Лүк 11:1—54
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Хуҗам... безне дә дога кылырга өйрәтче: Бу шәкертнең үтенечен Лүк кенә искә ала. Дога турындагы бу сөйләшү Гайсә Таудагы вәгазен сөйләгәннән соң якынча 18 ай үткәч булган. Ул вакытта Гайсә үз шәкертләрен үрнәк догага өйрәткән (Мт 6:9—13). Бәлки, бу шәкерт шул вакытта булмагандыр, шуңа күрә Гайсә үрнәк доганың төп фикерләрен кабатлаган. Дога яһүдләр тормышының һәм гыйбадәтләренең өзлексез өлеше булган. Еврей Язмаларының Зәбур һәм башка китапларында бик күп догалар китерелгән. Шуңа күрә бу шәкерт бер дә белмәгән яки бер дә эшләмәгән нәрсә турында өйрәтергә сораган дип әйтеп булмый. Аңа, һичшиксез, яһүди дин җитәкчеләренең формаль рәвештә генә әйтелгән догалары да таныш булган. Ләкин ул, күрәсең, Гайсәнең дога кылганын күргән һәм раввиннарның икейөзле догалары һәм Гайсәнең догалары арасында зур аерма барлыгын сизгән (Мт 6:5—8).
Дога кылганда, болай диегез: Бу сүзләрдән соң 2ә—4 нче шигырьләрдә китерелгән догада үрнәк доганың төп фикерләре чагыла; аңа Гайсә якынча 18 ай элек Таудагы вәгазендә өйрәткән (Мт 6:9ә—13). Шунысы игътибарга лаек: Гайсә бу доганы сүзгә-сүз әйтеп бирмәгән һәм моның белән бу доганы, аның мәгънәсен аңламыйча, яттан кабатларга кирәкми икәнен күрсәткән. Шулай ук Гайсә һәм аның шәкертләре соңрак кылган догаларында үрнәк догадагы сүзләр я сүзтезмәләрне төп-төгәл кабатламаган.
исемең: Мт 6:9 га аңлатманы кара.
изге ителсен: Мт 6:9 га аңлатманы кара.
Синең Патшалыгың килсен: Мт 6:10 га аңлатманы кара.
икмәгебезне көндәлек ихтыяҗларыбызга карап: Күп кенә контекстларда «икмәк» сүзен белдергән еврей һәм грек сүзләре ризыкны аңлата (Яр 3:19). Шулай итеп Гайсә Аллаһы хезмәтчеләренең Аңардан ризык биреп торуын ышаныч белән сорый алганнарын күрсәткән. Әмма аларга күп түгел, ә көненә җитәрлек ризык сорарга кирәк. Чүлдә Аллаһы исраиллеләргә могҗизалы рәвештә бирелгән маннаны «көненә күпме кирәк, шулкадәр» җыярга боерган булган. Гайсәнең бу сүзләре аның шәкертләренә шул боерыкны хәтерләткәндер (Чг 16:4). Бу үтенеч Гайсә якынча 18 ай элек Таудагы вәгазендә үз шәкертләрен өйрәткән үтенечкә охшаш, ләкин шундый ук түгел (Мт 6:9ә—13). Моннан шунысы ачык: Гайсә үз шәкертләренең шушы доганы сүзгә-сүз кабатлауларын теләмәгән (Мт 6:7). Гайсә мөһим тәгълиматларны кабатлаганда, мәсәлән монда доганың төп фикерләрен әйткәндә, ул бар кешеләрне исәпкә алган: бу тәгълиматларны ишетмәгән кешеләр файда алган, ә ишеткәннәренә ул төп фикерләрне исләренә төшергән.
