Левилеләр 18:1—30

18  Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйт: „Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.+  Үзегезне сез яшәгән Мисыр җирендәге кешеләр кебек тотмагыз һәм мин сезне алып барган Кәнга́н җирендәге кешеләр эшләгәнне эшләмәгез.+ Аларның кагыйдәләре буенча яшәмәгез.  Минем хөкемнәремне үтәгез һәм кагыйдәләремне тотып, алар буенча яшәгез.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.  Кагыйдәләремне һәм хөкемнәремне тотыгыз. Шулай эшләгән һәркем алар ярдәмендә яшәячәк.+ Мин — Йәһвә.  Сезнең арадан беркем дә якынлык кылу өчен якын туганнарына якынлашмасын.+ Мин — Йәһвә.  Атаң белән якынлык кылма һәм анаң белән якынлык кылма. Ул синең анаң, һәм син аның белән якынлык кылырга тиеш түгел.  Атаңның хатыны белән якынлык кылма.+ Атаңны хурлыкка төшерү ул.  Бертуган кыз кардәшең белән, атаң кызы я анаң кызы белән — шул ук йортта туганмы ул я юкмы — якынлык кылма.+ 10  Улыңның я кызыңның кызы белән якынлык кылма, чөнки бу — синең үзеңнең шәрәлегең. 11  Атаң хатынының кызы белән — атаңның баласы белән якынлык кылма, чөнки ул синең кыз туганың. 12  Атаңның бертуган кыз кардәше белән якынлык кылма. Ул атаңның кан кардәше.+ 13  Анаңның бертуган кыз кардәше белән якынлык кылма, чөнки ул анаңның кан кардәше. 14  Атаңның бертуган ир кардәшен, аның хатыны белән якынлык кылып, хурлыкка төшермә. Ул синең апаң.+ 15  Үз киленең белән якынлык кылма.+ Ул синең улыңның хатыны, син аның белән якынлык кылырга тиеш түгел. 16  Абыең я энең хатыны белән якынлык кылма,+ чөнки бертуганыңны хурлыкка төшерү ул. 17  Берәр хатынга өйләнсәң, аның кызы белән якынлык кылма.+ Аның улының я кызының кызын якынлык кылу өчен хатынлыкка алма. Алар аның якын туганнары. Бу — оятсыз эш.* 18  Хатының исән чакта аның апасын я сеңелесен көндәш хатын+ итеп алма һәм аның белән якынлык кылма. 19  Хатын-кызга күрем күрү нәҗеслеге вакытында якынлык кылырга дип якынлашма.+ 20  Якыныңның* хатыны белән якынлык кылма, бу сине нәҗес итәр.+ 21  Үз токымыңнан беркемне дә Молыхка корбан итәргә* рөхсәт итмә.+ Алай эшләп, Аллаһыңның исемен хурлама.+ Мин — Йәһвә. 22  Ир-ат белән хатын-кыз белән яткандай ятма.+ Бу — җирәнгеч нәрсә. 23  Ир-ат хайван белән якынлык кылмасын. Бу аны нәҗес итәр. Хатын-кыз да, хайван янына килеп, аның белән якынлык кылмасын.+ Бу — табигатькә каршы. 24  Шушы эшләрнең берсе белән дә үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки мин алдыгыздан куып чыгарачак халыклар үзләрен боларның барысы белән нәҗес иттеләр.+ 25  Шуңа күрә аларның җире нәҗес, мин анда яшәүчеләрне җинаятьләре өчен җәзага тартырмын. Алар үз җирләреннән куып чыгарылыр.+ 26  Әмма сез минем кагыйдәләремне һәм хөкемнәремне тотыгыз.+ Исраилле дә, арагызда яшәүче чит ил кешесе дә бу җирәнгеч нәрсәләрнең берсен дә эшләмәсен.+ 27  Сезгә кадәр шул җирдә яшәгән кешеләр барлык шушы җирәнгеч нәрсәләрне эшләде,+ һәм җир хәзер нәҗес. 28  Әйткәннәремне үтәп, сез җирне нәҗесләмәссез һәм җирегездән үзегезгә кадәр яшәүче халыклар сыман куып чыгарылмассыз. 29  Бу җирәнгеч нәрсәләрне кылган кеше, боларны эшләгән бар кеше* үз халкы арасыннан юк ителсен. 30  Минем алдымда бурычыгызны үтәгез: үзегезне нәҗесләмәс өчен, сезгә кадәр булган җирәнгеч йолаларның берсен дә тотмагыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».

Искәрмәләр

Яки «җенси теләккә бирелү».
Яки «Иптәшеңнең; Күршеңнең».
Яки «багышларга».
Яки «җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал