Левилеләр 9:1—24

9  Сигезенче көнне+ Муса Һарунны, аның улларын һәм Исраи́л өлкәннәрен чакырды.  Ул Һарунга болай диде: «Үзең өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер бозау+ һәм яндыру корбаны итеп бер сарык тәкәсе ал да аларны Йәһвә алдына алып кил. Икесе дә кимчелексез булсын.  Ә исраиллеләргә болай дип әйт: „Гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе һәм яндыру корбаны итеп бер бозау һәм бер яшь сарык тәкәсе алып килегез, һәрберсе берьеллык һәм кимчелексез булсын.  Шулай ук татулык корбаннары итеп бер үгез белән бер сарык тәкәсе алып килегез.+ Алар Йәһвә алдында корбан итеп китерелер. Май кушылган икмәк бүләге+ дә китерегез, чөнки бүген Йәһвә сезгә күренер“».+  Алар Муса кушкан бар нәрсәне очрашу чатыры алдына алып килде. Аннары бөтен җәмгыять Йәһвә каршына килеп басты.  Муса болай диде: «Йәһвәнең даны сезгә күренсен өчен, Йәһвә сезгә менә нәрсә эшләргә кушты».+  Муса Һарунга әйтте: «Мәзбәх янына кил дә, үзең өчен гөнаһ йолу корбаны+ һәм яндыру корбаны китереп, үзеңне+ һәм үз йортыңны йолып ал. Халык өчен дә корбан китереп,+ аларны йолып ал.+ Барысын Йәһвә кушканча эшлә».  Һарун шунда ук мәзбәх янына килеп, үзе өчен гөнаһ йолу корбаны буласы бозауны чалды.+  Аннары уллары аңа кан+ китерде, һәм ул канга бармагын манып, аны мәзбәхнең мөгезләренә сөртте, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте.+ 10  Ул, нәкъ Йәһвә Мусага кушканча, гөнаһ йолу корбанының маен, бөерләрен һәм бавырындагы маен мәзбәхтә төтәтте.+ 11  Ә ите белән тиресен тукталу урыныннан читтә яндырды.+ 12  Аннан соң Һарун яндыру корбанын чалды. Уллары аңа аның канын бирде, һәм ул аны мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+ 13  Алар аңа яндыру корбанының кисәкләрен, башын китерде, һәм Һарун боларны мәзбәхтә төтәтте. 14  Аннары ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын юып, боларны мәзбәхтә яндыру корбаны өстендә төтәтте. 15  Соңыннан ул халык өчен билгеләнгән корбанны китерде: ул халык өчен гөнаһ йолу корбаны буласы кәҗә тәкәсен алып, аны чалды һәм аны, беренчесен китергән кебек, гөнаһ йолу корбаны итеп китерде. 16  Аннары ул бирелгән тәртип буенча яндыру корбанын китерде.+ 17  Шуннан соң ул икмәк бүләгеннән+ бер уч алып, аны иртәнге яндыру корбанына+ өстәп, мәзбәхтә төтәтте. 18  Аннары Һарун халык өчен татулык корбаны буласы үгезне һәм сарык тәкәсен чалды. Уллары аңа аларның канын китерде, һәм ул аны мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+ 19  Ә үгезнең маен,+ сарык тәкәсенең койрык маен, аларның эч маен, бөерләрен һәм бавырларындагы маен+ 20  алар түшләрнең өстенә салды, һәм аннан соң ул бар шушы майны мәзбәхтә төтәтте.+ 21  Ә түшләрен һәм уң аякларын Һарун, нәкъ Муса кушканча, Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетте.+ 22  Шуннан соң Һарун кулларын халыкка таба сузып, аларны фатихалады+ һәм гөнаһ йолу корбаны, яндыру корбаны һәм татулык корбаннары китергән җирдән төште. 23  Ахырда Муса һәм Һарун очрашу чатырына керде һәм аннан чыгып, халыкны фатихалады.+ Шунда бар халык Йәһвәнең данын күрде.+ 24  Йәһвәдән ут чыгып,+ мәзбәхтәге яндыру корбанын һәм майны йотып алды. Моны күргәч, бөтен халык шатлыктан кычкыра башлады һәм җиргә йөзтүбән капланды.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал