Левилеләр 13:1—59

13  Йәһвә сүзен дәвам итеп Муса белән Һарунга болай диде: 2  «Әгәр берәр кешенең тән тиресендә шеш, кутыр я тимгел барлыкка килеп, моның махау*+ чиренә әйләнү ихтималы булса, ул кешене Һарун руханига я рухани булып хезмәт иткән аның улларының берсенә китерергә кирәк.+ 3  Рухани аның тәнендәге җәрәхәтне тикшерсен. Әгәр андагы йон агарган булса һәм җәрәхәт тирәнгә киткән кебек күренсә, бу — махау авыруы. Рухани җәрәхәтне тикшереп, кешене нәҗес дип игълан итсен. 4  Әмма тәнендәге тимгел ак булып, карап торуга тире эченә тирәнгә китмәгән булса һәм андагы йон агармаган булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 5  Җиденче көнне рухани аны янә тикшерсен. Әгәр җәрәхәт үзгәрмәгән кебек тоелса һәм тәненә таралмаган булса, рухани аны башкалардан тагын җиде көнгә аерып куйсын. 6  Рухани аны җиденче көнне тагын тикшерсен. Әгәр җәрәхәт төсен югалткан һәм тәненә таралмаган икән, рухани аны чиста дип игълан итсен.+ Бу кутыр гына булган. Кеше киемнәрен юсын һәм чиста булыр. 7  Әмма ул руханига күренеп, чиста дип игълан ителгәннән соң, кутыр* тәненә таралса, ул кабат руханига барып күренсен. 8  Рухани кутырны тикшерер һәм ул тәненә таралган булса, рухани кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау.+ 9  Әгәр кеше махау белән авырып китсә, аны руханига китерсеннәр. 10  Рухани аны тикшерсен.+ Әгәр аның тәнендә ак шеш булса, андагы йон агарган һәм шештә ачык яра+ булса, 11  бу — аның тәнендәге күптәнге махау чире. Рухани аны нәҗес дип игълан итсен. Ул аны, күзәтер өчен, аерып куймасын,+ чөнки ул нәҗес. 12  Ә махау авыруы бөтен тәненә чыгып, кешене, рухани күрә алган кадәр, баштан алып аягына кадәр капласа, 13  һәм рухани, аны тикшереп, махау аның бар тәнен каплаганын күрсә, ул авыру кешене чиста* дип игълан итсен. Аның бар тәне агарган, ул кеше чиста. 14  Әмма тәнендә ачык яра барлыкка килсә, ул нәҗес булыр. 15  Рухани, ачык яраны күргәч, кешене нәҗес дип игълан итсен.+ Ачык яра нәҗес. Бу — махау.+ 16  Ләкин ачык яра янә агарса, ул руханига килсен. 17  Рухани аны тикшерсен,+ һәм яра агарган булса, рухани бу авыру кешене чиста дип игълан итсен. Ул чиста. 18  Әгәр кеше тәненә чуан чыгып төзәлсә, 19  һәм аның урынында ак шеш я кызгылт-ак тимгел хасил булса, ул руханига күренсен. 20  Рухани тимгелне тикшерсен.+ Әгәр ул тирәнгә киткән кебек күренсә һәм андагы йон агарган булса, рухани кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — чуан урынына чыккан махау авыруы. 21  Ләкин рухани тимгелне тикшерсә һәм анда ак йон булмаса, тимгел тире эченә тирәнгә китмәгән һәм төсен югалткан булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 22  Тимгел тәнгә таралса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — авыру. 23  Ләкин тимгел үз урынында калып таралмаса, бу чуан аркасында килеп чыккан ялкынсыну гына. Рухани бу кешене чиста дип игълан итсен.+ 24  Әгәр кемдер берәр җирен утта пешерсә һәм шундагы ачык ярага кызгылт-ак я ак тимгел чыкса, 25  рухани ул тимгелне тикшерсен. Андагы йон агарган булса һәм ул тирәнгә киткән кебек күренсә, бу — пешкән урында килеп чыккан махау. Рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау авыруы. 26  Әмма рухани тимгелне тикшерсә һәм анда ак йон булмаса, тимгел тире эченә тирәнгә китмәгән һәм төсен югалткан булса, рухани ул кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 27  Рухани аны җиденче көнне тагын тикшерсен, һәм тимгел тәненә таралган икән, рухани аны нәҗес дип игълан итсен. Бу — махау авыруы. 28  Әмма тимгел үз урынында калып, тәненә таралмаган һәм төсен югалткан икән, бу — пешкән урынның шешүе генә. Рухани аны чиста дип игълан итсен, чөнки бу — пешкән урынның ялкынсынуы. 29  Әгәр берәр ир-атның я хатын-кызның башында я иягендә җәрәхәт барлыкка килсә, 30  рухани моны тикшерсен.+ Ул тирәнгә киткән кебек күренсә һәм андагы чәч я йон сары һәм нечкә булса, рухани андый кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу — баш тиресендә я сакалдагы йогышлы авыру. Бу — баштагы я ияктәге махау. 