Левилеләр 6:1—30
6 Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде:
2 «Әгәр берәү* гөнаһ кылса һәм, Йәһвәгә тугрылыксызлык күрсәтеп,+ үзенә ышанып тапшырылган я рәһен* итеп бирелгән нәрсә турында якынына ялганласа,+ я якынын таласа, алдаса,
3 я, берәр югалган нәрсәне табып, моны инкяр итсә һәм андый гөнаһларның берсен дә кылганым юк дип алдап ант итсә,+ ул менә нәрсә эшләсен:
4 әгәр гөнаһ кылып гаепле булган икән, ул урлаганны, талаганны, алдап алганны, үзенә ышанып тапшырылганны я табылган әйберне кире кайтарырга тиеш.
5 Ул шулай ук берәр нәрсә турында ялган ант бирсә, килгән зарарны капласын.+ Тулы бәясенә биштән бер өлешен дә өстәсен һәм моны гаебе расланган көнне үк хуҗага бирсен.
6 Ул шулай ук Йәһвәгә, гаеп йолу корбаны итеп, кимчелеге булмаган сарык тәкәсе корбан итсен. Ул аны билгеләнгән бәясенә карап рухани янына китерсен.+
7 Рухани аны Йәһвә алдында йолып алсын, һәм ул үзен гаепле иткән гөнаһы өчен кичерелер».+
8 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте:
9 «Һарун белән аның улларына болай дип әйт: „Менә яндыру корбаны турында канун:+ яндыру корбаны төне буе, иртәнгә кадәр мәзбәхтә учак өстендә калсын, ә мәзбәх учагы янып торсын.
10 Рухани үзенең махсус җитен киемен,+ шулай ук җитен ыштанын*+ кисен. Аннары мәзбәхне учакта янып беткән корбанның көленнән*+ чистартсын һәм көлне мәзбәх янына салсын.
11 Шуннан соң ул үз киемнәрен салып,+ башка кием кисен һәм көлне тукталу урыныннан читкә — чиста урынга чыгарсын.+
12 Мәзбәхтәге учак гел янып торсын, ул сүнәргә тиеш түгел. Рухани һәр көн иртә белән аңа утын өстәргә,+ аның өстенә яндыру корбаны салырга һәм анда татулык корбаннарының маен төтәтергә тиеш.+
13 Мәзбәхтә учак гел янып торсын, ул сүнмәсен.
14 Менә икмәк бүләге турында канун:+ Һарун уллары аны Йәһвә алдына мәзбәх каршысына китерсеннәр.
15 Аларның берсе икмәк бүләгеннән бер уч яхшы онны, мае һәм өстендәге бөтен ла́даны белән алып, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — Йәһвә өчен бөтен бүләкне күрсәтүче корбан,* хуш* исле бүләк.+
16 Ә калган өлешен Һарун белән аның уллары ашасын.+ Алар аннан ясалган төче икмәкләрне изге урында — очрашу чатырының ишегалдында ашасыннар.+
17 Аны чүпрә кушып пешерергә ярамый.+ Мин аны аларга утта яндырыла торган корбаннарымнан өлеш итеп бирәм.+ Гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны кебек, бу да — аеруча изге нәрсә.+
18 Аны Һарун токымындагы барлык ир затлары ашасын.+ Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбаннардан аларга һәм токымнарына даими бирелә торган өлеш.+ Шул корбаннарга тигән һәрнәрсә изге итеп тотылсын“».
19 Йәһвә кабат Мусага дәште һәм болай диде:
20 «Һарун белән аның уллары майланган көннәрендә Йәһвәгә мондый корбан китерсеннәр:+ икмәк бүләге буларак ефаның уннан бер өлеше+ күләмендә* яхшы он+ — яртысын иртән, яртысын кичен.
21 Ул табада май белән пешерелсен.+ Пешкән икмәк бүләген яхшы итеп майлап һәм кисәкләргә бүлеп, Йәһвә өчен хуш исле корбан итеп китер.
22 Һарун токымыннан булган һәм аңа алмашка килгән майланган рухани+ да шуны ук эшләсен. Бүләкне Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп төтәтсеннәр. Бу — гасырларга бирелгән күрсәтмә.
23 Рухани үзе өчен китергән һәрбер икмәк бүләге тулысынча яндырылсын. Аны ашарга ярамый».
24 Йәһвә Мусага шулай ук болай диде:
25 «Һарун белән аның улларына әйт: „Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун шундый:+ гөнаһ йолу корбаны да яндыру корбаны чалына торган урында+ Йәһвә алдында чалынсын. Бу — аеруча изге нәрсә.
26 Корбанны гөнаһ өчен китергән рухани аны изге урында — очрашу чатырының ишегалдында+ ашасын.+
27 Корбан итенә тигән һәрнәрсә изге булачак. Әгәр каны берәрсенең киеменә чәчрәсә, кан белән пычранган киемне изге урында юсыннар.
28 Корбан пешерелгән балчык савытларны ватарга кирәк, ә бакыр савытта пешерелсә, ул савытны чистартыгыз һәм су белән юыгыз.
29 Аны рухани булып хезмәт иткән һәрбер ир-ат ашасын.+ Бу — аеруча изге нәрсә.+
30 Ләкин гөнаһ йолу корбанының каны изге урында йолу йоласы үткәрер өчен очрашу чатырына кертелсә,+ ул корбанны ашарга ярамый. Аны утта яндырырга кирәк.
Искәрмәләр
^ Ягъни залог.
^ Яки «берәр җан».
^ Яки «майлы көленнән», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлдән.
^ Яки «эчке киемен».
^ Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
^ Яки «аннан истәлекле өлеш».
^ Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.