Левилеләр 24:1—23

24  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте:  «Шәмдәл гел янып торсын өчен, исраиллеләргә чиста зәйтүн мае китерергә куш.+  Һарун очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгын каплап торган чаршау алдында яктырткычның кичтән иртәнгә кадәр Йәһвә каршында гел янып торуын оештырсын. Бу — сезнең өчен һәм токымнарыгыз өчен озакка бирелгән кагыйдә.  Ул һәрвакыт Йәһвә алдында саф алтыннан ясалган шәмдәлнең+ яктырткычларын әзерләсен.  Иң яхшы онны ал да боҗрасыман 12 икмәк пешер. Аларның һәрберсен ефаның уннан ике өлеше күләмендә* оннан яса.  Аларны Йәһвә алдына саф алтыннан ясалган өстәлгә+ ике өем итеп куй. Һәр өемдә алтышар икмәк булсын.+  Һәрбер өемгә саф ла́дан сал, һәм ул бөтен бүләкне күрсәтүче,* Йәһвә өчен утта яндырыла торган+ икмәк булыр.  Икмәкне һәр Шимбә көнне Йәһвә алдына куйсыннар.+ Бу — исраиллеләр белән минем арада гасырларга төзелгән килешү.  Бу икмәк Һарунныкы һәм аның улларыныкы булып китәр,+ һәм алар аны изге урында ашар,+ чөнки бу — Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарыннан рухани өчен аеруча изге нәрсә. Бу — гасырларга бирелгән күрсәтмә». 10  Исраиллеләр арасында бер исраилле хатынның мисырлыдан туган улы бар иде.+ Бервакыт тукталу урынында ул һәм исраилле бер ир-ат сугыша башлады. 11  Шунда исраилле хатынның улы Аллаһы исемен хурлап каһәрләргә* тотынды.+ Шуңа күрә аны Муса янына китерделәр.+ Аның әнисе Дан кабиләсеннән Дибри́ кызы Шеламитә́ иде. 12  Йәһвәнең карары билгеле булганчы, аны сак астына алдылар.+ 13  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 14  «Аллаһы исемен каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә алып чыгыгыз, һәм аны ишеткән бар кеше аның башына кулларын куярга тиеш, аннан соң бар җәмгыять аны ташлар атып үтерергә тиеш.+ 15  Исраиллеләргә болай дип әйт: „Берәр кеше үз Аллаһысын каһәрләсә, үз гөнаһы өчен җавап бирер. 16  Йәһвә исемен хурлаучы, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Бөтен җәмгыять аны ташлар атып үтерсен. Килмешәк тә, исраилле дә Аллаһы исемен хурлаганы өчен үтерелсен. 17  Берәрсе башка бер кешене* үтерсә, аны, һичшиксез, үтерергә кирәк.+ 18  Берәүнең йорт хайванын* үтергән кеше китергән зыянны капласын. Хайван өчен хайван* бирсен. 19  Әгәр берәр кеше үз якынын җәрәхәтләсә, ул нинди зыян китергән булса, үзенә дә шундый зыян китерелсен.+ 20  Сынган урын өчен сынган урын, күз өчен күз, теш өчен теш; ул китергән зыян үзенә дә китерелсен.+ 21  Берәр хайванны үтергән кеше китергән зыянны капласын,+ ә берәр кешене үтергән кеше үтерелсен.+ 22  Килмешәккә дә, исраиллегә дә бер үк хөкем чыгарылсын,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“». 23  Муса моны исраиллеләргә сөйләп бирде, һәм алар Аллаһыны каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә чыгарып, ташлар атып үтерде.+ Шулай итеп исраиллеләр нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.

Искәрмәләр

Ефаның уннан ике өлеше — 4,4 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «ул аннан истәлекле өлеш».
Яки «исеменә бәла чакырырга».
Яки «берәр кеше җанын».
Яки «Берәр хайван җанын».
Яки «Җан өчен җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал