесе.+ Шулай итеп ул бар нәрсәдә беренче,
19 чөнки Аллаһы бөтен тулылыкның Мәсихтә булуын+
20 һәм аның аша калганнарын — җирдәгесен дә, күктәгесен дә — үзе белән татулаштыруны хуп күрде.+ Бу татулашу җәфалану баганасында* түгелгән аның каны аркылы+ мөмкин булды.
21 Әйе, кайчандыр сез Аллаһыдан читләшкән идегез һәм явыз эшләр турындагы уйларыгыз аркасында аның дошманнары идегез,
22 ә хәзер ул сезне үзен үлемгә тапшырган затның тәне аркылы үзе белән татулаштырды. Ул моны сез аның алдында изге, кимчелексез һәм тел тидермәслек булсын өчен эшләде.+
23 Әлбәттә, сез шундый булачаксыз да, әмма моның өчен сезгә нык нигезгә салынган иманны тотып яшәргә,+ какшамас булырга+ һәм үзегез ишеткән һәм күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән яхшы хәбәр бирә торган өметтән читләшмәскә кирәк.+ Мин, Паул, шул яхшы хәбәрнең хезмәтчесе булып киттем дә.+
24 Мин хәзер сезнең хакка газаплансам да, сөенәм.+ Минем Мәсих тәненең әгъзасы буларак газап чигүләрем әле дә дәвам итәргә тиеш, һәм бу газапларым Мәсих тәне,+ ягъни җыелыш хакына.+
25 Аллаһы миңа йөкләгән җаваплылык* буенча, мин ул җыелышның хезмәтчесе булдым.+ Бу җаваплылык миңа сезнең файдагызга, Аллаһы сүзен вәгазьләү эше тулысынча башкарылсын өчен тапшырылды.
26 Бу сүз — элеккеге дөнья төзелешләреннән* һәм буыннардан яшерелеп+ тоткан изге сер.+ Ә хәзер ул аның изгеләренә ачылды.+
27 Аллаһы моны хуп күрде һәм шул изге сернең шөһрәтле байлыгын башка халыкларга ачты.+ Бу сер — сезнең белән бердәмлектә торучы Мәсих, аның данын уртаклашырга өметегез.+
28 Без һәр кешене үгетләп һәм һәркемне бар зирәклек белән өйрәтеп, Мәсих турында игълан итәбез. Моны без һәркем Аллаһы каршында Мәсихнең җитлеккән шәкерте булсын өчен эшлибез.+
29 Моның өчен мин аның үземдә эш итүче кодрәтенә таянып һәм бар көчемне куеп тырышып эшлим дә.+