Лүк 7:1—50
Искәрмәләр
Кәпернаумга: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
бер йөзбашының: Яки «бер гаскәр башлыгының». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.
Йөзбашы... яһүдләрнең өлкәннәрен... җибәрде: Мт 8:5 тәге параллель хәбәрдә Гайсә «янына бер йөзбашы килде» диелә. Яһүд өлкәннәре, күрәсең, йөзбашының арадашчылары булып эш иткән. Бу нечкәлекне Лүк кенә искә ала.
Күп тә үтми: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Киләсе көнне» диелгән, ләкин мондагы язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
Наин: Бу — Кәпернаумнан көньяк-көнбатышка таба якынча 35 км ераклыкта урнашкан Гәлиләя шәһәре. Күрәсең, Гайсә анда Кәпернаумнан килгән (Лк 7:1—10). Мәсихче Грек Язмаларында Наин монда гына искә алына. Ул Мөре калкулыгының төньяк-көнбатыш ягында, Насарадан көньяк-көньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан хәзерге Неин авылы урынын биләп торган дип санала. Бүген бу бик кечкенә авыл, ләкин, аның тирәсендәге җимерекләрдән күренгәнчә, берничә гасыр элек ул зуррак булган. Наин бик матур урында урнашкан, һәм аннан Йәзриил тизлегенә гаҗәеп күренеш ачыла. Изге Язмаларда Гайсәнең кешеләрне үледән терелтүенең өч очрагы язылган, һәм нәкъ Наинда — аларның беренчесе, ә калган икесе Кәпернаумда һәм Битаниядә булган (Лк 8:49—56; Ях 11:1—44). Якынча 900 ел элек якындагы Шунам шәһәрендә Илиша пәйгамбәр Шунам хатынының улын үледән терелткән булган (2Пат 4:8—37).
шәһәр капкасына: Грек сүзе по́лис («шәһәр») Наинга карата өч мәртәбә кулланыла. Бу төшенчә, гадәттә, стенасы булган шәһәрне аңлатса да, Наин шәһәренең стенасы булганмы, юкмы икәне билгеле түгел. Стенасы булмаса, «капка» йортлар арасыннан шәһәргә юл кереп киткән урын булгандыр. Әмма кайбер археологлар Наинның стенасы булган дип саный. Һәрхәлдә, Гайсә һәм аның шәкертләре мәет күтәреп чыккан кешеләрне, күрәсең, Наинның көнчыгыш «капкасына» якынлашып килгәндә, күреп алган. Бу кешеләр, бәлки, хәзерге Неин авылының көньяк-көнчыгышында урнашкан калкулыктагы төрбәләргә юл тоткандыр.
бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Яһирның «бердәнбер» кызына һәм бер кешенең Гайсә савыктырган «бердәнбер» улына карата кулланыла (Лк 8:41, 42; 9:38). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)
бик кызганды: Яки «жәлләде». Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.
үзенең ике шәкертен: Мт 11:2, 3 тәге параллель хәбәрдә Чумдыручы Яхъя «үз шәкертләрен» җибәргән диелә. Лүк исә шәкертләрнең төгәл санын китерә.
махаулылар: Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.
чумдырылган: Грек сүзе ба́птисма «суга чумдыру; суга батырып алу» дигәнне аңлата. (Мт 3:11; Мк 1:4 кә аңлатмаларны кара.)
икмәк тә ашамый, шәраб та эчми: Мт 11:18 гә аңлатманы кара.
салым җыючыларның: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
эшләре: Сүзгә-сүз «балалары». Төп нөсхәдә монда зирәклек балаларга ия булган дип сурәтләнә. Мт 11:19 дагы параллель хәбәрдә зирәклек «эшләргә» ия булган итеп сурәтләнә. Зирәклекнең балалары яки эшләре, ягъни Чумдыручы Яхъя һәм Гайсәнең эш-гамәлләре, бу ике кешегә каршы әйтелгән гаепләүләрнең ялган икәнен дәлилли. Гайсә, асылда, болай ди: «Тәкъва эшләргә һәм тәртипкә карагыз, һәм сез бу гаепләүләрнең ялган икәнен аңларсыз».
аның өенә кереп: Фарисейларның Гайсәне бергә ашап алырга чакырганнары һәм аның ризалашканы турында дүрт Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Лүк кенә әйтә. Башка андый очраклар Лк 11:37; 14:1 дә искә алына.
гөнаһ кылучы буларак танылган бер хатын-кыз: Изге Язмаларда бар кешеләр гөнаһ кыла дип әйтелә (2Ел 6:36; Рм 3:23; 5:12). Шуңа күрә «гөнаһ кылучы» төшенчәсе монда таррак мәгънәдә кулланыла. Күрәсең, ул гөнаһлы эшләре, бәлки, әхлаксыз я җинаять эшләре, белән билгеле булган кешеләрне аңлата (Лк 19:7, 8). Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлаган, бәлки, фахишә булган гөнаһ кылучы хатын турындагы бу хәбәрне Лүк кенә яза. «Буларак танылган» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсен сүзгә-сүз «кем... булган» дип биреп була, ләкин бу контекстта кулланылганда, ул, күрәсең, берәр кешенең үзенчәлекле сыйфатын яки берәр кеше исәпләнгән төркемне күрсәтә.