үзебезгә бурычлы һәркемне: Яки «безгә каршы гөнаһ кылган һәркемне». Берәр кеше башка берәүгә каршы гөнаһ кылганда, образлы итеп әйткәндә, аңардан бурычка ала, ягъни аңа бурычлы була, һәм шуңа күрә аның кичерүен эзләргә тиеш. Таудагы вәгазендә өйрәткән үрнәк догада Гайсә гөнаһларыбыз сүзе урынына «бурычларыбыз» дигән сүзне кулланган. (Мт 6:12 гә аңлатманы кара.) Кичер дип бирелгән грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «җибәрү», ягъни бурычны, аны кайтаруны таләп итмичә, бәхилләү.
Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш: Мт 6:13 кә аңлатманы кара.
Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле: Урта Көнчыгышта яшәүчеләр һәрчак үз кунакчыллыгы белән билгеле булган. Бу мисал моны яхшы күрсәтә. Кунак көтмәгәндә — төн уртасында килгән булса да (бу нечкәлек ул вакыттагы сәяхәтләрдә көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыга алганын күрсәтә), хуҗа үзен аны ашатырга бурычлы дип санаган. Ул хәтта бурычка ризык алып торыр өчен шундый сәгатьтә үз күршесен борчырга тиеш дип уйлаган.
Борчып йөрмә әле: Бу мисалдагы күрше ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ни өчен ул үзен дусларча тотмый? Чөнки ул инде йокларга яткан булган. Ул вакытта өйләр, аеруча ярлыларның өйләре, еш кына бер зур бүлмәдән торган. Бу кеше икмәк бирергә торса, ул, күрәсең, бар гаиләсен, шул исәптән йоклаган балаларын да уятыр иде.
үз дигәнендә нык торганга: Монда кулланылган грек сүзен сүзгә-сүз «тыйнаклык җитмәү» я «оятсызлык» дип тәрҗемә итеп була. Әмма бу контекстта ул үз дигәнендә нык торуны аңлата. Гайсә мисалындагы кеше нәкъ шулай эшли дә. Ул китми һәм үзенә кирәклесен үз дигәнендә нык торып сорарга оялмый. Һәм Гайсә үз шәкертләренә алар, дога кылганда, шундый ук рух чагылдырырга тиеш дигән (Лк 11:9, 10).
бертуктаусыз сорагыз... эзләгез... шакыгыз: Мт 7:7 гә аңлатманы кара.
сез, явыз кешеләр булып та: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.
бигрәк тә: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.
Билзибул: Бәлки, Багалзибулның (мәгънәсе «чебеннәр хуҗасы») башка язылышы. Бу Багалга филистилеләр Әкрунда табынган (2Пат 1:3). Кайбер грек кулъязмаларында Билзибоул яки Бизебоул дигән язылыш кулланыла; мәгънәсе, бәлки, «биектәге яшәү урыны хуҗасы» я Изге Язмаларда кулланылмаган зе́вел (тирес) сүзен уйнату булса, «тирес хуҗасы». Лк 11:18 дән күренгәнчә, бу исем Шайтанга — җеннәр мирзасы, ягъни башлыгына — карата кулланыла.
гаилә: Мк 3:25 кә аңлатманы кара.
Аллаһы кодрәте: Сүзгә-сүз «Аллаһы бармагы». Ягъни, Маттай хәбәрендәге элегрәк булган охшаш сөйләшүдән күренгәнчә, Аллаһының изге рухы. Монда Лүк хәбәрендә Гайсә җеннәрне «Аллаһы бармагы» белән куып чыгарган дип әйтелә, ә Маттай хәбәрендә Гайсә моны «Аллаһы рухы», ягъни эш итүче көче, белән эшләгән диелә (Мт 12:28).
себерелгән: Кайбер кулъязмаларда «иясез, себерелгән» диелсә дә, бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. «Иясез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мт 12:44 тә очрый. Анда Гайсә охшаш сүзләр әйтә. Шуңа күрә, кайбер белгечләр уйлавынча, күчереп язучылар аны, Маттай хәбәренә туры китерер өчен, Лүк хәбәренә өстәгән булган.
Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан: Элегрәк Гайсә «Юныс... белән булган могҗизадан» дигән сүзтезмәне кулланып, аны үзенең үлеме һәм терелтелүен күрсәтә дип аңлаткан (Мт 12:39, 40). Юныс үзенең якынча өч көннән соң балык эченнән азат ителүен Кабердән терелеп тору белән чагыштырган (Юн 1:17—2:2). Гайсәнең кабердән терелтелүе нәкъ Юнысның балык эченнән азат ителүе кебек булырга тиеш булган. Гайсә тулы булмаган өч көн үле булганнан соң терелтелгән, әмма аннан соң да аны тәнкыйтьләгән каты күңелле кешеләр аңа иман итмәгән. Юныс шулай ук үзенең кыю итеп вәгазьләве белән дә билге булып торган; аның вәгазе ярдәмендә нинәвәлеләр тәүбә иткән (Мт 12:41; Лк 11:32).
көньяк патшабикәсе: Мт 12:42 гә аңлатманы кара.
Яктырткычны: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.
савыт: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.
Тәннең яктырткычы — синең күзләрең: Мт 6:22 гә аңлатманы кара.
төбәлгән: Мт 6:22 гә аңлатманы кара.
көнчел: Мт 6:23 кә аңлатманы кара.
юмаганын: Ягъни йола буенча чистарыну. Монда кулланылган грек сүзе бапти́зо (чумдырып алу; батыру) күбесенчә мәсихчеләр үткән суга чумдырылуны белдерә, ә монда ул кабатлана торган күпсанлы юу-юынуларны күрсәтер өчен кулланыла; андый юу-юынулар яһүдләрнең гореф-гадәте булып киткән. (Мк 7:4 кә аңлатманы кара.)
күңелегездә булганны: Гайсә, киләсе шигырьдә гаделлек белән мәхәббәтнең мөһимлегенә басым ясаганга (Лк 11:42), монда йөрәк сыйфатлары турында әйтәдер. Игелекле эш эчтән, ягъни ярату тулы һәм юмарт йөрәктән, чыкса гына, ул чын шәфкать күрсәтү була.
хәер: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.
бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен: Муса кануны буенча, исраиллеләр бар уңышларының гошерен, ягъни уннан бер өлешен, түләргә тиеш булган (Лв 27:30; Кн 14:22). Канунда бөтнек һәм рута кебек үләннәрнең уннан бер өлешен түләргә кирәк дип аермачык әйтелмәсә дә, Гайсә бу йолага каршы чыкмаган. Ул канунчылар белән фарисейларны Канунның әллә ни әһәмиятле булмаган күрсәтмәләренә игътибарларын биреп, Канунның төп принципларын игътибарсыз калдырганнары өчен шелтәләгән. Алар гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмәгән. Гайсә, соңрак охшаш сүзләр әйткәндә, бөтнек, укроп һәм ак әнисне искә ала (Мт 23:23).
иң алгы урыннарны: Мт 23:6 га аңлатманы кара.
базар мәйданнарында: Мт 23:7 гә аңлатманы кара.
күзгә ташланмый торган каберләр: Яки «билгеләнмәгән каберләр». Гомумән алганда, яһүдләрнең каберләре, күрәсең, купшы бизәлгән булмаган. Бу шигырьдән күренгәнчә, кайбер каберләр шулкадәр беленми торган булган, кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөреп, нәҗес булып китә алган. Муса кануны буенча, мәет белән бәйле нәрсәләргә кагылган кеше нәҗес дип саналган, шуңа күрә андый күренмәгән каберләр өстеннән йөргән кеше җиде көн нәҗес булыр иде (Сн 19:16). Шунлыктан, каберләр күренеп торсын өчен, яһүдләр аларны һәр ел агартканнар. Бу контекстта Гайсә, күрәсең, шуны күздә тоткан: кешеләр, фарисейларны яхшы дип санап, алар белән аралашканда, үзләре дә сизмичә аларның бозык карашларын һәм нәҗес фикер йөртүләрен йоктырган. (Мт 23:27 гә аңлатманы кара.)
