Лүк 12:1—59
Искәрмәләр
Искәрмәләр
меңнәрчә: Сүзгә-сүз «мириадлаган». Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз 10 000 нән, ягъни бер мириадтан, торган төркемне аңлата. Ләкин ул шулай ук бик зур, билгеле булмаган санны күрсәтер өчен дә кулланылырга мөмкин.
ачыткысыннан: Яки «чүпрәсеннән». Бу сүз Изге Язмаларда еш кына бозыклык һәм гөнаһны күрсәтер өчен кулланыла. Монда «ачыткы» бозык тәгълиматлар белән йогынтыны аңлата (Мт 16:6, 11, 12; 1Кр 5:6—8).
яктылыкта: Ягъни ачыктан-ачык.
өй түбәләреннән вәгазьләячәкләр: Мт 10:27 гә аңлатманы кара.
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы кара.
чыпчык: Мт 10:29 га аңлатманы кара.
ике тиенгә: Сүзгә-сүз «ике ассарийга». Элегрәк, үзенең Гәлиләя буйлап өченче сәяхәте вакытында, Гайсә ике чыпчыкны бер ассарийга сатып алып була дип әйткән (Мт 10:29). Бер ассарий 45 минутлык хезмәт хакы булган. (Ә14 кушымт. кара.) Хәзер исә, күрәсең, якынча бер ел үткәч, үзенең Яһүдиядәге хезмәте вакытында, Гайсә Лүк язган сүзләрне, ягъни биш чыпчыкны ике ассарийга сатып алып була дип, әйтә. Бу ике очракны чагыштыргач, шунысы ачыклана: чыпчыклар шулкадәр очсыз булган ки, сәүдәгәрләр хәтта бишенчесен бушлай биргән.
сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит: Мт 10:30 га аңлатманы кара.
халык җыелышлары: Я, бәлки, «синагогалар». Монда кулланылган грек исеме синагоге́ сүзгә-сүз «бергә җыелу; җыелыш» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында күпчелек очракларда бу сүз яһүдләр Язмаларны уку, үгет-нәсыйхәт алу, вәгазьләү һәм дога кылу өчен җыелган урынны я бинаны аңлата. (Сүзлектән «Синагога» кара.) Бу контекстта шушы сүз яһүдләрнең җирле судлары үткәрелгән «синагогаларны» аңлатырга мөмкин (Мт 10:17 гә аңлатманы кара), ләкин монда, күрәсең, ул киңрәк мәгънәдә, яһүдләр дә, яһүд булмаган кешеләр дә керә алган җыелышларны күрсәтер өчен, кулланыла. Андый җыелышлар мәсихчеләрне иманнары аркасында закон буенча хөкем итәр өчен һәм, бәлки, хәтта аларга каршы ниндидер хөкем карары чыгарыр өчен оештырылган булган.
мирасны минем белән бүлешсен: Муса канунында мирасны бертуганнар арасында ничек бүләргә икәне ап-ачык аңлатылган. Иң олы угылга мөлкәтнең ике өлеше бирелгән, чөнки аңа гаилә башы җаваплылыгы күчәргә тиеш булган (Кн 21:17). Мирасның калган өлеше башка мирасчылар арасында бүленгән. Күрәсең, бу шигырьдә искә алынган кеше, комсызланып, үзенә канун буенча тиешле мирастан күбрәкне алырга теләгән. Шуңа күрәдер ул, Гайсә рухи нәрсәләр сөйләгән чакта, үзен тиешсез тотып, аны бүлдергән һәм дөньяви мәсьәлә турындагы бу сорауны биргән. Гайсә, зирәклек күрсәтеп, шул бәхәстә катнашырга теләмәгән, шулай да ул комсызлыктан кисәткән.
малыгызны бүләргә: Гайсә монда үзенә бу мәсьәләдә катнашырга кирәк түгел икәнлеген таный, чөнки Муса канунында бу мәсьәлә ачык итеп аңлатылган. Өстәвенә, Канун буенча, акча белән бәйле төрле сорауларны өлкәннәр хәл итәргә тиеш булган. Гайсә шулай ук шуны да аңлаган: ул җиргә дөньяви сорауларны хәл итәр өчен түгел, ә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен җибәрелгән.
комсызлыктан: Яки «саранлыктан». Монда кулланылган грек сүзе плеонекси́а сүзгә-сүз «күбрәккә ия булуны» аңлата һәм күбрәккә ия булырга туймас теләкне белдерә. Бу грек төшенчәсе шулай ук Эф 4:19; 5:3 тә дә кулланыла. Кл 3:5 тә Паул «комсызлык» «потка табыну белән бер» дип әйтә.
мисал: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.
үземә: Яки «җаныма». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ 19 һәм 20 нче шигырьләрдә өч мәртәбә очрый. Бу төшенчәнең мәгънәсен контексттан билгеләп була. (Сүзлектән «Җан» кара.) Монда бу сүз кеше эчендәге күренми торган, капшап сизеп булмаган нәрсәне түгел, ә кешене үзен: физик, күренә торган, капшап сизеп булган кешене күрсәтә. Шуңа күрә «җаныма» һәм «үземә» дигән сүзләр, асылда, берүк нәрсәне аңлата. (Бу шигырьдәге Җаным, синең дигән сүзтезмәгә аңлатманы һәм Лк 12:20 гә аңлатманы кара.)
Җаным, синең: Бу акылсыз кеше монда үзенә эндәшә. Бу шигырьдәге үземә дигән сүзгә аңлатмадан күренгәнчә, гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешенең үзенә күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
И акылсыз: Яки «И ахмак». Изге Язмаларда «акылсыз» я «ахмак» дигән сүзләр акыл ягыннан зәгыйфь кешене түгел, ә гадәттә акыллы нәрсәләрне кире кагучы, әхлакый кагыйдәләрне санга сукмаучы һәм Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәмәүче кешене күрсәтә.
синнән җаныңны алачаклар: Бу мисалда кешеләр я фәрештәләр турында сүз бармый. «Алачаклар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе өченче зат күплек санда кулланылган һәм нибары шул кеше белән нәрсә булачагын күрсәтә. Гайсә мисалдагы бай кеше ничек үләчәк я кем аның тормышын алачак икәнен әйтми. Аның сүзләренең мәгънәсе: ул кеше шушы төнне ничек тә булса үләчәк. Шуңа күрә бу сүзтезмәне «синнән тормышың алыначак» дип тә тәрҗемә итеп була.
җаныңны: Лк 12:19 га аңлатмада искә алынганча, гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. Монда бу сүз кешенең тормышын күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Аллаһы каршында бай: Яки «Аллаһы карашыннан бай», ягъни Аллаһы күзлегеннән мөһим нәрсәләргә бай.
үз җаныгыз: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешенең тормышын аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
борчылмагыз, җитәр: Яки «кайгырудан туктагыз». Монда кулланылган меримна́о дигән грек фигыленең заманы берникадәр вакыт башкарылган эшне туктатуны аңлата. «Борчылу» дип бирелә торган грек сүзе кешенең фикерен чуалтып һәм аның игътибарын читкә юнәлтеп, шатлыгын урлаган кайгыруны аңлатырга мөмкин. Лүк шул ук грек сүзен Лк 12:11, 25, 26 да куллана. Бу фигыльне Паул 1Кр 7:32—34 һәм Фп 4:6 да куллана. (Мт 6:25 кә аңлатманы кара.)
Җан: Моңа кадәрге шигырьдәге кебек, грек сүзе психе́ монда кешенең тормышын аңлата. Бу контекстта бергә кулланылган җан һәм тән сүзләре тулаем кешене күрсәтә.
Козгыннарга: Мәсихче Грек Язмаларында бу кош монда гына искә алына. Гайсә, Таудагы вәгазендә охшаш күрсәтмә биргәндә, кошның конкрет төрен әйтмәгән (Мт 6:26). Лүк хәбәрендәге өйрәтү Гайсәнең Яһүдиядәге хезмәте вакытында була; ул Таудагы вәгазен Гәлиләядә сөйләгәннән соң, инде якынча 18 ай үткән. Монда Гайсә бу күрсәтмәнең мөһимлеген, козгыннарга игътибар итеп, ассызыклый; козгыннар Канун килешүе буенча нәҗес булган (Лв 11:13, 15). Күрәсең, сабак мондый: Аллаһы нәҗес козгыннар турында кайгырта икән, безгә бер дә шикләнмәскә була, ул үзенә өметләнгән кешеләрне беркайчан да калдырмаячак.
гомерен: Мт 6:27 гә аңлатманы кара.
бер терсәккә: Мт 6:27 гә аңлатманы кара.
андый кечкенә нәрсәне: Яки «андый бик кечкенә нәрсәне». Сүзгә-сүз «иң кечкенә нәрсәне». Бу, күрәсең, моңа кадәрге шигырьдә кеше гомерен бер терсәккә булса да озайта алу турында әйтелгәнгә карый. Кешеләр үз тормышларын азга гына да, бер терсәккә дә, озайта алмый икән, ни өчен безгә күп байлык, ризык һәм кием-салым турында, шулай ук күп йортлар һәм мөлкәткә ия булу хакында шулкадәр борчылырга һәм кайгырырга кирәк соң?
лаләләрнең: Кайберәүләр бу чәчәкне җилдәк дип саный, ләкин ул лаләгә охшаш күптөрле чәчәкләрне аңлатырга мөмкин, мәсәлән, тюльпан, сөмбел, ирис һәм гладиолус. Кайберәүләр Гайсә шул өлкәдә үскән күп кенә кыр чәчәкләре турында әйткән дип уйлый, шуңа күрә бу грек сүзен, гомумирәк төшенчәләр кулланып, мәсәлән «чәчәкләр» я «кыр чәчәкләре» дип, тәрҗемә итә. Бу урынлыдыр, чөнки Гайсә бу чәчәкләрне «кыр үсемлекләре» дип тә атый (Лк 12:28; Мт 6:28—30).
утка... үсемлекләрен: Мт 6:30 га аңлатманы кара.
иманга зәгыйфьләр: Мт 6:30 га аңлатманы кара.
бүтән кайгырып йөрмәгез: Яки «борчылудан туктагыз». Грек сүзе метеори́зомаи Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Классик грек телендә аның мәгънәсе «югары күтәрү; асылынып тору» булган; ул хәтта шул мәгънәдә диңгездәге дулкыннар ыргыткан корабларга карата кулланылган. Бу контекстта исә ул образлы кулланыла һәм шикләр белән борчылу аркасында бәргәләнү я тынычсызлану дигәнне аңлата, әйтерсең лә кешене дулкыннар ыргыта.
алга таба да... беренче урынга куеп яшәгез: Монда кулланылган грек фигыленең формасы даими эш-хәрәкәтне күрсәтә һәм «беренче урынга куеп яшәвегезне дәвам итегез» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсәнең чын шәкертләре күпмедер вакыт Патшалыкны эзләргә, ә аннары башка эшләрне башкарырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт аны беренче урынга куеп яшәргә тиеш. Гайсә Гәлиләядә Таудагы вәгазен сөйләгәндә, шундый ук киңәш биргән. Ул Мт 6:33 тә язылган. Лүкнең мондагы хәбәре якынча ел ярым үткәч булган вакыйгаларны тасвирлый; Гайсә хәзер, күрәсең, Яһүдиядә үз хезмәтенең соңгы өлешен башкара. Ул инде биргән күрсәтмәсен кабатларга кирәк дип таба, ахры.
хәер: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.
Киенеп, әзер торыгыз: Сүзгә-сүз «Билегез буылган булсын». Бу идиома берәр эш башкару, йөгерү я тагын берәр нәрсә эшләү җиңелрәк булсын өчен, озын өске киемнең итәкләрен билбау белән бәйләп куюны аңлата. Ул теләсә кайсы эшкә әзер булу хәлен күрсәтер өчен кулланыла башлаган. Охшаш сүзтезмәләр Еврей Язмаларында күп мәртәбә очрый. (Мисаллар: Чг 12:11; 1Пат 18:46; 2Пат 3:21, иск.; 4:29; Ир 1:17, иск.) Бу контекстта монда кулланылган фигыльнең формасы Аллаһы хезмәтчеләренә рухи эшләрне башкару өчен һәрвакыт әзер булырга кирәклеген күрсәтә. Лк 12:37 дә шул ук грек фигыле «билен буар да... хезмәт итәр» дип тәрҗемә ителә. 1Пт 1:13 тәге «акылыгызны җигеп, аны авыр эшкә әзерләгез» дигән сүзтезмә сүзгә-сүз «акылыгызның билен буыгыз» дигәнне аңлата.
хуҗа билен буар... хезмәт итәргә: Лк 12:35; 17:8 гә аңлатмаларны кара.
