Левилеләр 11:1—47

11  Аннары Йәһвә Мусага һәм Һарунга болай диде:  «Исраиллеләргә шуны әйтегез: „Җир йөзендәге мондый тереклекне ашарга ярый:+  тоягы икегә аерылган һәм тоякларында ярык булган күшәүче һәркайсы хайванны ашый аласыз.  Ләкин сез күшәүче яки тоягы икегә аерылган мондый хайваннарны ашарга тиеш түгел: дөяне, ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.+  Шулай ук кыя даманын,+ чөнки ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.  Куянны да, чөнки ул күшәүче, ләкин тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.  Шулай ук дуңгызны+ да, чөнки аның тоягы икегә аерылган һәм тоягында ярык булса да, ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес.  Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз. Алар сезнең өчен нәҗес.+  Суда яшәүче тереклектән мондыйларын ашарга ярый: суларда яшәүче — диңгезләрме ул я елгалармы — канатлары һәм тәңкәләре булган һәрнәрсәне сез ашый аласыз.+ 10  Әмма суларда мыж килгән бар тереклек һәм һәр тере җан арасыннан диңгезләрдә һәм елгаларда яшәүчеләрнең канаты һәм тәңкәсе булмаганнары — сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 11  Әйе, алар сезнең өчен җирәнгеч. Аларның итен ашамагыз+ һәм үләксәләреннән җирәнегез. 12  Суларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез бар хайваннар сезнең өчен җирәнгеч. 13  Сезнең өчен җирәнгеч булган, ашарга ярамаган һәм сезгә җирәнергә кирәк булган очучы тереклек менә шундый: бөркет,+ балыкчы карчыга, кара гриф,+ 14  кызыл тилгән һәм кара тилгәннең һәр төре, 15  козгынның һәр төре, 16  тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 17  кечкенә ябалак, баклан, колаклы ябалак, 18  аккош, баба кошы, гриф, 19  ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 20  Җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән һәр канатлы тереклек* — сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 21  Сез җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән канатлы тереклекнең сикерер өчен буынтыклы аяклары булганнарын гына ашый аласыз. 22  Менә алар: күчмә саранчаның төрле төрләре, ашарга яраклы башка саранчалар,+ өй чикерткәсе һәм башка чикерткәләр. 23  Дүрт аягы, канаты булган, җирдә мыж килгән барлык башка тереклек сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 24  Боларны ашап нәҗесләнерсез. Үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 25  Үләксәләренә кагылган һәркем үз киемнәрен юарга тиеш.+ Ул кичкә кадәр нәҗес булыр. 26  Тоягы икегә аерылган, ләкин ярыгы булмаган һәм күшәмәгән һәр хайван сезнең өчен нәҗес. Аларга кагылган һәркем нәҗес булыр.+ 27  Дүрт аякта йөрүче тереклек арасында тоягы булмаган һәр хайван сезнең өчен нәҗес. Үләксәләренә кагылган һәркем нәҗес булыр. 28  Үләксәләренә кагылган кеше үз киемнәрен юарга тиеш,+ һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+ Алар сезнең өчен нәҗес. 29  Җирдә мыж килгән тереклек арасыннан сезнең өчен нәҗес булганнары менә болар: сукыр тычкан, тычкан,+ кәлтәнең һәр төре, 30  геккон, зур кәлтә, тритон, ком кәлтәсе һәм хамелеон. 31  Җирдә мыж килгән бу тереклек сезнең өчен нәҗес.+ Үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 32  Аларның үләксәсе төшкән һәр нәрсә — берәр агач савыт-сабамы, киемме, тиреме, тупас тукыма кисәгеме ул — нәҗес булыр. Сез кулланган һәрбер кирәк-ярак суда юылырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр, аннары чиста булыр. 33  Әгәр алар балчык савытка төшсә, аны ватыгыз, ә анда булган һәр нәрсә нәҗес булыр.+ 34  Андый савыттан су берәр ризыкка эләксә, ул нәҗес булыр, һәм андый савыттагы һәр эчемлек нәҗес булыр. 35  Аларның үләксәсе төшкән һәр нәрсә нәҗес булыр. Мичме ул я кечкенә мичме — аны кисәкләргә ватып ташлагыз. Ул нәҗес һәм сезнең өчен нәҗес булып калыр. 36  Чишмә һәм су саклар өчен чокыр гына чиста булып калыр, ә аларның үләксәсен алып ташлаган һәркем нәҗес булыр. 37  Әгәр үләксәләре чәчелергә тиеш берәр үсемлек орлыгына төшсә, ул чиста була. 38  Ләкин үләксәнең берәр өлеше су салынган орлыкка төшсә, бу орлык сезнең өчен нәҗес булыр. 39  Әгәр сугымга дигән берәр хайван үлсә, үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 40  Аның итен ашаган кеше киемнәрен юарга тиеш һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.+ Үләксәне чыгарып ташлаган кеше үз киемен юарга тиеш һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 41  Җирдә мыж килгән нәҗес тереклек — җирәнгеч нәрсә.+ Аны ашарга ярамый. 42  Корсагында шуышып йөрүче бернинди тереклекне, дүрт аякта йөрүче бернинди тереклекне һәм җирдә мыж килгән күп аяклы бернинди бөҗәкне ашамагыз, чөнки алар җирәнгеч.+ 43  Җирдә мыж килгән бернинди тереклек белән үзегезне* нәҗесләмәгез, һәм алар аркасында пычранып, шакшы булып китмәгез.+ 44  Чөнки мин Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз.+ Сез үзегезне изгеләндерергә һәм изге булырга тиеш,+ чөнки мин изге.+ Җирдә мыж килгән бернинди тереклек аркасында үзегезне* нәҗесләмәгез. 45  Чөнки мин — Йәһвә, сезгә Аллаһы булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыктым.+ Сез изге булырга тиеш,+ чөнки мин изге.+ 46  Бу — хайваннар, очучы тереклек, суларда йөзүче һәр тере җан һәм җирдә мыж килгән һәр тере җан турында канун. 47  Ул нәҗесне нәҗес булмаганнан һәм ашарга яраклы тереклекне ашарга ярамаганыннан аеру өчен бирелде“».+

Искәрмәләр

Яки «Дүрт аякта йөргән һәр бөҗәк».
Яки «җаннарыгызны».
Яки «җаннарыгызны».

Искәрмәләр

Медиаматериал