Лүк 18:1—43
Искәрмәләр
Искәрмәләр
аларга һәрвакыт дога кылырга... кирәклеген: 2—8 нче шигырьләрдә язылган мисалны Лүк кенә искә ала, һәм бу Лүк язган Яхшы хәбәрдә дога кылуның мөһимлегенә басым ясалганын тагын бер тапкыр күрсәтә (Лк 1:10, 13; 2:37; 3:21; 6:12; 9:28, 29; 11:1; 18:1—8; 22:39—46; 23:46).
бер мисал: Яки «бер гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
бер хөкемче: Гайсә, күрәсең, монда Рим тарафыннан билгеләнгән хөкемче яки тәртип саклаучы турында әйтә. Бу мисалдагы хөкемче, күрәсең, яһүдләрнең хокук системасында хезмәт итмәгән, чөнки аларның судлары ким дигәндә өч кешедән торган. Шулай ук бу хөкемче Аллаһыдан курыкмаган һәм кешеләрне хөрмәт итмәгән, ягъни ул кешеләр нәрсә уйлар дип борчылмаган.
кешеләрне хөрмәт итмәсәм: Шушы контекстта бу сүзләр кеше фикере аркасында кыенсынмау яки кешеләр нәрсә уйлар дип артык борчылмау дигәнне аңлата. (Лк 18:2 гә аңлатманы кара.)
интектереп бетерәчәк: Яки «дәгъвасы белән мине ялыктырып бетерәчәк». Сүзгә-сүз «тәмам миңа аска [ягъни, күз астыма] сугачак». Монда кулланылган грек фигыле гипопиа́зо «биткә сугарга; күз төбен күгәртергә» дигәнне аңлата. Монда ул, күрәсең, образлы кулланыла һәм берәрсен йөдәтеп торуны я интектереп бетерүне аңлата. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу төшенчә берәрсенең абруена тап төшерү дигән фикерне белдерә. Бу контекстта ул хөкемченең карашын сурәтли: башта ул тол хатынның гаделлек турындагы үтенечен тыңларга теләмәгән, ләкин аның үз дигәнендә торуы аркасында аңа ярдәм итәргә булган (Лк 18:1—4). Бу мисалда Аллаһы шул гаделсез хөкемчегә охшаш дип әйтелми, ә, киресенчә, Аллаһы хөкемчегә капма-каршы куела. Бу гаделсез хөкемче ахыр чиктә дөрес булганны эшләгән икән, бигрәк тә Аллаһы моны эшләр! Бу тол хатын кебек, Аллаһының хезмәтчеләренә Йәһвәдән ярдәм эзләгәндә бирешмәскә кирәк. Гадел Аллаһы, аларның догаларына җавап итеп, гаделлек урнаштырачак (Лк 18:6, 7).
андый иман: Яки «бу иманны». Сүзгә сүз «иман». «Иман» сүзе алдындагы грек телендәге билгелелек артикле шуны күрсәтә: Гайсә монда гомуми мәгънәдәге иман турында түгел, ә үзенең мисалындагы тол хатынныкы кебек иман турында әйткән (Лк 18:1—8). Моңа дога көченә иман итү һәм Аллаһының үз сайланганнары хакына гаделлек урнаштырачак икәненә иман итү дә керә. Гайсә, күрәсең, шәкертләре үз иманнарының сыйфаты турында уйлансын өчен, үзе биргән иман турындагы сорауны җавапсыз калдырган. Дога һәм иман турындагы мисал аеруча урынлы булган, чөнки моңа кадәр Гайсә үзенең шәкертләре очраячак сынаулар турында сөйләгән булган (Лк 17:22—37).
гыйбадәтханәгә: Гыйбадәтханәгә дога кылырга йөргән кешеләр Изге урынга һәм Иң изге урынга кермәгән, ләкин аларга гыйбадәтханәнең ишегалларына керергә рөхсәт ителгән. Күрәсең, бу мисалда ике яһүд кешесенең шул ишегалларының берсендә торганнары сурәтләнә. (Ә11 кушымт. кара.)
талаучы: Римлылар Исраилдә идарә иткәндә, яһүд салым җыючылары еш кына кешеләрне талаган булган. Аларның дәрәҗәсе аларга үзләрен (һәм һичшиксез үзләренең Рим башлыкларын) кешеләр исәбенә гаделсез баетырга күп кенә мөмкинлекләр биргән. Гайсә, үз мисалында үзен тәкъва дип санаган фарисей турында сөйләгәндә, шул гадәтне күздә тоткандыр; шул фарисей, мин талаучы түгел дип, үзен Аллаһы алдында мактый.
Атнага ике тапкыр ураза тотам: Муса канунында «ураза» төшенчәсе кулланылмаса да, андагы Йолу көне уңае белән елына бер тапкыр «үзегезне басынкыландырыгыз» дигән әмер ураза тотуны үз эченә алган дип санала (Лв 16:29, иск.; Сн 29:7, иск.; Зб 35:13). Соңрак, тора-бара милли бәлаләр истәлегенә башка еллык ураза көннәре гамәлгә кертелгән булган. Әмма фарисейлар гадәттә «атнага ике тапкыр» — атнаның икенче һәм бишенче көннәрендә ураза тоткан. Аларның үз диндарлыгын күрсәтәсе килгән (Мт 6:16). Кайбер чыганаклар буенча, алар ураза тотар өчен базар көннәрен, шәһәргә күп халык килгән көннәрне сайлаган. Алар шулай ук синагогаларда махсус хезмәтләр үткәрелгәндә һәм җирле судлар оештырылганда ураза тоткан.
