Лүк 4:1—44
Искәрмәләр
Искәрмәләр
рух... йөртте: Пне́ума дигән грек сүзе монда Аллаһының рухын аңлата. Бу рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Мк 1:12; сүзлектән «Рух» кара.)
Иблис: Мт 4:1 гә аңлатманы кара.
Кеше икмәк белән генә яшәргә тиеш түгел: Гайсәнең Еврей Язмаларыннан китергән өземтәсен язганда, Лүк Маттайга караганда Кн 8:3 нең кыскарак өлешен китерә. Әмма кайбер борынгы грек кулъязмаларында һәм тәрҗемәләрдә бу өземтәгә мондый сүзләр өстәлгән: «ә Аллаһының һәр сүзе белән». Шулай итеп, Лүк хәбәре Мт 4:4 тәге параллель хәбәргә туры китерелгән. Әмма борынгырак кулъязмалар Лүк хәбәрендәге бу кыска язылышны раслый. Шулай да, шунысы игътибарга лаек: Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й7, 8, 10, 14, 15, 17 дип атала) озынрак язылыш һәм тетраграмматон кулланыла. Аларны «ә Йәһвә авызыннан чыккан бар нәрсә белән» дип тәрҗемә итеп була.
Шунда Иблис аны биек урынга алып менде: Мт 4:8 дәге параллель хәбәрдә Иблис Гайсәне «бик биек бер тауга» алган дип әйтелә. Лүк монда китергән вәсвәсәләр тәртибе Маттайныкына караганда аерылып тора, ләкин бу очракта Маттай вакыйгаларны, күрәсең, дөрес тәртиптә китергән (Мт 4:1—11). Шайтанның үзенең беренче ике вәсвәсәсен «әгәр дә син Аллаһы улы икән» дигән хәйләле сүзләр белән башлаганы, ә аннан соң ун әмернең беренчесен бозарга дигән ап-ачык вәсвәсә белән тәмамлаганы акылга ятышлы булып тоела (Чг 20:2, 3). Шулай ук Гайсәнең: «Кит, Шайтан!» — диеп, өч сынауның соңгысына җавап биргәне урынлыдыр (Мт 4:10). Һәм дәлилләр ышандырырлык булмаса да, галимнәр шуңа да игътибар иткән: Мт 4:5 тә икенче вәсвәсә «шуннан соң» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе белән башлана. Шуңа күрә Маттай хәбәрендәге бу сүз, Лк 4:5 тә «шунда» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенә караганда, вәсвәсәләр чираты турында әйткәндә, төгәлрәк туры киләдер. Әйе, Лүк вакыйгаларны «эзлекле рәвештә» язган, шулай да бу вакыйгаларның төгәл хронологик тәртиптә язылганын аңлатмаска да мөмкин. (Лк 1:3 кә аңлатманы кара.)
аңа... күрсәтте: Мт 4:8 гә аңлатманы кара.
патшалыкларын: Мт 4:8 гә аңлатманы кара.
бер табынсаң: Мт 4:9 га аңлатманы кара.
Йәһвә: Кн 6:13 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
гыйбадәтханә стенасының өстенә: Мт 4:5 кә аңлатманы кара.
Йәһвә: Кн 6:16 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
синагогаларында: Сүзлектән «Синагога» кара.
гадәттәгечә, Шимбә көнне: Яһүдләрнең, Бабыл әсирлегенә алып кителгәнче, Шимбә көнен тотар өчен синагогаларда җыелган икәненә бернинди дәлилләр юк. Әмма, күрәсең, Езра һәм Никами көннәреннән башлап, андый гореф-гадәт урын ала башлаган. Һичшиксез, Гайсә дә рухи яктан бу файдалы гореф-гадәтне тоткан. Гайсәнең яшь чагында аның гаиләсенең Насара синагогасына йөрү гадәте булган. Вакыт узу белән мәсихче җыелышта да гыйбадәт кылыр өчен, андый бергә җыелу тәртибе барлыкка килгән.
укырга дип торып басты: Галимнәр әйтүенчә, бу синагогадагы гыйбадәтнең иң беренче сурәтләнүе. Яһүдләрнең ышанулары буенча, андый гыйбадәт, гадәттә, килүчеләр бинага кергәч, шәхси догалардан башланган, аннан соң Кн 6:4—9 һәм 11:13—21 дәге сүзләр укылган. Җыелганнар исеменнән догалар әйтелгәннән соң, Тәүраттан график буенча бер өлеш кычкырып укылган. Рс 15:21 дә б. э. I гасырында андый уку «һәр Шимбә» булган дип әйтелә. Гыйбадәтнең киләсе өлешендә, Лк 4:16 да, күрәсең игътибар ителгәнчә, пәйгамбәрләр төргәгеннән берәр өлеш укылган һәм аңа нигезләнеп, сабак бирелгән. Гадәттә, укучы торып баскан һәм ул нинди пәйгамбәрнең сүзләрен укырга икәнен үзе сайлый алган. (Рс 13:15 кә аңлатманы кара.)
Ишагыя пәйгамбәр төргәген: Үле диңгез янында табылган Ишагыя китабы кулъязмасы бер-берсенә тоташтырылган 17 пергамент кисәгеннән тора. Бу 7,3 м озынлыктагы төргәкнең тексты 54 баганага язылган. Насарадагы синагогада кулланылган төргәк тә шундый ук озынлыкта булгандыр. Беренче гасырда текст бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленмәгән булган. Гайсәгә үзе укырга теләгән өзекне табарга кирәк булган. Гайсәнең пәйгамбәрлек сүзләре язылган урынны табуы аның Аллаһы Сүзен яхшы белгәнен ачыклый.
Йәһвә: Иш 61:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
ул... майлады: Лүк монда Ишагыя пәйгамбәрлеген Септуагинтадан өземтә итеп китерә; анда «ул... майлады» дип язылган. Әмма Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлеген (61:1, 2) еврей текстыннан укыган; анда «майланган» дигәнне аңлаткан фигыль Аллаһы исеме белән бергә кулланыла. Бу исем дүрт тартык еврей хәрефе (ЙҺВҺ) белән бирелгән. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й7, 8, 10, 14, 15 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла һәм «Йәһвә... майлады» дип әйтелә.
әсирләргә азатлык турында... вәгазьләр өчен: Монда Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлеген өземтә итеп китерә; кайбер яһүдләр бу пәйгамбәрлек турыдан-туры үтәлер дип уйлагандыр (Иш 61:1). Әмма Гайсәнең хезмәте кешеләрне рухи коллыктан азат итүгә тупланган. Шуңа күрә Гайсә әйткән азатлык рухи азатлык булган. Бу пәйгамбәрлек һәм Гайсәнең аны үз хезмәтенә куллануы, күрәсең, Азатлык елына читләтеп күрсәтә, ә бу ел һәр 50 нче ел үткәрелергә тиеш булган. Азатлык елында бөтен ил буйлап азатлык игълан ителгән булган (Лв 25:8—12).
Йәһвәнең: Иш 61:2 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Йәһвәнең хуплау вакыты: Яки «Йәһвәнең хуплау елы; Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы». Монда Гайсә Иш 61:1, 2 дән өземтә китерә. Лүкнең грек текстында «хуплау елы» дигән сүзләр кулланыла; шулай итеп Септуагинтада «илтифат күрсәткән елы» дигән еврей сүзтезмәсе тәрҗемә ителә. Гайсә бу шигырьне үзенә кулланып, шуны күрсәткән: үзенең коткару хезмәте бу «елның» башланганын билгеләгән; бу елны Йәһвә кешеләргә илтифат күрсәтер өчен «хуплаган». Гайсә Ишагыя пәйгамбәрнең Аллаһының чагыштырмача кыска «үч алу көне» турындагы киләсе сүзләренә җитәрәк укудан туктап калган. Моны ул, күрәсең, шушы озынрак «хуплау елына» игътибарны туплар өчен эшләгән; ул вакыт дәвамында Аллаһы котылыр өчен үзенә борылган кешеләргә илтифатын күрсәтәчәк (Лк 19:9, 10; Ях 12:47).
утырды: Шулай итеп Гайсә сөйләргә җыенганын күрсәткән. Синагогада шундый гадәт булган: җыелыш алдында укыган кеше кире үз урынына барып утырмаган, ә «синагогадагы бар кеше» үзен күрә алган урынга өйрәтергә дип утырган. (Мт 5:1 гә аңлатма белән чагыштыр.)
мәкальне: Яки «гыйбрәтле хикәяне; гыйбрәтле сүзне; мисалны». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз, мәкаль я мисалны белдерергә мөмкин. (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
үз туган җиреңдә: Сүзгә-сүз «үз атаңның урынында». Ягъни Гайсәнең үскән шәһәре Насара. Бу контекстта «туган җир» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе патри́с, күрәсең, чагыштырмача чикләнгән өлкәне — Гайсәнең һәм аның гаиләсенең туган шәһәрен аңлата. Әмма бу төшенчә зуррак өлкәгә карата да, мәсәлән, кешенең туган иленә, кулланылырга мөмкин. Ях 4:43, 44 нең контекстында бу грек сүзе, күрәсең, бөтен Гәлиләяне аңлата.
өч ел ярым: 1Пат 18:1 буенча, Ильяс корылык бетүен «өченче елны» игълан иткән. Шуңа күрә кайберәүләр Гайсәнең сүзләре 1 Патшаларда язылганнарга каршы килә дип әйтә. Әмма Еврей Язмалары хәбәрендә корылык өч елдан азрак булган дип әйтелми. «Өченче елны» дигән сүзтезмә, күрәсең, вакыт аралыгын күрсәтә; ул Ильяс Ахабка корылык турында беренче тапкыр әйткәндә башланган булган (1Пат 17:1). Бу игълан, күрәсең, корылык чоры барышында әйтелгән булган. Андый корылык гадәттә алты айга кадәр сузылган, әмма ул вакыттагы корылык чоры гадәттәгедән озаграк булгандыр. Өстәвенә, корылык «өченче елны», Ильяс кабат Ахаб белән очрашкач ук, тәмамланмаган, ә Кармил тавында Йәһвәдән ут төшкәннән соң гына тәмамланган (1Пат 18:18—45). Шулай итеп, Гайсәнең монда язылган сүзләре, шулай ук аның бер анадан туган энесенең Яг 5:17 дәге охшаш сүзләре 1Пат 18:1 дә язылган вакытка туры килә.
Сарифат: Бу Финикия шәһәре Урта диңгез ярында, Сидон белән Тир шәһәрләре арасында урнашкан булган. Ул Исраил территориясендә булмаган. Бу шәһәрнең грекча исеме Сарепта булган. Ә еврей исеме 1Пат 17:9, 10 һәм Абд 20 дә искә алына. Бу исем хәзерге Ливандагы Сарафенд авылының исемендә сакланган. Бу авыл Сидоннан көньяк-көньяк-көнбатышка таба якынча 13 км ераклыкта урнашкан. Әмма борынгы шәһәр, бәлки, Урта диңгез ярына якынрак булгандыр. (Ә10 кушымт. кара.)
чистарынды:Яки «савыкты». Монда Ногманның махау авыруыннан терелүе турында әйтелә (2Пат 5:3—10, 14). Муса кануны буенча, бу авыруы аркасында кеше нәҗес дип саналган (Лв 13:1—59). Шуңа күрә бу грек төшенчәсе еш кына махаулыларның савыгуына карата кулланыла (Мт 8:3; 10:8; Мк 1:40, 41).
төртеп төшерер өчен: Яһүдләрнең соңрак Талмудта язылган бер гореф-гадәте буенча, хөкем ителгән кешене кайчак текә ярдан төртеп төшергәннәр, ә аннары, аның үлгәненә бер шик тә калмасын өчен, аның өстенә ташлар атканнар. Насарадагы кеше төркеме шулай эшләргә теләгәнме, юкмы — билгесез, әмма алар Гайсәне, һичшиксез, үтерергә теләгән.
Кәпернаум: «Наһум авылы» я «Юаныч авылы» дигән мәгънә йөрткән еврей исеменнән барлыкка килгән (Нм 1:1, иск.). Бу Гайсә җирдә хезмәт иткәндә әһәмияте зур булган шәһәр. Ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан булган һәм Мт 9:1 дә Гайсәнең «үз шәһәре» дип аталган. Кәпернаум диңгез өсте тигезлегеннән якынча 200 м түбәнрәк, ә Насара диңгез өсте тигезлегеннән якынча 360 м биегрәк урнашкан булганга, бу хәбәрдә Гайсә Кәпернаум шәһәренә төште дип төгәл әйтелә.
җенле — шакшы рухлы: Сүзлектән «Рух» кара.
сиңа бездән нәрсә кирәк?: Мт 8:29 га аңлатманы кара.
Шимунның каенанасы: Ягъни Кифас дип тә аталган Петернең каенанасы (Ях 1:42). Бу сүзләр Паулның 1Кр 9:5 тә әйткәннәренә туры килә. Анда Кифасның хатыны булган дип әйтелә. Петернең каенанасы, күрәсең, аның йортында яшәгән. Петер белән Әндринең йорты уртак булган. (Мк 1:29—31; рәсүл Петернең төрле исемнәре турында белер өчен, Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)
кызышып ята иде: Яки «бик нык кызышып ята иде». Маттай һәм Марк Петернең каенанасы «авырудан кызышып ята иде» дип язган (Мт 8:14; Мк 1:30). Лүк кенә, күрәсең табиб буларак, Шимунның каенанасы «бик нык кызышып ята иде» диеп, аның хәленең авыр булганына игътибар иткән. («Лүк китабына кереш сүз» кара.)
