Левилеләр 5:1—19
5 Әгәр берәү* башка кешенең ниндидер гөнаһ кылганын күрсә я ишетеп белсә,+ ул шаһит була. Әмма бу турыда шаһитлек бирергә чакыру* ишетеп тә сөйләмәсә, ул гөнаһ кыла. Моның өчен ул җавапка тартылсын.
2 Әгәр берәрсе,* хәтта үзе дә белмичә, нәҗес булган берәр нәрсәгә, мәсәлән, нәҗес җанварның, нәҗес йорт хайванының я җирдә мыж килгән нәҗес тереклекнең үләксәсенә кагылса,+ ул нәҗес һәм гаепле була.
3 Я берәү үзе дә сизмәстән кеше шакшысына+ — үзен нәҗесли торган берәр нәрсәгә кагылса, ә соңрак моның турында белсә, ул гаепле булып китә.
4 Әгәр кем дә булса* ашыгып берәр нәрсә эшләргә ант итсә — яхшымы ул эш, яманмы, аермасы юк — һәм моны уйламыйча эшләгән булса, ә аннары ашыгып ант иткәнен аңласа, ул гаепле була.*+
5 Әгәр кеше шул гөнаһларның берсендә гаепле булса, ул гөнаһы турында сөйләп бирергә тиеш.+
6 Ул шулай ук кылган гөнаһы өчен Йәһвәгә гаеп йолу корбаны,+ ягъни гөнаһ йолу корбаны итеп ана җенестәге вак терлек: я сарык бәрәнен, я кәҗә бәрәнен китерсен. Һәм рухани шул кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын.
7 Ләкин сарыкны корбан итү аның кулыннан килмәсә, ул Йәһвәгә кылган гөнаһы өчен гаеп йолу корбаны итеп ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы+ китерсен: берсе — гөнаһ йолу корбаны, икенчесе яндыру корбаны булсын.+
8 Ул аларны руханига алып килсен, рухани исә аларның берсен гөнаһ йолу корбаны итеп китерсен, башын өзмичә муенын сындырсын.
9 Шулай ук гөнаһ йолу корбанының берникадәр канын мәзбәхнең кырыена бөркесен, ә канның калганын мәзбәх нигезенә түксен.+ Бу — гөнаһ йолу корбаны.
10 Ә икенчесен ул гадәттәге тәртип буенча яндыру корбаны итеп китерсен.+ Рухани кешене кылган гөнаһыннан йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.+
11 Әгәр ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы китерү аның кулыннан килмәсә, үз гөнаһы өчен ефаның уннан бер өлеше+ күләмендә* яхшы он китерсен. Ул аңа май да агызмасын, ла́дан да салмасын, чөнки бу — гөнаһ йолу корбаны.
12 Ул аны руханига китерсен. Рухани исә бер уч он алып, аны Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннар өстенә салсын һәм бөтен бүләкне күрсәтүче корбан* итеп мәзбәхтә төтәтсен. Бу — гөнаһ йолу корбаны.
13 Рухани кешене кылган гөнаһыннан (шул гөнаһларның теләсә кайсысыннан) йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.+ Корбанның калган өлеше, икмәк бүләге+ сыман, руханиныкы булсын“».+
14 Аннары Йәһвә Мусага болай диде:
15 «Әгәр берәү* ялгыш Йәһвәнең изге нәрсәләренә каршы гөнаһ кылып тугрылыксызлык күрсәтсә,+ ул Йәһвәгә гаеп йолу корбаны итеп кимчелеге булмаган сарык тәкәсе китерсен.+ Бу сарык тәкәсенең бәясе күпме шәкыл* көмеш булырга тиеш икәнлеге изге урынның шәкыле*+ буенча билгеләнсен.
16 Ул изге урынга каршы кылган гөнаһы өчен тулы бәяне капласын һәм тагын биштән бер өлешен өстәп,+ моның барысын руханига тапшырсын. Шулчак рухани сарык тәкәсен гаеп йолу корбаны итеп китереп, кешене йолып алыр,+ һәм аның гөнаһы кичерелер.+
17 Әгәр берәү,* хәтта белми торып, Йәһвә тыйганны эшләп гөнаһ кылса, ул барыбер гаепле була һәм үз гөнаһы өчен җавапка тартылыр.+
18 Ул гаеп йолу корбаны итеп бәясе алдан билгеләнгән һәм кимчелеге булмаган сарык тәкәсен рухани янына китерсен.+ Рухани кешене үзе дә белмичә ялгыш кылган гөнаһыннан йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер.
19 Бу — гаеп йолу корбаны. Кеше Йәһвә каршында гаеп эш кылды».
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Әмма каһәр (ләгънәт) тавышы». Гөнаһ һәм каһәр сүзләре турында игълан, мөгаен, гөнаһ кылучыга каршы я шаһитлек бирмәгән шаһиткә каршы әйтелгән.
^ Яки «берәр җан».
^ Яки «берәр җан».
^ Яки «берәр җан».
^ Күрәсең, ул антын үтәми.
^ Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «аннан истәлекле өлеш».
^ Яки «берәр җан».
^ Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «берәр җан».