Лүк 8:1—56
Искәрмәләр
Искәрмәләр
вәгазьләп: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.
Мәрьям (аны магдалалы дип тә йөртәләр): Еш кына магдалалы Мәрьям дип аталган хатын монда, Гайсәнең икенче ел вәгазьләве турындагы хәбәрдә, беренче тапкыр искә алына. Аның магдалалы дигән кушаматы (мәгънәсе «Магдаланыкы»), күрәсең, Магдала шәһәрчеге исеменнән килеп чыккан. Бу шәһәрчек Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында, Кәпернаум белән Тиберия уртасында диярлек урнашкан булган. Ул Мәрьямнең туган шәһәре я тору урыны булган дип санала. Иң күбе магдалалы Мәрьям турында Гайсәнең үлеме һәм терелеп торуы хакында сүз барганда әйтелә (Мт 27:55, 56, 61; Мк 15:40; Лк 24:10; Ях 19:25).
Хузаның: Һируд Антипа йортында идарә итүче; ул, күрәсең, өй эшләрен күзәткән.
Яһнә: Бу Йәһухәнан дигән еврей исеменең кыскартылган хатын-кыз җенес формасы. Бу исемнең мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Яһнә Гайсә савыктырган хатын-кызларның берсе булган. Ул Мәсихче Грек Язмаларында ике тапкыр гына, Лүкнең Яхшы хәбәрендә генә искә алына (Лк 24:10).
Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә... хезмәт итә иделәр: Яки «Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә... ярдәм итә (тәэмин итә) иделәр». Монда кулланылган грек сүзе диаконе́о башкаларның физик ихтыяҗларын кайгыртуны: ризык сатып алу, пешерү, өстәл әзерләү һәм башка шундыйларны аңлатырга мөмкин. Бу сүз шул ук мәгънәдә Лк 10:40 та («бөтен эш»), Лк 12:37; 17:8 дә («хезмәт итү») һәм Рс 6:2 дә («ризык өләшү») кулланыла, ләкин ул моңа охшаш башка хезмәтләрне дә аңлатырга мөмкин. Монда ул 2 нче һәм 3 нче шигырьләрдә искә алынган хатыннарның Гайсәгә һәм аның шәкертәләренә, Аллаһы биргән йөкләмәләрен үтәсеннәр өчен, ничек ярдәм иткәнен сурәтли. Шулай эшләп, бу хатыннар Аллаһыны данлаган. Аллаһы исә рәхмәт йөзеннән Изге Язмаларда аларның юмартлыгы турындагы хәбәрне, бар киләчәк буыннарга укыр өчен, саклап калган (Гс 19:17; Ев 6:10). Шул ук грек сүзе Мт 27:55; Мк 15:41 дә искә алынган хатыннарга карата кулланыла. (Лк 22:26 га аңлатманы кара; анда диа́конос дигән тамырдаш исем карала.)
бер мисал: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.
таш өстенә: Мт 13:5 кә аңлатманы кара.
чәнечкеле үсемлекләр арасына: Мт 13:7 гә аңлатманы кара.
изге серләре: Мт 13:11 гә аңлатманы кара.
Яктырткычны: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.
энеләре: Мт 12:46 га аңлатманы кара.
Минем әнием һәм энеләрем: Монда Гайсә үзенең рухи кардәшләрен — шәкертләрен — үзенең кан кардәшләреннән аера; Гайсәнең кайбер энеләре, күрәсең, аңа иман итмәгән (Ях 7:5). Үзе һәм туганнары арасындагы бәйләнешләрнең никадәр кадерле булуына карамастан, ул үзенең Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр белән мөнәсәбәте күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә.
аръягына: Ягъни Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш яры.
көчле давыл: Бу сүзтезмә — сүзгә-сүз «давыллы җил» дип тәрҗемә итеп булган ике грек сүзенең тәрҗемәсе. (Мк 4:37 гә аңлатманы кара.) Андый давыллар Гәлиләя диңгезендә гадәти хәл. Аның су өсте диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк, ә су өсте температурасы тирә-яктагы яссы таулыклар һәм таулардагы температурага караганда җылырак була. Бу һава торышының бозылуына китерә, ә каты җилләр бик тиз дулкыннар күтәрергә мөмкин.
гәрәсәлеләр: Мк 5:1 гә аңлатманы кара.
гәрәсәлеләр җиренә: Гәлиләя диңгезенең каршы ягында, ягъни көнчыгыш ярында, урнашкан җир. Бүген бу өлкәнең төгәл чикләре һәм нинди җирләргә туры килгәне билгеле түгел. Кайбер галимнәр «гәрәсәлеләр җире» Курси шәһәре тирәли өлкә булган дип уйлый; ул шәһәр Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярындагы текә тау битләре янында урнашкан булган. Башкалары исә бу Гәрәсә (Джераш) шәһәрен үз эченә алган зур өлкә булган дип саный. Ул шәһәр Гәлиләя диңгезеннән көньяк-көньяк-көнчыгышка таба 55 км ераклыкта урнашкан булган. Мт 8:28 дә бу өлкә «гәдәрәлеләр җире» дип атала. (Мт 8:28; Мк 5:1 гә аңлатмаларны кара.) Төрле исемнәр кулланылса да, алар Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярындагы бер үк өлкәне диярлек күрсәтә, һәм бу җирләрнең кисешкән территорияләре булгандыр. Шуңа күрә бу хәбәрләр бер-берсенә каршы килми. (Шулай ук А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» һәм Ә10 кушымт. кара.)
Ул җенле: Маттай (8:28) ике кешене, ә Марк (5:2) һәм Лүк бер кешене искә ала. Гайсә җенле бер кеше белән генә сөйләшкәнгә һәм бу кешенең очрагы аеруча игътибарга лаек булганга, Марк һәм Лүк, күрәсең, бер кешегә генә игътибар иткән. Бу кеше, бәлки, икенчесенә караганда котырынкырак булгандыр һәм җеннәр хакимлегендә озаграк интеккәндер. Шулай ук мондый да сәбәп булырга мөмкин: бу ике кеше савыккач, аларның берсе генә Гайсә белән барырга теләгән (Лк 8:37—39).
төрбәләр: Мт 8:28 гә аңлатманы кара.
сиңа миннән ни кирәк?: Мк 5:7 гә аңлатманы кара.
мине җәфалама: Тамырдаш грек сүзе Мт 18:34 тә «төрмә сакчыларына» карата кулланыла. Шуңа күрә бу контекста «җәфаларга» дигән сүз, күрәсең, Лк 8:31 дә искә алынган «упкынга» ябып кую я анда тотуны аңлата. (Мт 18:34 кә аңлатманы кара.)
Легион: Мк 5:9 га аңлатманы кара.
упкынга: Яки «тирәнлеккә». А́биссос дигән грек сүзе «гаять тирән» яки «төпсез, иксез-чиксез» дигән мәгънә йөртә. Ул ябылу урынын я чикләнгән булу халәтен аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында тугыз мәртәбә: монда, Рм 10:7 дә һәм җиде тапкыр Ачылыш китабында очрый. Ач 20:1—3 тәге хәбәрдә Шайтанның бер мең елга упкынга ыргытылачагы сурәтләнә. Җеннәр легионы, Гайсәгә үзләрен «упкынга» җибәрмәсен дип ялварганда, шул булачак вакыйганы күздә тоткандыр. 28 нче шигырьдә җеннәрнең берсе Гайсәдән үзен «җәфаламаска» сораган. Мт 8:29 дагы параллель хәбәрдә җеннәр: «Син монда безне вакытыннан элек җәфаларга килдеңме?» — дип кычкырган. Шуңа күрә җеннәрдә курку уяткан «җәфалау», күрәсең, аларның «упкынга» ябып куелуын я анда тотылуын аңлата. (Сүзлекне һәм Мт 8:29 га аңлатманы кара.)
дуңгыз: Канун буенча, дуңгызлар нәҗес булган (Лв 11:7), әмма күп кенә башка халык кешеләре яшәгән Декаполис өлкәсендә дуңгыз ите сатылган базар булган. Греклар да, римлылар да дуңгыз итен бик яраткан. Бу хәбәрдә көтүчеләр Канун бозучы яһүдләр булганмы, юкмы икәне әйтелми (Лк 8:34).
Аллаһының синең хакка ни эшләгәннәре турында сөйләп йөр: Гайсә гадәттә үз могҗизалары турында сөйләмәскә кушкан (Мк 1:44; 3:12; 7:36; Лк 5:14), ләкин бу очракта ул шул кешегә булган хәл турында үз туганнарына сөйләргә күрсәтмә биргән. Гайсә, бәлки, кешеләр үзен ул өлкәдән китәргә сораганга һәм аларга үзе шаһитлек бирмәгәнгә, шулай эш иткәндер; һәм бу шулай ук дуңгыз көтүенең кырылуы аркасында туа алган яман хәбәрләрнең таралуына юл куймас иде.
бөтен шәһәр: Мк 5:20 дәге параллель хәбәрдә «Декаполиста» диелә. Шуңа күрә монда искә алынган шәһәр, күрәсең, Декаполис өлкәсендәге шәһәрләрнең берсен белдерә. (Сүзлектән «Декаполис» кара.)
бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Наиндагы тол хатынның «бердәнбер» улына һәм бер кешенең Гайсә җеннән азат иткән «бердәнбер» улына карата кулланыла (Лк 7:12; 9:38). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)
кан китүдән: Мт 9:20 гә аңлатманы кара.
Кызым: Мк 5:34 кә аңлатманы кара.
исән-имин йөр: Мк 5:34 кә аңлатманы кара.
ул үлмәгән, ә йоклый: Мк 5:39 га аңлатманы кара.
рух: Яки «яшәү көче; сулышы». Грек сүзе пне́ума монда, күрәсең, җирдәге тереклектә эш иткән яшәү көчен я сулышны белдерә. (Мт 27:50 гә аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.
Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.
1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.
Гайсә Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярында ике кешедән җеннәрне куып чыгарган һәм шул җеннәргә дуңгызларга керергә рөхсәт иткән булган.
Коты алынган бу хатын Гайсәгә карап тора. Калтырый-калтырый ул, 12 ел интеккән чиреннән савыгыр өчен, Гайсәнең киеменә кагылганын сөйләп бирә. Гайсә аны хөкем итми; ә назлы гына аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды, исән-имин йөр»,— дип әйтә (Лк 8:48). Гайсә бу могҗизаны Яһирның кызын савыктырыр өчен барганда эшләгән (Лк 8:41, 42). Бу могҗизалар шуны күрсәтә: Гайсәнең бөтен чирләрне савыктырырга көче бар һәм ул кешелек өстеннән идарә иткәндә, кешеләрнең берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс (Иш 33:24).