Марк 16:1—8
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Шимбә көне: Шимбә көне (15 нисан) кояш баегач, тәмамланган. Гайсәнең үледән терелтелүе турында Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бәян ителә (Мт 28:1—10; Мк 16:1—8; Лк 24:1—12; Ях 20:1—29).
магдалалы Мәрьям: Мт 27:56 га аңлатманы кара.
Ягъкубның: Ягъни Кече Ягъкуб. (Мк 15:40 ка аңлатманы кара.)
Салумия: Мк 15:40 ка аңлатманы кара.
Гайсәнең гәүдәсенә сөртер өчен хуш исле үлән сатып алдылар: Гайсәнең гәүдәсе, «яһүдләрнең күмү йоласы буенча», җирләүгә инде әзерләнгән булган (Ях 19:39, 40). Гайсә Шимбә көненә өч сәгать калганда үлгән. Әмма яһүдләргә күмү йоласын үтәргә Шимбә көнне рөхсәт ителмәгәнгә күрә, моны алар, күрәсең, бик ашыгып эшләгән. Шимбә көне үткәннән соң беренче көнне, ягъни Гайсәне җәзалап үтерүнең өченче көнендә, хатыннар, бәлки, Гайсәнең гәүдәсе озаграк саклансын өчен, күбрәк хуш исле үлән һәм май алып килгән (Лк 23:50—24:1). Алар, күрәсең, тукымага төрелгән гәүдәне хуш исле үлән һәм май белән сөртергә теләгән.
Атнаның беренче көнендә: Мт 28:1 гә аңлатманы кара.
төрбә: Мт 27:60 ка аңлатманы кара.
ташны: Күрәсең, бу таш түгәрәк булган, чөнки бу шигырьдә әйтелгәнчә, хатыннар: «Ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр?» — дип сораган, ә 4 нче шигырьдә ул «читкә тәгәрәтеп куелган» диелә. Аның авырлыгы, бәлки, бер тонна я күбрәк булгандыр. Маттай хәбәрендә ул «зур таш» булган диелә (Мт 27:60).
аның шәкертләренә... әйтегез: Мт 28:7 гә аңлатманы кара.
һәм Петергә: Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына Петернең фәрештә хәбәрендә исеме буенча искә алынуы турында язган. (Мт 28:7 дәге параллель хәбәр белән чагыштыр.) Ях 20:2 дә «Шимун Петер белән башка бер шәкерткә», ягъни Яхъяга, бу хәбәрне магдалалы Мәрьям китергән дип әйтелә. Үз шәкертләренә төркем буларак күренгәнчегә кадәр, Гайсә, күрәсең, Петергә, ул берүзе булганда, күренгән (Лк 24:34; 1Кр 15:5). Бу шәхси игътибар һәм Петернең фәрештә хәбәрендә исеме буенча искә алынуы һичшиксез Петерне шуңа ышандырган: ул үзенең дустыннан өч тапкыр ваз кичкәне өчен кичерелгән булган (Мт 26:73—75).
Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр: Марк хәбәренең иң борынгы кулъязмалары буенча, бу Яхшы хәбәр 8 нче шигырьдәге сүзләр белән тәмамлана. Кайберәүләр андый кинәт йомгаклау белән төп нөсхә тәмамлана алмаган дип әйтә. Әмма Маркның гомумән кыска язу стиле моның дөрес түгеллеген күрсәтә. Шулай ук дүртенче гасырда яшәгән галимнәр Иероним һәм Евсевий төп нөсхәнең «курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр» дигән сүзләр белән тәмамланганын раслый.
Кайбер грек телендәге кулъязмаларга һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләргә 8 нче шигырьдән соң озын я кыска йомгаклау сүзләре өстәлгән. 12 өстәмә шигырьдән торган озын йомгаклауны б. э. V гасырына караган Александрия кодексы, Ефрем кодексы һәм Беза кодексында (Кембридж кодексы) табып була. Ул шулай ук латин телендәге «Вульгата», сурия телендәге Кьюртон һәм сурия телендәге «Пешиттада» очрый. Әмма ул IV гасырга караган ике борынгырак грек кулъязмалары Синай кодексы һәм Ватикан кодексында, IV я V гасырга караган сурия телендәге Синай кодексы һәм Марк хәбәренең V гасырга караган копт теленең саид диалектындагы иң борынгы кулъязмасында очрамый. Шулай ук Марк хәбәренең әрмән һәм грузин телләрендәге иң борынгы кулъязмалары 8 нче шигырь белән тәмамлана.
Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләрдә ике җөмләдән генә торган кыска йомгаклау сүзләре бар. Б. э. VIII гасырына караган Король кодексында ике йомгаклау сүзләре — башта кыскасы, аннан соң озыны китерелә. Һәрбер йомгаклау сүзләре алдыннан бу сүзләр кайбер чыганакларда гына очрый диелә, әмма алар ышанычлы дип әйтелми.
КЫСКА ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ
Мк 16:8 дән соңгы кыска йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:
Алар үзләренә кушканны Петер янындагы кешеләргә кыскача гына сөйләп бирделәр. Шуннан соң Гайсә үзе алар аша мәңгелек котылу турындагы изге һәм үзгәрмәс хәбәрне көнчыгыштан көнбатышка кадәр тарата башлады.
ОЗЫН ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ
Мк 16:8 дән соңгы озын йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:
9 Гайсә атнаның беренче көнендә иртән иртүк терелтелгәннән соң, башта Магдалалы Мәрьямгә күренде. Ул аңардан җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям барып моның турында шәкертләргә сөйләде, чөнки алар бик нык кайгырып елап утыра иделәр. 11 Әмма Гайсәнең терелтелгәне һәм Мәрьямнең аны күргәне турында ишеткәч, алар аңа ышанмады. 12 Шуннан соң Гайсә бер авылга баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар кайткач, башкаларга да моның турында сөйләделәр, әмма аларга да ышанмадылар. 14 Соңрак ул унбер шәкертенә алар табын алдында утырганда күренде. Гайсә аларны ышанмаганнары һәм каты күңелле булганнары өчен шелтәләде, чөнки алар ул терелтелгәч аны күргән кешеләргә ышанмаган иделәр. 15 Гайсә аларга болай диде: «Барыгыз, бөтен дөнья буйлап бар кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгез. 16 Иман итеп суга чумдырылу үтүче коткарылган булыр, ә иман итмәүче хөкем ителер. 17 Иман итүчеләргә исә мондый могҗизалы күренешләр юлдаш булыр: алар исемемне кулланып җеннәрне куып чыгарыр, төрле телләрдә сөйләшер, 18 еланнарны кулларына тотар, үлемгә китерүче агулы берәр нәрсә эчсәләр, бу аларга бернинди дә зыян китермәс. Алар авырулар өстенә кулларын куяр, һәм тегеләре сәламәтләнер».
19 Хуҗабыз Гайсә алар белән сөйләшүен тәмамлагач, күккә алынды һәм Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләр, китеп, вәгазьли башладылар. Хуҗабыз аларга булышты һәм хәбәрне төрле могҗизалы күренешләр белән исбат итте.
Медиаматериал
Синай кодексы — грек телендә язылган пергамент кулъязмасы; ул б. э IV гасырына карый. Аңа бөтен Мәсихче Грек Язмалары һәм Септуагинта буларак билгеле Еврей Язмаларының грек телендәге тәрҗемәсенең өлешләре керә. Галимнәр Синай кодексын Изге Язмаларның грек тексты өчен ышанычлы чыганакларның берсе дип саный. XIX гасыр уртасына кадәр бу кулъязма Синай тавы янындагы Изге Екатерина монастыренда сакланган булган. Хәзер бу кулъязманың күпчелек өлеше, шул исәптән монда күрсәтелгән өлеш тә, Лондондагы (Англия) Британия китапханәсендә саклана. Бу фоторәсемдә Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең ахыры (1) һәм Лүк хәбәренең башы (2) күрсәтелгән. Бу кулъязмада Марк хәбәре бүгенге Изге Язмалардагы Марк 16:8 дәге сүзләр белән тәмамлана. Шундый ук әһәмияткә ия IV гасырга караган Ватикан кодексы буларак билгеле кулъязмада да Марк хәбәре шулай тәмамлана. (Мк 16:8 гә аңлатманы кара.)
Бу Ватикан кулъязмасы № 1209 б. э. IV гасырына карый; ул шулай ук Ватикан кодексы буларак билгеле. Галимнәр Ватикан кодексын Изге Язмаларның грек тексты өчен ышанычлы чыганакларның берсе дип саный. Фоторәсемдә Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең ахыры күрсәтелә. Бу кулъязмада Марк хәбәре бүгенге Изге Язмалардагы Марк 16:8 дәге сүзләр белән тәмамлана. Шундый ук әһәмияткә ия IV гасырга караган Синай кодексы буларак билгеле кулъязмада да Марк хәбәре шулай тәмамлана. (Мк 16:8 гә аңлатманы кара.) Бу кодекс, бәлки, Искәндәриядә (Мисыр) ясалган булгандыр. Төсен югалткан текст күчереп язучының, күрәсең, инде кулланылган пергаментка язганын күрсәтә. Шушы кодекс иң башта грек телендә язылган тулы Изге Язмаларны үз эченә алган һәм, мөгаен, якынча 820 биттән торган булган (аларның 759 ы гына сакланган). Яратылышның күпчелек өлеше, шулай ук Зәбур китабының бер өлеше, Еврейләргә 9:14—13:25 һәм тулысынча 1 һәм 2 Тимутигә, Титуска, Филимунга хатлар һәм Ачылыш китабы юк булган. Ватикан кодексы Римдагы Ватикан китапханәсендә (Италия) инде XV гасырдан бирле саклана.