Ике кешенең...бурычлары булган: Б. э. I гасырында яшәгән яһүдләргә әҗәткә биреп торучы һәм бурычка алучы арасындагы мөнәсәбәтләр билгеле булган, һәм Гайсә кайвакыт үз мисалларын шул белемгә нигезләнеп китергән (Мт 18:23—35; Лк 16:1—8). Бурычлары булган бу ике кеше турындагы мисалны Лүк кенә яза. Берсенең бурычы икенчесенекенә караганда ун мәртәбә күбрәк булган. Гайсә бу мисалны үзен кунакка чакырган Шимунның карашы аркасында — аның өенә килгән һәм Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлаган хатынга тискәре мөнәсәбәте аркасында сөйли (Лк 7:36—40). Гайсә гөнаһны түли алмаслык бик зур бурыч белән чагыштыра һәм мондый принципны ассызыклый: «Ә аз гөнаһлары кичерелгән кеше аз ярата». (Лк 7:47; Мт 6:12; 18:27; Лк 11:4 кә аңлатмаларны кара.)
динар: Бу римлыларның көмеш тәңкәсе булган; аның авырлыгы якынча 3,85 г һәм бер ягында кайсарның сурәте төшерелгән булган. Мт 20:2 дән күренгәнчә, Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен гадәттә 1 динар түләгәннәр. (Сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.)
аякларымны юарга су: Борынгы заманнарда, бүген җирнең күп кенә төбәкләрендәге кебек, күбесенчә җәяү йөргәннәр һәм сәяхәт иткәннәр. Кайбер гади кешеләр яланаяк, ә күпләр сандал киеп йөргән. Сандал табаннан һәм берничә күн баудан гына торган. Өйгә кергәч, кеше сандалларын салган. Кунакның аякларын юу кунакчыллыкның мөһим билгесе булган. Андый эшне я үзе хуҗа, я берәр хезмәтче башкарган. Я, ким дигәндә, аякларны юар өчен, су бирелгән булган (Яр 18:4; 24:32; 1Иш 25:41; Лк 7:37, 38).
Син мине үпмәдең: Изге Язмалар язылган чорда үбү ярату я хөрмәт итү билгесе булган. Бу иреннәр белән башка кешенең иреннәренә кагылуны (Гс 24:26), кешенең яңакларын үбү я, сирәк чакларда, хәтта кешенең аякларын үбүне дә (Лк 7:37, 38) үз эченә ала алган. Ул вакытта үбеп алу ир-ат һәм хатын-кыз туганнар арасында гына түгел (Яр 29:11; 31:28), ә ир-ат туганнар арасында да гадәти хәл булган (Яр 27:26, 27; 45:15; Чг 18:7; 2Иш 14:33). Ул шулай ук якын дуслар арасында да ярату билгесе булган (1Иш 20:41, 42; 2Иш 19:39).
Медиаматериал
Гайсә «патша сарайларында» (Лк 7:25; Мт 11:8) яши торган кешеләр турында әйткәндә, бу аның тыңлаучыларына Бөек Һируд төзегән күп кенә зиннәтле сарайларны хәтерләткәндер. Бу фоторәсемдә ул Әрихәдә төзегән кышкы сараеның бер өлешенең генә калдыклары күрсәтелгән. Бу корылмада колонналы кабул итү залы булган; аның озынлыгы 29 м, ә киңлеге 19 м. Күп кенә бүлмәләр колонналы ишегалларына чыккан, шулай ук анда җылыту һәм суыту системалары үткәрелгән мунча булган. Сарай күп яруслы бакча белән тоташтырылган булган. Бу сарай Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаганчы берничә дистә ел элек күтәрелгән фетнә вакытында яндырылгандыр. Аны Һируд улы Архелай яңадан төзегән булган.
Изге Язмалар язылган чорда флейталар камыштан, хуш исле камыштан һәм хәтта сөяктән я фил сөягеннән ясалган. Флейта иң киң таралган музыка коралларының берсе булган. Аны шатлыклы вакыйгаларда, мәсәлән, мәҗлесләрдә һәм туйларда уйнаганнар (1Пат 1:40; Иш 5:12; 30:29), һәм бу балаларның урамдагы уеннарында чагылган. Кайгылы вакытларда да флейта уйнаганнар. Ялланган елаучылар булган җирдә еш кына сагышлы көйләр уйнаган флейтачылар да булган. Монда күрсәтелгән флейта кисәге Иерусалимда римлылар гыйбадәтханәне җимергән вакытта барлыкка килгән таш катламында табылган. Аның озынлыгы якынча 15 см, һәм ул, күрәсең, сыер я үгез аягының сөягеннән ясалган.
Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.
Хуш исле май салына торган бу ваза сыман кечкенә савытлар борынгы заманда Алебастрон шәһәре (Мисыр) янында табылган таштан ясалган булган. Кальций карбонатыннан гыйбарәт бу таш алебастр дип атала башлаган. Монда күрсәтелгән савыт Мисырда табылган булган һәм якынча б. э. к. 150 — б. э. 100 елларына карый. Охшаш савытларны гипстан — алебастрга охшаш арзанрак материалдан ясаганнар; аларны да алебастр савытлар дип атаганнар. Әмма чын алебастрдан ясалган савытлар кыйммәтрәк мазьлар һәм хуш исле майлар өчен кулланылган. Андый май белән ике очракта: беренче тапкыр Гәлиләядә фарисей йортында, ә икенче тапкыр Битаниядә махаулы Шимун йортында Гайсә майланган булган.