Левилеләр 15:1—33

15  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Муса белән Һарунга болай диде:  «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйтегез: „Әгәр берәр ир-атның җенси әгъзасыннан эрен бүленеп чыкса, бу аны нәҗес итә.+  Ул эренле бүлендектән нәҗесләнә, эрен җенси әгъзасыннан чыгып торамы я анда җыелып торамы — ул нәҗес.  Эрене бүленеп чыккан кеше яткан һәр ятак нәҗес булыр, һәм ул утырган һәр нәрсә нәҗес булыр.  Аның ятагына кагылган кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, һәм ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+  Эренле бүлендеге булган кеше утырган әйбергә утыручы һәркем үз киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.  Бүлендеге булган кешегә кагылган һәркем үз киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.  Әгәр бүлендеге булган кеше берәр чиста кешегә төкерсә, ул кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул кичкә кадәр нәҗес булыр.  Бүлендеге булган кеше утырып барган һәр ияр нәҗес булыр. 10  Ул утырган нәрсәгә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. Андый әйберне күтәреп барган кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 11  Бүлендеге булган+ кеше юылмаган куллары белән берәүгә кагылса, ул кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 12  Бүлендеге булган кеше кагылган балчык савытны ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.+ 13  Кеше, эрене бүленеп чыгудан туктап, чиста булып китсә, җиде көн чистарынсын. Аннан соң ул чишмә суында үз киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул чиста булыр.+ 14  Сигезенче көнне ул ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алсын+ һәм, очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына килеп, аларны руханига бирсен. 15  Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп китерсен һәм ул кешене Йәһвә алдында авыруыннан йолып алсын. 16  Әгәр берәр ир-атның орлыгы бүленеп чыкса, ул бөтен тәнен юсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 17  Ул орлыгы эләккән һәр киемне һәм күн әйберне юсын, һәм алар кичкә кадәр нәҗес булыр. 18  Әгәр берәр ир-ат хатын-кыз белән ятса һәм аның орлыгы бүленеп чыкса, алар юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булырлар.+ 19  Әгәр берәр хатын-кызның кан килү вакыты икән, ул күрем күрүе аркасында җиде көн нәҗес булыр.+ Аңа кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 20  Ул күрем күрүе вакытында яткан һәрнәрсә һәм утырган бар нәрсә нәҗес булыр.+ 21  Аның ятагына кагылган һәркем киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 22  Ул утырган нәрсәгә кагылган кеше киемнәрен юсын һәм юынсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. 23  Ул утырган ятакка я башка берәр нәрсәгә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 24  Әгәр ир-ат аның белән ятып аның күрем күрүе аркасында нәҗес булып китсә,+ ул ир-ат җиде көн нәҗес булыр һәм яткан һәр ятагы да нәҗес булыр. 25  Берәр хатын-кызның кан килүе күп көннәр дәвам итсә+ һәм бу гадәттәге күрем күрү+ вакыты булмаса я кан килүе гадәттәге күрем вакытыннан озаграк булса, ул, күрем күрү аркасында нәҗес булган кебек, каны килгән бар көннәрдә нәҗес булыр. 26  Каны килгән көннәрдә ул утырган һәр ятак һәм башка берәр нәрсә күрем күрү аркасында нәҗес+ булган кебек нәҗес булыр. 27  Боларга кагылган һәркем нәҗес булачак. Ул киемнәрен юсын һәм юынсын. Ул кичкә кадәр нәҗес булыр.+ 28  Хатын-кыз, кан килүеннән чистарынгач, җиде көн көтсен һәм шуннан соң чиста булыр.+ 29  Сигезенче көнне ул ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алсын+ һәм очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына килеп, аларны руханига бирсен.+ 30  Рухани аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп китерсен һәм шул хатын-кызны Йәһвә алдында кан килү нәҗесеннән йолып алсын.+ 31  Шулай итеп исраиллеләрне нәҗеслектән саклагыз, алар үзләре арасында торган изге чатырымны пычратып, үз нәҗеслекләрендә үлмәсеннәр.+ 32  Эренле бүлендеге булган ир-ат, орлыгы бүленеп чыгу аркасында нәҗес ир-ат турындагы,+ 33  күрем күрү аркасында нәҗес хатын-кыз,+ тәненнән бүлендек килгән һәр ир-ат һәм хатын-кыз+ һәм нәҗес хатын-кыз белән яткан ир-ат турындагы канун — менә шул“».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал