Малахи 4:1—6

4  «Менә мичтәй ялкынлы көн якынлашып килә.+ Ул көнне үзбелдекле һәм явызлык кылучы һәр кеше салам шикелле булыр. Якынлашып килүче көн аларны йотар,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— тамырын да, ботагын да калдырмас.  Әмма исемемне хөрмәт итүчеләр өстеннән тәкъвалык кояшы балкып торыр, һәм аның нурлары савыктыру китерер. Сез көр бозаулар сыман сикерә-сикерә чабышып йөрерсез».  «Сез явыз кешеләрне таптап йөрерсез, чөнки мин эш итәчәк көнне алар аякларыгыз астындагы тузан кебек булыр»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  «Хезмәтчем Мусаның Канунын, мин бөтен Исраи́л үтәсен өчен+ Хоре́б тавында биргән күрсәтмәләр белән хөкемнәрне истә тотыгыз.  Менә! Мин Йәһвәнең бөек һәм курку уята торган көне+ килер алдыннан яныгызга Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.+  Ул аталарның йөрәкләрен улларга таба борыр,+ ә улларның йөрәкләрен аталарга таба борыр. Мин килеп җирне җимермәсен өчен һәм аны юк итмәсен өчен, ул шулай эшләр».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал