Лүк 24:1—53
Искәрмәләр
Искәрмәләр
атнаның беренче көнендә: Мт 28:1 гә аңлатманы кара.
алдан әзерләнгән хуш исле үләннәрне: Мк 16:1 гә аңлатманы кара.
төрбә: Мт 27:60 ка аңлатманы кара.
таш: Мк 15:46 га аңлатманы кара.
Хуҗабыз Гайсәнең: Кайбер кулъязмаларда бу сүзләр юк, ләкин бу озынрак укылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (Борынгы кулъязмалар грек текстын билгеләргә ничек ярдәм итә икәне турында күбрәк белер өчен, А3 кушымт. кара.)
ялтырап торган киемдә ике ир кеше: Монда читләтеп фәрештәләр турында әйтелә. (Лк 24:23 белән чагыштыр.) Рс 1:10 да фәрештәләр «ак кием кигән ике ир-ат» итеп сурәтләнә.
Ул монда юк, ул терелтелде: Кайбер кулъязмаларда бу сүзләр юк, ләкин бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (А3 кушымт. кара.)
баганага кадакланырга: Яки «баганага (колгага) беркетелергә». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
моның барысы турында 11 рәсүлгә... хәбәр итте: Лк 24:4 тә «ялтырап торган киемдәге ике ир кеше» итеп сурәтләнгән ике фәрештә Гайсәнең терелтелүе турындагы хәбәрне башта аның ир-ат шәкертләренә җиткерә алыр иде. Әмма аның терелтелүе турында беренче итеп хатын-кызларга әйтелгән булган (Лк 24:6—9; Ях 20:11—18). Терелтү турында «11 рәсүлгә һәм калган шәкертләргә» хәбәр итү хөрмәте шулай ук хатын-кызларга бирелгән булган. Өстәвенә, терелтелгән Гайсәне күргән беренче шәкертләр арасында магдалалы Мәрьям булган. (Ях 20:16; Мт 28:7 гә аңлатманы кара.)
магдалалы Мәрьям: Лк 8:2 гә аңлатманы кара.
Яһнә: Бу Йәһухәнан дигән еврей исеменең кыскартылган хатын-кыз җенес формасы. Бу исемнең мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Гайсә Яһнәне савыктырган булган. Ул Хузаның — Һируд Антипаның бер түрәсенең — хатыны булган. Яһнә Мәсихче Грек Язмаларында ике тапкыр гына, Лүкнең Яхшы хәбәрендә генә искә алына (Лк 8:2, 3).
...аптырап кайтып китте: Кайбер кулъязмаларда бу шигырьдәге сүзләр юк, ләкин бу шигырьнең булырга тиешлеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (А3 кушымт. кара.)
11 километр чамасы: Сүзгә-сүз «60 стадий». Рим стадие 185 м тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
аңлатып бирде: Грек сүзе диермене́уо «бер телдән икенчесенә тәрҗемә итү» мәгънәсендә кулланылырга мөмкин (1Кр 12:30). Әмма ул шулай ук «мәгънәне ачыклау; җентекләп аңлату» дигәнне дә аңлата. Бу шигырьдә ул пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсен аңлатуны белдерә.
Язмаларны җентекләп аңлатканда: Сүзгә-сүз «Язмаларны тулысынча ачканда». «Җентекләп аңлату» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле (диано́йго) бу бүлектә өч тапкыр очрый. Беренче мәртәбә Лк 24:31 дә ул ике шәкертнең «күзләре» «ачылып киткән» икәнен сурәтләр өчен кулланыла. Күзләре ачылгач, алар үзләре белән сөйләшкән кешенең Гайсә икәнен аңлаган. Икенче тапкыр монда Лк 24:32 дә бу сүз «җентекләп аңлату» мәгънәсендә кулланыла. Һәм өченче мәртәбә Лк 24:45 тә бу грек сүзе Гайсәнең шушы шәкертләрнең зиһеннәрен «ачканын» сурәтләр өчен кулланыла. Зиһеннәре ачылгач, алар Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмаларының мәгънәсен аңлый алган. (Шулай ук бу грек сүзе кулланылган Рс 7:56, «ачылган»; 16:14, «ачты»; һәм 17:3, «аңлатты» кара.)
күтәрелеп китмәдеме: Монда метафора итеп кулланылган грек сүзе көчле эмоцияләрне, мәсәлән шатлык һәм рәхәтлекне, сурәтли һәм шулай ук көчле кызыксыну һәм ашкынуны белдерә. Монда бу сүз ике шәкертнең, Гайсә аларга Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмаларын җентекләп аңлаткач, нәрсә хис иткәннәрен сурәтли.
һәм: «Исән-имин булыгыз»,— диде: Кайбер кулъязмаларда бу сүзләр юк, ләкин бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый.
рухи зат: Грек сүзе пне́ума күзгә күренмәс рухи затларны күрсәтергә мөмкин, ләкин монда шәкертләр бу төшенчәне, күрәсең, берәр өрәк я күренешне күрсәтер өчен кулланган. Гайсә үз шәкертләренә кулларын һәм аякларын күрсәтеп, аларга болай дигән: «Миңа кагылыгыз һәм үзегез күрегез, рухның тәне һәм сөяге юк, ә миндә, күргәнегезчә, бар» (Лк 24:39). Бу шуны күрсәткән: үткәндә фәрештәләр кебек, Гайсә, шәкертләргә күренер өчен, кеше кыяфәтенә кергән (Яр 18:1—8; 19:1—3).
Кулларыма һәм аякларыма: Гайсәнең очрагындагы кебек, римлылар еш кына хөкем ителгән кешенең кулларын (һәм шулай ук, күрәсең, аякларын) баганага кадаклап куйган (Зб 22:16; Ях 20:25, 27; Кл 2:14). Кайбер белгечләр уйлавынча, Гайсәнең аякларын тишкән кадак я кадаклар белән аның аяклары туп-туры баганага я баганага беркетелгән терәгечкә кадаклап куелган булган.
...һәм аякларын күрсәтте: Кайбер кулъязмаларда бу шигырьдәге сүзләр юк, ләкин бу шигырьнең булырга тиешлеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (А3 кушымт. кара.)
балык: Соңрак язылган кайбер кулъязмаларда «һәм кәрәзле бал» дигән сүзләр өстәлгән, ләкин борынгы ышанычлы кулъязмаларда ул сүзләр юк.
Муса канунында, пәйгамбәрләр язмаларында һәм Зәбур китабында: Гайсә, күрәсең, монда Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын яһүдләр кабул иткәнчә һәм аларга билгеле булганча бүлгән. «Канун» (еврейчә Тора́) бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язмалары» (еврейчә Невии́м) Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын, шул исәптән Элекке пәйгамбәрләр дип аталган китапларны (Йошуадан алып Патшаларга кадәрге китаплар) аңлата. «Зәбур китабы» өченче өлешне күрсәтә; анда Еврей Язмаларының калган китаплары керә, һәм ул Язмалар, ягъни еврейчә Кетуви́м, дип атала. «Зәбур китабы» өченче өлешнең беренче китабы булганга, ул өлеш шулай дип атала. Еврей Язмаларының яһүдләрчә исеме «Танах» шушы өч өлешнең исемнәренең беренче хәрефләреннән килеп чыккан («ТаНаХ»). Гайсәнең бу өч төшенчәне куллануы шуны күрсәтә: Еврей Язмаларының каноны, Гайсә җирдә булганда, инде төзелгән булган, һәм ул аны хуплаган.
Сез... шаһит булырсыз: Монда Гайсә беренче тапкыр үз шәкертләренә үзенең тормышы белән хезмәтенә, шул исәптән үзенең үлеме белән үледән терелтелүенә «шаһит булырсыз» дип әйтә. (Ях 15:27 белән чагыштыр.) Тугры яһүдләр буларак, Гайсәнең шәкертләре инде Йәһвәнең шаһитләре булган һәм аның бердәнбер хак Аллаһы икәненә шаһитлек биргән (Иш 43:10—12; 44:8). Монда язылган вакыйгалардан соң якынча 40 көн үткәч, Гайсә аларның яңа йөкләмәләрен, үзенең шаһитләре булырга йөкләмәләрен кабатлап ассызыклый. (Рс 1:8 гә аңлатманы кара.)
Атам вәгъдә иткәнне: Ягъни Йл 2:28, 29 һәм Ях 14:16, 17, 26 да вәгъдә ителгән изге рух. Бу эш итүче көч Гайсәнең шәкертләрен бөтен җиһанда шаһитләр булып хезмәт итәргә дәртләндерәчәк (Рс 1:4, 5, 8; 2:33).
шәһәрдә: Ягъни Иерусалим.
Шуннан соң: Рс 1:3—9 күрсәткәнчә, Гайсә үзенең терелтелүеннән соң 40 көн үткәч, күккә күтәрелгән. Димәк, Лк 24:1—49 да сурәтләнгән Гайсә терелтелгән көндәге (16 нисан) вакыйгалар һәм бу шигырьдән башлап бүлекнең ахырына кадәр тасвирланган аның күккә күтәрелгән көндәге (25 ийяр) вакыйгалар арасында вакыт аралыгы бар. (А7 кушымт. кара.)
Битаниягә: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.
күккә күтәрелә башлады: Кайбер кулъязмаларда бу сүзләр юк, ләкин бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. Шулай ук Лүк, үзе Рс 1:1, 2 дә күрсәткәнчә, үзенең «беренче китабында», ягъни Яхшы хәбәрендә, Гайсәнең «күккә алынганчы башкарган бар эшләре» турында язган булган. Шуңа күрә Гайсәнең күккә күтәрелүе турындагы бу сүзләрне Лүкнең үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәренә өстәгәне бик урынлы.
аңа сәҗдә кылдылар: Яки «аңа баш иделәр; аның алдында йөзтүбән капландылар; аңа тирән хөрмәт күрсәттеләр». Грек фигыле проскине́о Аллаһыга я берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылса, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә (Мт 4:10; Лк 4:8). Бу контекстта исә шәкертләр терелтелгән Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп таныган. Алар аңа Аллаһыга я берәр илаһка сәҗдә кылгандай түгел, ә аны «Аллаһы Улы», алдан әйтелгән «Адәм Улы» һәм Аллаһы хакимлек биргән Мәсих итеп танып сәҗдә кылган (Лк 1:35; Мт 16:13—16; Ях 9:35—38). Алар моны Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган кебек эшләгән (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Күп очракларда кешеләр Гайсәгә сәҗдә кылып, үткәндәге кебек, Аллаһы ачкан хакыйкатьләр һәм Аллаһының хуплавы өчен рәхмәт белдергән. (Мт 14:32, 33; 28:5—10, 16—18; Ях 9:35, 38; шулай ук Мт 2:2; 8:2; 14:33; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)
аңа сәҗдә кылдылар һәм: Кайбер кулъязмаларда бу сүзләр юк, ләкин бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (А3 кушымт. кара.)
һәрвакыт гыйбадәтханәдә булдылар: Гайсә җәзалап үтерелгәннән соң, шәкертләр үз дошманнарыннан курыккан, шуңа күрә, җыелганда, йорт ишекләрен бикләп куйган (Ях 20:19, 26). Әмма Гайсә терелтелгәннән соң, аңардан белем алгач (Рс 1:3) һәм 40 нче көнне аның күккә күтәрелүенә шаһит булгач, бу аларга көч өстәгән. Алар кыю итеп халык алдында Аллаһыны мактаган. Шәкертләрнең ашкынып хезмәт иткәннәре турындагы хәбәрне Лүк үзенең Яхшы хәбәрендә башлап, Рәсүлләр китабында дәвам иткән. (Рс 1:1 гә аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.