Лүк 21:1—38
Искәрмәләр
Искәрмәләр
иганә савытлары: Мк 12:41 гә аңлатманы кара.
ярлы: Яки «мохтаҗ». Монда кулланылган грек сүзе пенихро́с яшәү өчен иң кирәклесе булмаган я яшәү өчен каты көрәш алып барган кешене аңлатырга мөмкин. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз монда гына кулланыла.
ике вак акча: Сүзгә-сүз «ике лепта», лепто́н дигән грек сүзенең күплек формасы; ул кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. (Сүзлектән «Лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)
бар акчасын, тормышы өчен бар булганын: Лк 21:2 гә аңлатма күрсәткәнчә, тол хатын иганә савытына салган тәңкәләр «ике лепта» булган, бу бер көнлек хезмәт хакының 1/64 енә тиң булган. Лепта ул вакытта Исраилдә кулланылган иң вак тәңкә булган. Мт 10:29 буенча, бер ассарийга (сигез лептага тиң) кеше ике чыпчык сатып ала алган; чыпчык, ашау өчен иң арзан кош булган. Димәк, бу тол хатынның бер чыпчык сатып алыр өчен кирәкле акчаның яртысы гына булган, ә бер чыпчык бер ашап алырга да җитмәс иде.
таш өстендә ташы калмаячак: Мт 24:2 гә аңлатманы кара.
чуалышлар: Яки «тәртипсезлек; фетнәләр». Монда кулланылган акатастаси́а дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «буйсынмаучанлык», әмма ул шулай ук урнаштырылган хакимияткә каршы килүне; фетнәне; сәяси чуалышны аңлатырга мөмкин. 2Кр 6:5 тә Паул очраган каты каршы килүләр сурәтләнгәндә, бу төшенчә «чуалышлар» дип бирелгән.
ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:6 га аңлатманы кара.)
Халык: Мт 24:7 гә аңлатманы кара.
күтәрелер: Мт 24:7 гә аңлатманы кара.
үләтләр: Яки «киң таралган чирләр; эпидемияләр». Гайсәнең соңгы көннәр турындагы бөек пәйгамбәрлеген Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең өчесе язган. Алар арасында Лүк кенә җыелма «билгенең» бу үзенчәлеген искә ала (Лк 21:7; Мт 24:3, 7; Мк 13:4, 8). Бу өч хәбәр бер-берсен тулыландыра. «Үләт» дигәнне аңлаткан бу грек сүзе Изге Язмаларда тагын бер тапкыр гына, Рс 24:5 тә очрый. Анда ул образлы кулланыла һәм «җәмгыятьнең чире», ягъни проблемалар тудыручы, тынычлык бозучы я җәмгыять өчен куркыныч булып торучы, дип саналган кешене аңлата.
куркыныч күренешләр: Монда кулланылган грек сүзе «куркырга» дигәнне аңлаткан фобе́о дигән грек фигыленнән барлыкка килгән. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында монда гына кулланыла. Ул, күрәсең, дәһшәтле вакыйгаларны аңлата.
сүзләр: Яки «инандырырлык тел». Сүзгә-сүз «авыз». Грек сүзе сто́ма монда тел я сүзләр көче мәгънәсендә кулланыла.
башыгыздагы чәчегезнең бер генә бөртеге дә югалмас: Гайсә гипербола кулланып, үз шәкертләренең, барысы тарафыннан «нәфрәт ителсәләр» дә, якланган булачагына бер шик тә калдырмаган (Лк 21:17). Контекст күрсәткәнчә, Гайсә монда бар физик зыяннан түгел, ә башлыча рухи я мәңгелек зыяннан яклау турында әйтә (Лк 21:16). Шуңа күрә Гайсәнең шәкертләре мәрхәмәтсез мөгамәләдән я хәтта үлемнән могҗизалы рәвештә котылуларын көтми. Ләкин алар Йәһвәнең көченә, үзләренең үледән терелтеләчәгенә тулысынча ышана ала (Мт 10:39). Бу шигырьдә «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзенең фигыль белән кулланылуы Гайсәнең вәгъдәсе ышанычлы икәнен ассызыклый. Гайсә үз шәкертләренә Аллаһының кайгыртуы турында әйткәндә дә, аның сүзләрендә шундый ук мәгънә чагылган: «Сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит». (Лк 12:7; Мт 10:30 га аңлатманы кара.)
Җаныгызны... коткарырсыз: Яки «җаныгызны (тормышыгызны)... алырсыз». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. (Сүзлетән «Җан» кара.) Ул еш кына кешенең хәзерге я булачак тормышын аңлата. Бу контекстта аны «булачак тормышыгыз» я «чын тормышыгыз» дип тәрҗемә итеп була.
чыдамлыгыгыз: Грек исеме хипомоне́ Изге Язмаларда кыюлык, ныклык һәм сабырлык тулы «чыдамлылыкны» күрсәтер өчен кулланыла. Андый чыдамлылык ярдәмендә кеше, киртәләр, эзәрлекләүләр, сынаулар я вәсвәсәләргә очраганда, өметен югалтмый. «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән тамырдаш грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11).
Яһүдиядәгеләр: Ягъни Римның провинциясе Яһүдиядә яшәүчеләр.
тауларга: IV гасырда яшәгән тарихчы Евсевий әйтүенчә, Яһүдиядә һәм Иерусалимда торган мәсихчеләр Үрдүн елгасын кичеп, Пеллага качкан. Бу шәһәр Декаполисның таулы җирендә урнашкан булган. (Ә10 кушымт. кара.)
җәза бирү көннәре: Яки «үч алу көннәре», ягъни Аллаһының үч алуы я хөкеме. Элегрәк Насарадагы синагогада Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлегенең бер өлешен (Иш 61:1, 2) өземтә итеп китереп, аны үзенә кулланган, ләкин ул очракта Гайсә «Аллаһыбызның үч алу көне» турындагы өлешне өземтә итеп китергән дип әйтелмәгән (Лк 4:16—21). Әмма бу юлы Гайсә «үч алу көннәре» турында игълан иткән һәм Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын алдан әйткән. Аллаһының үч алуы турында Еврей Язмаларында язылган булган. Монда «җәза бирү» я «үч алу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Септуагинтада Кн 32:35; Ир 46:10 (26:10, LXX) һәм Һш 9:7 дә очрый. Бу шигырьләрдә аңа туры килгән еврей төшенчәләре «үч алу» я «тикшерү» дип бирелгән.
Халыкларга билгеләнгән вакыт: Яки «Башка халыклар вакыты». Грек сүзе кайро́с (монда күплек санда килеп, «билгеләнгән вакыт» дип тәрҗемә ителгән) билгеле үзенчәлекләргә хас ниндидер вакытны яки урнаштырылган я билгеле бер вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин (Мт 13:30; 21:34; Мк 11:13). Бу сүз Гайсәнең җирдәге хезмәте башланыр өчен «билгеләнгән вакытны» (Мк 1:15) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18). Кайро́с төшенчәсе шулай ук Аллаһы ниятләгән һәм ул билгеләгән вакытта башланасы вакытлар я заманнар турында, аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы турында, сүз барганда кулланыла (Рс 1:7; 3:19; 1Тс 5:1). Кайро́с сүзенең Изге Язмаларда кулланылышын исәпкә алсак, «халыкларга билгеләнгән вакыт» дигән сүзтезмә, күрәсең, билгесез вакытны түгел, ә башы һәм ахыры булган билгеләнгән вакыт аралыгын аңлата. «Халыклар» я «башка халыклар» дип э́тнос дигән грек сүзенең күплек формасы тәрҗемә ителә; бу грек сүзен еш кына Изге Язмалар язучылары махсус рәвештә яһүд булмаган халыкларны күрсәтер өчен кулланган.
Җиһанга: «Җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14).