31  Әмма ул тире эченә тирәнгә китмәгән булса һәм анда кара чәч я йон булмаса, рухани авыру кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын.+ 32  Җиденче көнне рухани зарарланган урынны тикшерсен. Тире авыруы таралмаган икән һәм анда сары чәч я йон үсмәгән һәм карап торуга ул тирәнгә китмәгән икән, 33  ул кеше чәчен алсын я кырынсын, ләкин зарарланган урынга тимәсен. Аннары рухани авыру кешене башкалардан җиде көнгә аерып куйсын. 34  Җиденче көнне рухани зарарланган урынны янә тикшерсен. Әгәр баш тиресендә я сакалдагы тире авыруы тәнгә таралмаган икән һәм тирәнгә китмәгән икән, рухани кешене чиста дип игълан итәргә тиеш. Ул кеше үз киемнәрен юсын һәм чиста булыр. 35  Әмма ул чиста дип игълан ителгәннән соң тире авыруы тәнгә таралса, 36  рухани кешене тикшерсен. Ул тәненә таралган икән, руханига сары чәч я йон эзлисе юк, ул кеше нәҗес. 37  Әмма, тикшергәч, зарарланган урынның таралмаганы һәм анда кара чәч я йон үскәне ачыкланса, чир беткән. Ул кеше чиста, һәм рухани аны чиста дип игълан итсен.+ 38  Әгәр берәр ир-атның я хатын-кызның тән тиресендә ак тимгелләр чыкса, 39  рухани аларны тикшерсен.+ Тимгелләр тонык ак булса, бу — тәнгә чыккан зыянсыз тимгелләр. Ул кеше чиста. 40  Әгәр берәр ир-ат, чәче коелып, пеләш калса, ул чиста. 41  Әгәр аның маңгай өстендәге чәче коелып, шул җире пеләш калса, ул чиста. 42  Әмма аның баш түбәсендәге я маңгай өстендәге пеләшендә кызгылт-ак яра барлыкка килсә, бу — пеләшкә чыккан махау. 43  Рухани бу кешене тикшерсен, һәм аның баш очындагы я маңгай өстендәге пеләшендә булган ярадагы шеш кызгылт-ак булса һәм ул тәндәге махауга охшаса, 44  ул кеше махаулы. Ул нәҗес, һәм рухани аны башындагы авыруы аркасында нәҗес дип игълан итсен. 45  Махау авыруы булган кешенең киемнәре ертылган, башы тузгыган булсын, һәм ул мыегын каплап: „Нәҗес, нәҗес!“ — дип кычкырсын. 46  Авырган бар көннәрендә ул нәҗес булыр. Нәҗес булганга, ул башкалардан аерым яшәсен. Аның яшәү урыны тукталу урыныннан читтә булсын.+ 47  Әгәр махау йон я җитен киемгә, 48  җитен яки йон тукыманың буй я аркау җебенә яки күнгә я күн әйбергә йокса 49  һәм махау аркасында киемгә, күнгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күн әйбергә саргылт-яшел я кызгылт тап чыкса, бу — махау билгесе, һәм аны руханига күрсәтергә кирәк. 50  Рухани тапны тикшерсен һәм тап чыккан әйберне җиде көнгә аерып куйсын.+ 51  Ул җиденче көнне тапны тикшерсен. Тап киемгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күнгә (бу күн ничек кенә кулланылмасын) таралган икән, бу — йогышлы махау, һәм ул нәҗес.+ 52  Махау чыккан киемне, йон я җитен тукыманы я күн әйберне яндырырга кирәк, чөнки бу — йогышлы махау. Ул утта яндырылсын. 53  Әмма рухани тапны тикшерсә һәм тап киемгә, тукыманың буй я аркау җебенә я күн әйбергә таралмаган икән, 54  рухани тап чыккан әйберне юарга кушсын һәм аны янә җиде көнгә аерып куйсын. 55  Рухани тап төшкән бу әйберне, яхшылап юылганнан соң, тикшерсен. Әгәр карап торуга тап үзгәрмәгән булса, хәтта ул таралмаса да, ул нәҗес. Аны яндыр, чөнки ул эчке я тышкы яктан ашалган. 56  Әмма рухани тапны тикшергәч, ул яхшылап юылганнан соң төсен югалткан булса, аны киемнән, күннән я тукымадан ертып алырга кирәк. 57  Ләкин тап киемнең башка җиренә, я тукыманың буй я аркау җебенә, я күн әйбергә кабат чыкса, ул тарала бара, һәм тап чыккан әйберне утта яндырырга кирәк.+ 58  Ләкин тап юылган киемнән, тукымадан я күн әйбердән юкка чыкса, ул нәрсә икенче мәртәбә юылсын һәм чиста булыр. 59  Махау чыккан йон я җитен киемне, тукыманың буй я аркау җебен, күн әйберне чиста я нәҗес дип игълан итәр өчен канун — менә шул».

Искәрмәләр

«Махау» дип тәрҗемә ителгән евр. сүзе киң мәгънәле һәм үз эченә төрле йогышлы тире авыруларын алырга мөмкин. Ул киемдәге я йорттагы берәр йогыш чыганагын да аңлатырга мөмкин.
Яки «җәрәхәт».
Яки «кешенең йогышлы авыруы юк».

Искәрмәләр

Медиаматериал