Аллаһы Патшалыгы: Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы Патшалыгы яхшы хәбәр төшенчәсе белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. Төп нөсхәдә «Аллаһы Патшалыгы» дигән сүзтезмә Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә 32 мәртәбә, Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә 14 мәртәбә, ә Маттайның Яхшы хәбәрендә 4 мәртәбә очрый. Әмма Маттай якынча 30 тапкыр «күкләр Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмәне куллана. (Мт 3:2; 24:14; Мк 1:15 кә аңлатмаларны кара.)
яхшы хәбәрне игълан итәргә: Монда кулланылган грек фигыле эуангели́зомай («яхшы хәбәрне игълан итәргә») Мәсихче Грек Язмаларында 54 тапкыр очрый. Ул Лүк язган хәбәрләрдә еш кулланыла (Лк 1:19; 2:10; 3:18; 4:18; 8:1; 9:6; 20:1; Рс 5:42; 8:4; 10:36; 11:20; 13:32; 14:15, 21; 15:35; 16:10; 17:18). «Вәгазьләргә; сөйләргә; игълан итәргә» дип бирелгән кери́ссо төшенчәсе (Мт 3:1; 4:17; 24:14; Лк 4:18, 19; 8:1, 39; 9:2; 24:47; Рс 8:5; 28:31; Ач 5:2) һәм «яхшы хәбәрне игълан итәргә» дигәнне аңлаткан эуангели́зомай төшенчәсе арасында аерма бар. Беренчесе игълан итү рәвешенә басым ясый: бу — халык алдында рәсми игълан итү. Икенчесе эчтәлеген — «яхшы хәбәрне» игълан итү я китерүне ассызыклый. Тамырдаш исем эуанге́лион («яхшы хәбәр») Мәсихче Грек Язмаларында 76 тапкыр очрый. (Мт 4:23; 24:14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Яхшы хәбәр» кара.)
Медиаматериал
Изге Язмаларда «чүл» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхә язылган телләрдәге сүзләр (еврейчә мидба́р һәм грекча э́ремос) башлыча кеше аз яши торган һәм эшкәртелмәгән җирне, еш кына куаклык һәм үлән үскән һәм хәтта көтүлек булган даланы аңлата. Бу сүзләр шулай ук чын-чынлап чүл дип атап булган сусыз җирләрне аңлатырга мөмкин. Яхшы хәбәрләрдә гадәттә Яһүдия чүле турында әйтелә. Шул чүлдә Яхъя яшәгән һәм вәгазьләгән, һәм шунда Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән (Мк 1:12).
Бу уңдырышсыз өлкәдә Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаган һәм Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән.
Шайтан Гайсәне туры мәгънәдә «гыйбадәтханә стенасының өстенә [яки «парапетына; иң югары ноктасына»]» бастыра алган һәм аңа аска ташланырга әйткән. Әмма Гайсә басып тора алган төгәл урын билгеле түгел. «Гыйбадәтханә» дип бирелгән төшенчә гыйбадәтханәнең бар биналарын аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Гайсә гыйбадәтханә комплексының көньяк-көнчыгыш почмагында (1) тора алган. Яки ул аның башка почмагында басып торгандыр. Шул урыннардан аска ташлану, Йәһвә булышмаса, һичшиксез үлемгә китерер иде.
Монда Үле диңгез янында табылган Ишагыя төргәгенең (1QIsa) бер өлеше күрсәтелгән; бу төргәк б. э. к. 125—100 елларга карый дип санала. Ул 1947 елда Үле диңгез янында Кумрандагы бер мәгарәдә табылган. Бу өлешнең билгеләнгән өзеген — Ишагыя 61:1, 2 не — Гайсә, Насарадагы синагогага килгәч, укыган. Бу төргәкнең битләре бергә җитен җеп белән тегелгән булган. Ул 17 пергамент кисәгеннән торган; бу кисәкләрнең бер ягы уртача 26,4 см, ә икенчесе якынча 25,2—62,8 см. Аның сакланган тулаем озынлыгы 7,3 м. Бу, бәлки, Гайсәгә бирелгән төргәккә охшаш төргәктер: ул аны ачып, Мәсих турындагы пәйгамбәрлек сүзләр «язылган урынны» тапкан (Лк 4:17). Шулай ук бу өзектә тетраграмматон очраган өч урын билгеләнгән.
Бу фоторәсемдәге ак известьташтан салынган стеналар — б. э. II гасыры азагы һәм V гасырының башы арасында салынган синагоганың өлеше. Бу корылманың известьташ астындагы кара базальттан ясалган нигезе — кайбер белгечләр санаганча, беренче гасырдагы синагоганың калдыклары. Шулай булса, бәлки, шунда Гайсә халыкны өйрәткәндер, шулай ук Мк 1:23—27 һәм Лк 4:33—36 да искә алынган җенле кешене савыктыргандыр.