Марк 11:1—33
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Алар Иерусалимга якынлашканда: Мк 11:1—11 дә сурәтләнгән вакыйгалар 9 нисан дәвамында булган. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
Битфәгия: Зәйтүн тавындагы бу авылның исеме, бәлки, «беренче инҗир җимешләре йорты» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән барлыкка килгән. Ул Иерусалим белән Битания арасында, Зәйтүн тавының көньяк-көнчыгыш битендә, аның бер тау түбәсе янында урнашкан һәм Иерусалимнан якынча 1 км ераклыкта булган дип санала. (Мт 21:1; Лк 19:29; А7 кушымт., 6 нчы картаны кара.)
Битаниягә: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.
ишәк баласын: Марк, Лүк (19:35) һәм Яхъя (12:14, 15) хәбәрләрендә, бу вакыйга сурәтләнгәндә, бер генә хайван — ишәк баласы — турында әйтелә. Маттай хәбәрендә исә (21:2—7) шулай ук ана ишәк тә искә алына. (Мт 21:2, 5 кә аңлатмаларны кара.)
Коткар аны, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә, Аллаһыга дога кылып, коткару я җиңү сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исләренә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мк 12:10, 11 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.
Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы: Иң борынгы һәм ышанычлырак кулъязмалар бу язылышны раслый, әмма кайбер борынгы кулъязмаларда болай диелә: «Атабыз Давытның Раббы исеме хакына килүче патшалыгы». Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә нәкъ шулай язылган да. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й7, 8, 10—12, 14, 16, 17 дип атала) монда тетраграмматон я аның кыскартылган формасы кулланыла. Анда болай язылган: «Атабыз Давытның Йәһвә исеме хакына килүче патшалыгы».
Икенче көнне: Ягъни 10 нисан. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
яфраклардан башка берни дә тапмады: Елның ул вакытында инҗир агачы гадәттә җимешләр бирмәгән, шулай да агачта яфраклар булган, ә бу гадәттә беренче җимешләрнең булуына билге булган. Агачта яфрак кына булганга, Гайсә аның бернинди уңыш китерергә җыенмаганын һәм шуңа күрә ялгыш фикер тудырганын белгән. Шунлыктан ул аны, җимеш бирми торган агач булганга, каһәрләгән, һәм ул корыган (Мк 11:19—21).
гыйбадәтханәгә: Мт 21:12 гә аңлатманы кара.
сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара: Лк 19:45 кә аңлатманы кара.
акча алмаштыручыларның: Мт 21:12 гә аңлатманы кара.
гыйбадәтханә аша әйбер ташып үтәргә: Гайсә гыйбадәтханә ишегалдысы аша үз әйберләрен я сатасы әйберләрне ташып үткән кешеләргә моны рөхсәт итмәгән. Чөнки алар, күрәсең, моны юлны кыскартыр өчен эшләгән, ә бу Аллаһы йортының изгелеген киметкән. Марк хәбәрендә генә моның турында язылган.
бөтен халыклар өчен дога кылу йорты: Иш 56:7 не Яхшы хәбәр язучыларның өчесе өземтә итеп китергән; алардан Марк кына «бөтен халыклар өчен» дигән сүзтезмәне керткән (Мт 21:13; Лк 19:46). Иерусалимдагы гыйбадәтханә Йәһвәгә гыйбадәт һәм дога кылу өчен билгеләнгән булган. Анда исраиллеләр һәм Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче чит кешеләр табына алган (1Пат 8:41—43). Гыйбадәтханәне сәүдә өчен кулланган һәм шулай итеп аны юлбасарлар оясына әйләндергән яһүдләрне Гайсә хөкем иткән, һәм бу урынлы булган. Аларның эшчәнлеге бөтен халыклардан булган кешеләргә Йәһвәгә аның дога кылу йортында якынлашырга комачаулаган; бу аларны аны белү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән.
юлбасарлар оясына: Мт 21:13 кә аңлатманы кара.
Кич җиткәч: Ягъни 10 нисанның киче. Гайсә һәм аның шәкертләре Иерусалимнан чыгып китеп, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә урнашкан Битаниягә кайткан. Гайсә, күрәсең, үз дуслары Лазар, Мәрьям һәм Мартаның йортында кунган. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
иртән иртүк: Ягъни 11 нисанның иртәсе. Гайсә һәм аның шәкертләре Иерусалимга юл тота. Бу көнне Гайсә Пасах бәйрәмен уздырыр алдыннан, үз үлемен Искә алу кичәсен урнаштырыр, хөкем ителер һәм үтерелер алдыннан соңгы тапкыр кешеләргә вәгазьли. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
дога кылып торганда: Изге Язмаларда искә алынган еврейләрнең һәм башка күп халыкларның дога кылу өчен билгеле бер гәүдә торышы булмаган. Бар гәүдә торышларында тирән хөрмәт чагылган. Еш кына кешеләр басып торган килеш дога кылган.
Кайбер борынгы кулъязмаларда монда болай диелә: «Ә инде кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк». Бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк, һәм аларның Марк хәбәренең төп нөсхәсендә булмаганы ачык. Әмма охшаш сүзләр Мт 6:15 тә очрый һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып тора. (А3 кушымт. кара.)
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы кара.
канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы кара.
өлкәннәр: Мк 8:31 гә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан булган. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.
1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл
2. Битфәгия
3. Зәйтүн тавы
4. Кидрон үзәне
5. Гыйбадәтханә тавы
Ишәк атлар ыругыннан булган тактояклы хайван. Ул аттан кечерәк гәүдәсе, кыскарак ялы, озынрак колаклары һәм очында чук булган нечкә койрыгы белән аерылып тора. Ишәкне аңгыра һәм үҗәт дип санасалар да, чынлыкта ул аттан акыллырак. Һәм ул чыдам хайван. Ир-атлар да, хатын-кызлар да һәм хәтта күренекле исраиллеләр дә ишәккә атланып йөргән (Йш 15:18; Хк 5:10; 10:3, 4; 12:14; 1Иш 25:42). Давыт улы Сөләйман, патша итеп майланыр өчен, үз атасының качырына — ишәк белән биянең кушылуыннан туган хайванга атланып барган (1Пат 1:33—40). Шуңа күрә Сөләйманнан бөегрәк Гайсәнең, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлекне үтәп, Иерусалимга атка атланып түгел, ә ишәк баласына атланып кергәне бик урынлы булган.