Аллаһының зирәклеге болай дигән: Күрәсең, мәгънәсе «зирәк Аллаһы болай дигән». Икенче бер очракта Гайсә әйткән: «Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрәм» (Мт 23:34).
дөнья яратылганнан: «Яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» тормыш төргәгенә язылган. (Лк 11:51; Ач 17:8; Мт 25:34 кә аңлатманы кара.)
Һабил каныннан башлап... Зәкәриянең канына кадәр: Мт 23:35 кә аңлатманы кара.
корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында: «Аллаһы йорты», ягъни гыйбадәтханә, Изге урын һәм Иң изге урынны үз эченә алган бинаны аңлата. 2Ел 24:21 буенча, Зәкәрия «Йәһвә йортының ишегалдында» үтерелгән булган. Корбан яндыру мәзбәхе эчке ишегалдында: Аллаһы йортының тышкы ягында һәм аның керү урыны каршысында урнашкан булган. (Ә8 кушымт. кара.) Бу Гайсәнең ул очракка кагылышлы урын турында әйткәне белән туры килгән.
белем ачкычын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер дәрәҗәдә хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Бу контекстта «белем», күрәсең, Аллаһыдан килгән белемне күрсәтә, чөнки Гайсә дини җитәкчеләрне Канунны яхшы белүчеләр дип атый. Алар кешеләргә Аллаһы турында төгәл белем бирер өчен, ягъни Аллаһы сүзен аңлатып, аның мәгънәсен ачар өчен, үз хакимлекләрен һәм көчләрен кулланырга тиеш булган. Мт 23:13 тә Гайсә дини җитәкчеләр «кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куйган» дип әйтә. Бу ике шигырьне чагыштыру шуны күрсәтә: керү шул Патшалыкка керү хөрмәтенә ия булуны аңлата. Дини җитәкчеләр, кешеләргә Аллаһы турында төгәл белем бирмәгәнгә, күпләрдән Аллаһы Сүзен дөрес аңларга һәм Аллаһы Патшалыгына керергә мөмкинлекне алган.
аны бик нык кысрыклап: Бу сүзтезмә берәр кешене чолгап алу дигәнне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул, күрәсең, дини җитәкчеләрнең Гайсәгә карата үзләрен дошманнарча тотуын сурәтли. Алар аны куркытырга теләп, кысрыклаган. Монда кулланылган грек фигыле Мк 6:19 да «ачу саклаган» дип тәрҗемә ителә һәм Һирудиянең Чумдыручы Яхъяга карата янган нәфрәтен сурәтли.
Медиаматериал
Чаяннарның 600 дән күбрәк төре бар. Аларның зурлыгы, төрләренә карап, якынча 2,5 см алып 20 см кадәр булырга мөмкин. Аларның якынча 10 төре Израиль һәм Сириядә очрый. Чаянның чагуы гадәттә кеше үлеменә китерми, шулай да берничә төр чаянның агуы күп кенә куркыныч чүл кара еланнарының агуыннан көчлерәк. Израильдә очраган чаяннарның иң агулысы монда күрсәтелгән сары чаян (Leiurus quinquestriatus). Чаянның чагуы китергән көчле авырту турында Ач 9:3, 5, 10 да әйтелә. Чаяннар Яһүдия чүлендә, шулай ук Синай ярымутравында һәм аның «куркыныч чүлендә» киң таралган булган (Кн 8:15).
Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.
Рута — сабаклары төкле хуш исле күпьеллык куак. Аның биеклеге 1 м җитә, яфраклары соргылт яшел, оешма чәчәкләре сары. Монда күрсәтелгән рута төре (Ruta chalepensis latifolia) һәм иң киң таралган рута (Ruta graveolens) Израильдә үсә. Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытта рутаны, дару һәм тәмләткеч итеп кулланыр өчен, үстергәннәр. Изге Язмаларда ул Лк 11:42 дә генә искә алына; анда Гайсә үләннәрнең уннан бер өлешен җентекләп түләп барган икейөзле фарисейларны хөкем иткән. (Мт 23:23 белән чагыштыр.)
Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.