Малахи 1:1—14
1 Хәбәр.
Йәһвәнең Малахи́* аша Исраилгә әйткән сүзе:
2 «Мин сезгә мәхәббәт күрсәттем»+,— ди Йәһвә.
Ләкин сез: «Ничек син безгә мәхәббәт күрсәттең?» — дип сорыйсыз.
«Иса́у Ягъкубның абыйсы түгел идеме?+ — дип әйтә Йәһвә.— Ләкин мин Ягъкубны яраттым,
3 ә Исауны күралмадым.+ Мин аның тауларын ташландык хәлдә калдырдым+ һәм аның мирасын шакалларга бирдем».+
4 «Эдо́м: „Безне тар-мар иттеләр, әмма без кайтырбыз һәм хәрабәләрне яңадан торгызырбыз“,— дисә дә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Алар төзерләр, ә мин җимерермен. Аларны „явызлык җире“ һәм „Йәһвә мәңгегә хөкем иткән халык“ дип атарлар“.+
5 Сез моны үз күзләрегез белән күрерсез һәм: „Йәһвә бөтен Исраи́л җирендә зурлансын“,— дип әйтерсез».
6 «„Угыл — үз атасын, хезмәтче үз хуҗасын хөрмәт итә.+ Мин ата икән,+ кайда миңа карата тиешле хөрмәт?+ Мин хуҗа икән, кайда миңа карата тиешле курку-хөрмәт?“ — ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә сезгә, исемемне санга сукмаучы руханилар.+
Ләкин сез: „Ничек без исемеңне санга сукмыйбыз?“ — дип сорыйсыз.
7 „Мәзбәхемә* нәҗес ризык* китереп санга сукмыйсыз“.
Сез: „Ничек без сине нәҗеслибез?“ — дип сорыйсыз.
„Йәһвә табынын+ санга сукмасаң да була“,— дип әйтеп.
8 Сукыр хайванны корбанга китергәндә, сез: „Һич тә начар түгел“,— дисез һәм аксак я авыру хайванны китергәндә: „Һич тә начар түгел“,— дисез».+
«Моны идарәчеңә китереп карачы. Ул синең белән канәгать булырмы? Сине хуплармы?» — дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
9 «Хәзер, Йәһвә безгә илтифат күрсәтсен өчен, аңа ялварыгызчы. Сез андый бүләкләрне китергәндә, ул берәрегезне хуплармы?» — ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
10 «Кайсыгызның ишекләрне* ябасы килә?+ Сез бит хәтта мәзбәхемдәге утны да бушлай яндырмассыз.+ Мин сезнең белән канәгать түгел,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Миңа бер бүләгегез дә ошамый».+
11 «Минем исемем бит халыклар арасында көнчыгыштан көнбатышка кадәр бөек булыр.+ Һәр җирдә минем исемем хакына корбаннар төтәтелер һәм саф бүләк итеп корбаннар китерелер, чөнки минем исемем халыклар арасында бөек булыр»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
12 «Әмма сез аны:* „Йәһвә табыны нәҗесләнгән, һәм аның өстендәге җимеш белән ризыкны санга сукмасаң да була“+,— дип әйтеп хур итәсез.+
13 Сез шулай ук: „Шулкадәр туйдырды!“ — дисез һәм җирәнеп уфтанасыз»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә. «Сез талап алынган, аксак һәм авыру хайваннарны китерәсез. Әйе, сез андый нәрсәләрне бүләк итеп китерәсез! Мин аларны сездән кабул итәргә тиешме?»+ — ди Йәһвә.
14 «Көтүендә ата җенестәге таза хайван булып та, Йәһвәгә ант биреп, кимчелекле хайванны корбанга китергән хәйләкәр кешегә ләгънәт төшсен. Мин бит бөек Патша+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм минем исемем халыклар арасында курку-хөрмәт тудырыр».+
Искәрмәләр
^ Мәгъ. «хәбәрчем».
^ Сүзгә-сүз «икмәк».
^ Күрәсең, бу гыйбадәтханә ишекләре, һәм аларны ябу аларның вазифасы булган.
^ Я, бәлки, «мине».