болытларда: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
күрерләр: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя; сабак». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
Күк һәм җир юкка чыгар: Мт 24:35 кә аңлатманы кара.
минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Мт 24:35 кә аңлатманы кара.
килеп баса алыр: Изге Язмаларда монда кулланылган төшенчә кайвакыт берәр кеше я берәр төркемнең хакимлеккә ия булган берәрсе алдында илтифат казанганын я хупланганын күрсәтер өчен кулланыла (Зб 1:5; 5:5; Гс 22:29; Лк 1:19). Мәсәлән, Ач 7:9, 15 тә бихисап күп кешенең «тәхет белән Бәрән алдында басып торганы» күрсәтелә. Бу аларның Аллаһы һәм Гайсәнең хуплавына ия булганын күрсәтә.
Медиаматериал
Раввиннарның чыганаклары буенча, Һируд төзегән гыйбадәтханәдә шофар савытлары дип аталган 13 иганә савыты булган. Еврей сүзе шофа́р «тәкә мөгезе» дигәнне аңлата һәм бу савытларның ким дигәндә бер өлеше, бәлки, торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган икәнен күрсәтә. Гайсә хәер биргән кешеләрнең моның хакта образлы итеп быргы кычкыртканын хөкем иткән. Гайсәнең әйткәннәре тыңлаучыларына тәңкәләр торба формасына охшаш иганә савытларына төшкәндә чыккан тавышны хәтерләткәндер (Мт 6:2). Ә тол хатын хәергә биргән ике вак тәңкә күп тавыш чыгармагандыр, ләкин Гайсә шуны күрсәткән: тол хатын да, аның иганәсе дә Йәһвә өчен кадерле булган.
Көнбатыш диварның көньяк өлешендә табылган бу ташлар беренче гасырдагы гыйбадәтханә тавында төзелгән корылмаларның өлеше булып торган дип санала. Алар шунда римлыларның Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимерүе турында дәһшәтле хатирә буларак калдырылган.
Гайсә Иерусалим һәм Яһүдия халкын «кылыч белән үтерерләр» дип алдан әйткән булган (Лк 21:24). Бу фоторәсемдә 2 000 еллык кылыч күрсәтелгән. Ул, күрәсең, Римның җәяүле гаскәрендә хезмәт иткән гаскәринеке булган. Бу гаскәр б. э. 66 елында, Римга каршы фетнә күтәрелгәч, Иерусалимда урнашкан булган. Бу кылычның озынлыгы якынча 60 см, һәм ул үзенең күн кынына тыгылган килеш сакланган, кыны исә тузып беткән. Шушы кылыч күптән түгел генә (2011 елда хәбәр ителгән) Иерусалимда бер дренаж канавында археологик казу эшләре барышында табылган булган. Бу канау Давыт Шәһәре белән Көнбатыш стена янындагы археология паркы арасында булган. Бу канауда, күрәсең, Иерусалим халкы шәһәрнең б. э. 70 елындагы җимерелүенә кадәрге тынычсыз вакытта яшеренә алган.
Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе турындагы бөек пәйгамбәрлегендә Гайсә Яһүдия халкын «бар халыкларга әсир итеп алып китәрләр» дип алдан әйткән (Лк 21:21, 24). Монда күрсәтелгән тәңкә Гайсә сүзләренең үтәлгәнен раслап тора. Яһүдиянең әсирлеккә алынуын күрсәтеп торучы бу тәңкәләр б. э. 71 елында сугыла башлаган. Бу тәңкәнең бер ягында император Веспасианның улы Титның сурәте төшерелгән. Яһүдиядәге фетнәне бастырырга дип башта Веспасиан килсә дә, яһүдләрне тулысынча Тит җиңгән. Тәңкәнең икенче ягында пальма агачы янында куллары артка бәйләнгән яһүд ир-аты тора һәм кайгырган яһүд хатыны утыра. Анда «Әсирлеккә алынган Яһүдия» дигәнне аңлаткан «IVDAEA CAPTA» язуы төшерелгән.