Левилеләр 1:1—17

1  Йәһвә Мусаны чакырып, аңа очрашу чатырыннан+ болай диде:  «Исраиллеләргә әйт: „Кемнең дә булса Йәһвәгә корбан итеп йорт хайваны китерәсе килсә, ул корбан эре яки вак терлек булсын.+  Әгәр кеше эре терлектән яндыру корбаны китерә икән, кимчелеге булмаган үгез алып килсен.+ Ул аны очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына үз теләге белән китерсен.+  Аннары ул кулын яндыру корбаны итеп китереләсе хайванның башына куйсын, һәм ул йолып алынсын өчен, аның корбаны кабул ителер.  Шуннан соң Йәһвә алдында яшь үгезне чалсыннар, ә Һарун уллары — руханилар+ — канны алып, очрашу чатырының керү урыны янындагы мәзбәхнең* бөтен якларына бөркесен.+  Аны, тиресен тунап, кисәкләргә бүлсеннәр.+  Һарун уллары — руханилар — мәзбәхкә ут салып,+ ут өстенә утын өйсеннәр.  Алар корбанның кисәкләрен,+ башын һәм маен* мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын.  Аның эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын яндыру корбаны итеп мәзбәхтә төтәтсен, Йәһвә өчен хуш* исле корбан итеп яндырсын.+ 10  Ә инде ул вак терлектән яндыру корбаны+ — яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе китерсә, кимчелеге булмаган тәкә алып килсен.+ 11  Корбанны Йәһвә алдында мәзбәхнең төньяк ягында чалсыннар, һәм Һарун уллары — руханилар — аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен.+ 12  Корбанны кисәкләргә бүлсеннәр, һәм рухани аларны башы һәм мае* белән бергә мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын. 13  Эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын китереп, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк. 14  Ләкин ул Йәһвә өчен яндыру корбаны итеп кош китерсә, бу урман күгәрчене я күгәрчен баласы булсын.+ 15  Рухани аны мәзбәх янына китерсен дә, муенын өзеп, мәзбәхтә төтәтсен, ә канын мәзбәхнең кырые буйлап агызсын. 16  Ул аның бүксәсен аерып һәм каурыйларын йолкып, мәзбәхнең көнчыгыш ягындагы көл* салына торган урынга ташласын.+ 17  Аннары, кошны икегә аермыйча, канатлары тирәсеннән ертсын. Рухани аны мәзбәхтә янган утын өстендә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк.

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «бөерләрдәге маен».
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Яки «бөерләрдәге мае».
Яки «майлы көл», ягъни корбаннарның мае сеңгән көл.

Искәрмәләр

Медиаматериал