миңа... мәрхәмәтле бул: Яки «миңа... шәфкатьле бул». Монда «мәрхәмәтле бул» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә очрый һәм татулашу я йолу фикере белән бәйле. Ев 2:17 дә (шулай ук иск. кара) ул «татулаштыручы корбан [йолым корбаны] китереп» дип тәрҗемә ителгән.
сабыйларны: Яки «бәбиләрне». Монда кулланылган грек сүзе бре́фос бик кечкенә балаларны, сабыйларны я хәтта тумаган балаларны аңлата (Лк 1:41; 2:12; Рс 7:19; 2Тм 3:15, «сабый чак»; 1Пт 2:2). Мт 19:13 һәм Мк 10:13 тәге параллель хәбәрләрдә башка грек сүзе пайди́он кулланыла; бу сүз яңа туган балалар белән сабыйларга гына түгел (Мт 2:8; Лк 1:59), ә шулай ук Яһирның 12 яшьлек кызына карата да кулланыла (Мк 5:39—42). Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең төрле грек сүзләрен куллануы шуны күрсәтәдер: ул очракта төрле яшьтәге балалар булган, ләкин Лүк, күрәсең, сабыйларга игътибар итә.
бала кебек: Мк 10:15 кә аңлатманы кара.
Игелекле Остаз: Мк 10:17 гә аңлатманы кара.
Гайсә аңа... дип әйтте: Гайсә бу идарәченең никадәр эчкерсез булганын күргән һәм, Мк 10:21 буенча, «аңа ярату тулы караш белән карап куйган». Әмма Гайсә, бәлки, бу кешегә, шәкерт булып китәр өчен, күбрәк фидакарьлек рухы үстерергә кирәк икәнен күргәндер, шуңа күрә ул аңа болай дигән: үзеңдә булганның барысын сатып акчаны ярлыларга өләш. Гайсәгә иярер өчен барысын калдырып киткән Петер һәм башкалардан аермалы буларак, бу яшь кеше, шәкерт булып китәр өчен, үз милкеннән аерыла алмаган (Мт 4:20, 22; Лк 18:23, 28).
дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк: Монда Гайсә үз фикерен аңлатыр өчен гипербола куллана. Дөя энә күзе аша үтә алмаган кебек, бай кеше дә, үз байлыгын Йәһвә белән мөнәсәбәтләреннән өстен куюын дәвам итсә, Аллаһы Патшалыгына керә алмый. Гайсәнең бер бай кеше дә Патшалыкны мирас итеп алмаячак дип әйтәсе килмәгән, чөнки ул аннары болай дигән: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала» (Лк 18:27). Мәсихче Грек Язмаларында «энә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бело́не монда гына очрый. Ул кайчак хирургик энәне белдерер өчен кулланылган. Ә Мт 19:24 һәм Мк 10:25 тәге параллель хәбәрләрдә «энә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе рафи́с очрый; ул «тегү» дигәнне аңлаткан фигыльдән килеп чыккан.
киләчәк дөнья төзелешендә: Яки «киләчәк гасырда». Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Гайсә монда Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендәге киләчәк эра турында әйтә; ул вакытта тугры кешеләр мәңгелек тормышка ия булачак. (Мк 10:29, 30; сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
Иерусалимга күтәреләбез: Мт 20:17 гә аңлатманы кара.
төкерәчәк: Мк 10:34 кә аңлатманы кара.
Әрихәгә: Бу — исраиллеләр Үрдүн елгасының көнбатыш ягында яулап алган беренче кәнган шәһәре (Сн 22:1; Йш 6:1, 24, 25). Бу борынгы шәһәр ахыр чиктә ташландык хәлгә килгән, ләкин яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң, шул җирдә башка яһүд шәһәре барлыкка килгән, чөнки анда яхшы су чыганагы (Ейн-эс-Султан) булган. Гайсә көннәренә бу яһүд шәһәренең көньягында якынча 2 км ераклыкта яңа Рим шәһәре төзелгән булган. Бу, бер үк очрак турында әйтелгәндә, Яхшы хәбәрләрдәге аерманы аңлатадыр: Маттай һәм Марк хәбәрләрендә Гайсә «Әрихәдән чыкканда [«чыгып барганда»]» диелә, ә Лүк хәбәрендә Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә диелә. Бәлки, Гайсә сукыр кешене Яһүд шәһәреннән чыгып, Рим шәһәренә якынлашканда савыктыргандыр. (Ә4 һәм Ә10 кушымт. кара.)
бер сукыр: Маттай бу вакыйга турында хәбәр иткәндә (20:30), ике сукыр кешене телгә ала. Марк (10:46) һәм Лүк исә бер сукырны гына искә алып, күрәсең, Бартимәй исемлесенә игътибар итә. Аның исеме Марк хәбәрендә генә очрый.
Давыт Улы: Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу сукыр кеше аны ап-ачык Мәсих итеп таный. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)