төн урталарында: Сүзгә-сүз «икенче сакта», ягъни якынча кичке 9 дан алып төн уртасына кадәр. Андый бүленеш грек һәм римлыларның төнне дүрт сакка бүлү системасына туры килә. Яһүдләр башта төнне һәрберсе дүрт сәгатьне тәшкил иткән өч сакка бүлгән (Чг 14:24; Хк 7:19), ләкин б. э. беренче гасырына алар Рим системасын үзләштергән булган. (Мт 14:25; Мк 13:35 кә аңлатмаларны кара.)
әтәчләр кычкырганда: Сүзгә-сүз «өченче сакта», ягъни төн уртасыннан алып иртәнге 3 ләргә кадәр. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)
башка хезмәтчеләргә: Яки «йорт хезмәтчеләренә». Мт 24:45 тә кулланылган «өйдәге хезмәтчеләр» (грекча ойкете́йа) төшенчәсе кебек, бу төшенчә (грекча терапе́йа) хуҗа өендә эшләгән бар кешеләргә карый. Лүк классик грек телендә киң кулланылган төшенчәне куллана һәм аның мәгънәсе Маттай кулланган төшенчәнең төп мәгънәсенә туры килә. Лүкнең бу төшенчәне куллануы аның алган белемен һәм табиб булганын чагылдырадыр.
акыллы: Яки «зирәк». Монда кулланылган грек сыйфаты фро́нимос аң-зиһен, алдан күрүчәнлек, аера белү, уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек кулланып, аңлап эш итүне аңлата. Лүк шушы сүзнең бер формасын Лк 16:8 дә куллана. Анда ул «тапкыррак» дип бирелгән. Шул ук грек сүзе Мт 7:24; 25:2, 4, 8, 9 да кулланыла. Септуагинтада бу сүз Яр 41:33, 39 да Йосыфка карата кулланыла.
идарәче: Яки «йорт хуҗалыгын алып баручы». Монда кулланылган грек сүзе ойконо́мос хезмәтчеләр өстеннән куелган, әмма үзе дә хезмәтче булган кешене күрсәтә. Борынгы заманнарда андый хезмәтне еш кына ышанычлы хезмәтче башкарган, һәм аңа хуҗаның бар милке ышанып тапшырылган булган. Шуңа күрә бу бик җаваплы вазифа булган. Ибраһимның «үзенең бөтен милке өстеннән куелган» хезмәтчесе шундый идарәче, ягъни йорт хуҗалыгын алып баручы булган (Яр 24:2). Яр 39:4 тән күренгәнчә, шуны ук Йосыф турында да әйтеп була. Гайсәнең мисалында «идарәче» сүзе берлек формасында кулланыла, әмма бу шушы идарәче аерым бер кешене генә күрсәткән дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда берәр исемнең берлек формасы кулланылып, җыелма образны күрсәткән мисаллар аз түгел. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Сез минем шаһитләрем [күплек сан]... әйе, син минем сайланган хезмәтчем [берлек сан]» (Иш 43:10). Бу мисалда да идарәче турында җыйма мәгънәдә әйтелә. Мт 24:45 тә язылган охшаш мисалда бу идарәче «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атала.
ул хезмәтче: 42 нче шигырьдә искә алынган идарәче монда «хезмәтче» дип атала. (Лк 12:42 гә аңлатманы кара.) «Ул хезмәтче» тугры булса, бүләкләнәчәк (Лк 12:44). Мт 24:45—47 дә язылган охшаш мисалда бу идарәче «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атала. (Лк 12:45 кә аңлатманы кара.)
бу хезмәтче: Монда искә алынган хезмәтче — Лк 12:42 дә сурәтләнгән идарәче ул. «Бу хезмәтче» тугры булса, бүләкләнәчәк (Лк 12:43, 44). Ә инде «бу хезмәтче» тугры булмаса, аны «каты җәзага тартырлар» (Лк 12:46). Гайсәнең мондагы сүзләре — чынлыкта ышанычлы идарәчегә әйтелгән кисәтү. Шулай ук Гайсә, Мт 24:45—51 дә язылган охшаш мисалда «ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән... уйласа» дип әйткәндә дә, явыз хезмәтчене билгеләми һәм аның булачагын алдан әйтми. Ул ышанычлы хезмәтчене, явыз хезмәтченең сыйфатларын күрсәтә башласа, нәрсә булачагы турында кисәтә.
аны каты җәзага тартыр: Мт 24:51 гә аңлатманы кара.
ут төртергә: Образлы итеп әйткәндә, Гайсәнең килүе яһүдләргә утлы вакыт китергән. Гайсә кайнар бәхәсләр тудырган сорауларны кузгатып, ут төрткән, һәм нәтиҗәдә бу ут күп ялган өйрәтүләрне һәм гореф гадәтләрне йоткан. Мәсәлән, Мәсих яһүдләрнең милләтчелек рухы белән сугарылган өметләрен акламаган: ул җирдә булганда Исраилне Рим хакимлегеннән азат итмәгән, ә газап чигеп, хурлыклы үлем белән үлгән. Гайсәнең ашкынып вәгазьләве ярдәмендә кешеләр өчен Аллаһы Патшалыгы иң мөһим сорау булып киткән. Яһүдләр арасында бу кайнар бәхәсләр уяткан (1Кр 1:23).
актык тиененә: Сүзгә-сүз «соңгы лептасына». Лепто́н дигән грек сүзе кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. (Сүзлектән «Лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)
Медиаматериал
Мәсихче Грек Язмаларында Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне (1). Гыйбадәтханә тавы (2). Яһүдләрнең беренче гасырдагы гыйбадәтханәсе шул тауда урнашкан булган. Бүген гыйбадәтханә тавында иң билгеле бина — Кыя гөмбәзе мәчете. (Ә12 кушымтадагы картаны кара.)
Козгын — Изге Язмаларда искә алынган беренче кош (Яр 8:7). Ул яхшы оча, шулай ук аны иң ияләшүчән һәм тапкыр кош дип саныйлар. Әюпкә табигатьтәге зирәклек турында сабак биргәндә, Йәһвә үзе «козгынга ризык бирә» дигән (Әп 38:41). Мәдхия җырлаучының сүзләре буенча, козгын ата-аналар, ач балаларының чыелдавын басар өчен, китергән ризыкны Йәһвә кайгыртып бирә (Зб 147:9). Гайсә дә үз шәкертләрен Аллаһының кайгыртуына ышандырыр өчен козгыннар турында әйткән: ул аларны Аллаһы андый кошларны кайгырта икән, үз хезмәтчеләренең ихтыяҗларын һичшиксез кайгыртачак дип инандырган. Канун килешүе буенча, козгын нәҗес булган, аны ашарга ярамаган (Лв 11:13, 15). Аллаһы нәҗес козгыннарны кайгырта икән, без шуңа ышана алабыз: ул үзенә таянган кешеләрне беркайчан да калдырмаячак.
Гайсә үз шәкертләрен «кырдагы лаләләрнең үсүенә игътибар итәргә» һәм алардан «сабак алырга» дәртләндергән. Изге Язмалар тәрҗемәләрендә гадәттә «лалә» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхәдәге сүз күп төрле чәчәкләрне, мәсәлән, тюльпан, җилдәк, сөмбел, ирис һәм гладиолусны аңлатырга мөмкин. Кайбер белгечләр Гайсә, бәлки, җилдәкне күздә тоткандыр дип саный. Әмма Гайсә лаләгә охшаш күптөрле чәчәкләр турында әйткәндер. Монда җилдәкнең бер төре (Anemone coronaria) күрсәтелә. Бу чәчәкләр Израильдә киң таралган, алар күк төсле, алсу, куе кызыл һәм ак була.
Бу фотографиядә көя киемгә китерә алган зыян күрсәтелгән. (Фотографиядә күлмәк көясе [Tineola bisselliella] һәм аның кортлары сурәтләгән.) Изге Язмалар язучысы Ягъкуб, байлыкка таяну акылсыз икәнен күрсәтер өчен, көяне искә ала (Яг 5:2). Б. э. I гасырында байлыкны еш кына ашлык, зәйтүн мае я кием белән үлчәгәннәр. Ләкин хәтта купшы кием дә көя я көя кортлары аркасында җиңел генә яраксыз булып китә алган. Көя кортлары — туймас тамак. Алар борынгы вакытта булган бар тукымаларны, мәсәлән, җитен, кәҗә йоны, дөя йоны я хәтта тирене дә ашап бетерә алган. Еврей Язмаларны язган кешеләр дә зарар китерә торган көяне искә ала (Әп 13:28; Иш 51:8). Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә, байлыкка таяну акылсыз икәнен күрсәтер өчен, көя нинди зур зарар китерә алганын сурәтләп биргән һәм «байлыкны күктә җыярга» дәртләндергән (Мт 6:19, 20).